Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

16:57, 22.10.2024

Кытай чәкчәге татарныкыннан аерыламы: шацима - сачима рецепты

Кытай чәкчәге татарныкыннан аерыламы: шацима - сачима рецепты

БРИКС саммитында катнашыр өчен Казанга Кытай Республикасы Рәисе Си Цзиньпин килде. Аны Татарстан Рәисе рөстәм Миңнеханов милли ризык чәкчәк белән каршы алды.

«Бездә дә бар», – ди чәкчәк турында Кытай башлыгы

Ә Кытайда ул – шацима яки сачима дип атала икән. Ул да аларның милли ризыгы. Рәвеше дә, составы да, әзерләнеше дә нәкъ чәкчәкнеке кебек дияргә була. Шундый ук камыр, саламлап турала, майда кыздырыла һәм баллы сироп белән болгатып өелә.

Сачима рецепты:

Камыры: 3-4 йомырка 250 грамм он, 2,5 грамм сода.

Сироп өчен : 60 мл су, 75 грамм бал, 100 грамм шикәр комы, йөзем һәм барбарис җиләге.

Йомырка һәм онны кушып, бераз болгатабыз, сода өстибез каты итеп камыр басабыз. Әзер камырны дымлы тастымал белән каплап ярты сәгатькә калдырып торабыз.

Ярты сәгатьтән соң камырны целлофан пакетка салып бәйлибез, бер сәгатькә җылы суга салып куябыз.

Бер сәгать узгач, камырны юка итеп җәябез. Җәелгән камырны уклауга урыйбыз, аннан әкрен генә уклауны шудырып чыгарабыз. Төрелгән камырны озынча саламлап кисәбез. Озын токмач сыман кисемнәр барлыкка килә.

Киселгән камыр ябышып бетмәсен өчен аны такта өстенә таратып куярга кирәк.

Тирән табага яки кәстрүлгә күп итеп сыек май салабыз һәм аны кыздырабыз. Киселгән камырны берничә порциягә бүлеп, кайнар майга кыздырабыз.

Аннан сироп әзерләргә кирәк. Моның өчен шикәр комы, су һәм балны бергә куерганчы кайнатабыз.

Сироп тамчысы сузылып торса һәм өзелмәсә, сироп әзер.

Кайнар сиропка йөзем һәм барбарис җиләге салып болгатабыз. Аннан кызган әзер камырны салып яхшылап болгатырга кирәк.

Сироп белән болгатылган камырны подноска яки киң тәлинкәгә бушатып, форма биреп өябез.

Кытай чәкчәге татар чәкчәгенә охшаганмы? Кайсысы тәмлерәк икән?

Источник: Intertat
просмотров: 77

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.