Фото: © Станислав Красильников / Фотохост-агентство brics-russia2024.ru
БРИКС илләре саммитында төп документ – «Казан декларациясе» кабул ителде. Документ белән сылтамага кереп танышырга мөмкин. «Интертат» документның кыскача эчтәлеге белән таныштыра.
Декларациядәге төп пунктлар:
1. БРИКС илләре алга таба да бер-береңнең тигезлеген, бер-береңнең эшенә тыкшынмау, гаделлек, ачыклык принципларын алга сөреп җәелүне күз алдында тота.
2. БРИКС илләре гадел, демократик күп поляр дөнья тәртибен хуплый. Ул үсеп баручы илләр өчен яңа мөмкинлекләр ачачак.
3. БРИКС илләре Берләшкән Милләтләр оешмасы һәм башка халыкара оешмаларда төрле илләрнең вәкилләрен кертүне сорый.
4. Дөньякүләм идарә демократик һәм хисаплы булырга тиеш. Глобаль идарә системасында Африка, Латин Америкасы илләре, хатын-кызлар да булырга тиеш.
5. БРИКС илләре БМОга реформа кирәк дип саный, анда үсеп баручы илләрнең дә вәкилләре булырга тиеш.
6. Халыкара сәүдә оешмасы (ВТО) берьяклы тыю чаралары кулланырга тиеш түгел. ВТОга реформа кертү сорала.
7. БРИКС илләре берьяклы законсыз санкцияләргә каршы чыга.
8. Халыкара валюта фонды эшчәнлегендә дә үсеп баручы илләр катнашырга тиеш.
9. Брикс илләре кризисларны тыныч юл белән хәл итү яклы.
10. БРИКС илләре Якын Көнчыгыш һәм төньяк Африкадагы кризисларга борчылу белдерә. Һәлак булган тыныч халыклар өчен кайгыра һәм кеше гомерен саклау өчен көрәшергә чакыра.
11. БРИКС илләре Газзә секторында моңа кадәр күрелмәгәнчә булган сугыш нәтиҗәсендә кешеләр һәлак булуга борчылу белдерә һәм Израильнең утны туктатуын таләп итә, Израиль һөҗүмнәрен гаепли.
12. БРИКС илләре Ливандагы хәлләргә борчылу белдерә һәм сугышны туктатуны таләп итә.
13. БРИКС илләре Кызыл диңгездә барлык илләрнең дә көймәләре иркен йөрергә тиеш дип саный, шул уңайдан, БМО Йәмәндә тынычлык алып бару максатыннан эш алып барырга тиеш, дигән фикердә.
14. БРИКС Сүриянең территориаль бөтенлеген яклап чыга.
15. БРИКС илләре Иранның Сүриядәге илчелегенә Израиль һөҗүмен гаепләп чыга.
16. БРИКС илләре Украина һәм аның тирәсендәге территорияләрдәге вазгыятьне БМО кагыйдәләре нигезендә хәл итәргә тиеш. БРИКС илләре тынычлыкны диалог һәм дипломатия юлы белән чишү яклы.
Пунктны тулысынча китерәбез: «Мы напоминаем о национальных позициях в отношении ситуации на Украине и вокруг нее, обозначенных на соответствующих форумах, включая СБ ООН и ГА ООН. Мы подчеркиваем, что все государства должны действовать в соответствии с целями и принципами Устава ООН во всей их полноте и взаимосвязанности. Мы с удовлетворением отмечаем соответствующие предложения о посредничестве и добрых услугах, призванные обеспечить мирное урегулирование конфликта посредством диалога и дипломатии».
17. Африкадагы проблемалар Африкада хәл ителергә тиеш, дигән принцип алга сөрелә.
18. БРИКС илләре Суданда вазгыять куеруга борчылу белдерә һәм андагы тератктларны гаепли.
19. БРИКС илләре Гаитидагы һөҗүмнәрне гаепли.
20. БРИКС илләре Әфганстанда тынычлык урнаштыру яклы, бердәм, бүленмәс, наркотиклардан азат Әфганстанны хуплый.
21. БРИКС илләре космоста корал урнаштыруга каршы, Якын Көнчыгышны атом-төш коралыннан азат территория итү яклы.
22. БРИКС илләре террорны гаепли.
23. Дөнья финанс махинацияләреннән һәм киберҗинаятьчелектән азат булырга тиеш.
24. БРИКС илләре наркотиклар әйләнешенә каршы һәм коррупциягә каршы көрәш җитди булырга тиеш дигән фикердә.
25. БРИКС илләре финанс хезмәттәшлеген ныгыту яклы.
26. БРИКС илләре, үз валюталарын кулланып, түләү системаларын камилләштерү яклы.
27. БРИКС илләре туберкулезга каршы бергәләп көрәшү юлларын эзләячәк.
28. БРИКС илләре фән казанышларын уртаклашу яклы.
29. БРИКС илләре мәдәни багланышлар яклы, бу уңайдан, БРИКС кинофестивале һәм музыкаль концертлар узачак. Шулай ук БРИКС илләре музейлар, китапханәләр, театрлар берләшмәләре уздыру яклы.
30. БРИКС илләре хатын-кыз иреген хуплый.
31. 2025 елда БРИКСта Бразилия рәислек итәчәк һәм БРИКС саммиты шунда узачак.
32. БРИКС илләре спортчыларны дискриминацияләүгә каршы чыга.
33. БРИКС саммиты уздырган өчен Россия хөкүмәте һәм халыкка рәхмәт белдерелә.