Җырчы Азат Фазлыевның Сабадагы концертында аягын авырттыруы, шул сәбәпле алдагы концертларын күчерергә мәҗбүр булуы турында язган идек.
Табибларга мөрәҗәгать иткәннән соң, җырчының аягы сынуы ачыкланган. Бу хакта аның тормыш иптәше Алсу Фазлыева: «Азатның аягы сынды, дуслар», – дип яза.
Азат үзе исә күңелсез хәлне уенга борырга тырышып: «Шундыйрак хәлләр, дуслар. Якындагы көннәргә минем ике «тачка». «Алгы» һәм «өйдә йөри» торган», – дип, култык таякларын күрсәтте.
Җырчының тизрәк савыгуын телибез.