Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

13:00, 22.10.2024

Нурзадә: «Китте шундый заман, җыр өчен «сугышып» үләләр»

Нурзадә: «Китте шундый заман, җыр өчен «сугышып» үләләр»

Salamandra дигән яшь башкаручы үзенең «Җиде адым» дигән җырын, башка көй белән Илнат Фәрхуллин да яздырып чыгаруга кәнәгатьсезлек белдереп, бу хакта «Интертат» сайтына да сөйләгән иде. Илнат Фәрхуллин да үзенә гаеп ташлаучыга каршы үз сүзен әйтте.

Әлеге язманы укып, бу уңайдан Татарстанның атказанган җырчысы Нурзадә үз фикерен белдерде.

«Язманы карап чыктым да, уйга калдым. Китте хәзер шундый заман - җыр өчен «сугышып» үләләр. Исем ясар өчен, тоталар да «сугышалар» җыр өчен, тоталар да «сугышалар».

Рөстәм абый Закуанның «Бәхет телим» дигән шигыренә язылган 3 җыр бар. Мин аны үзем язган көй белән башкарам. Алинә Сафиуллина һәм Вил Усмановлар башка көй белән җырлый. Аңа карап, тавышланып йөргәнебез булмады. Алинә Сафиуллина гына сүзләрен бераз үзгәрттеп алды. Ә без Вил белән икебез дә шул ук шигырьгә җырлыйбыз. Аныкы бер, минеке бөтенләй икенче төрле яңгырашта. Дөрес, бу шигырь Рөстәм абый Закуанның китабында басылып чыккан шигырь. Китапта чыккан әсәрләр алар инде куллану мөмкин булган материал санала. Шуңа күрә мондый хәлләр гел булып тора.

Әйе, сүз авторы шигырьне ике кешегә сату очрагы матур күренеш түгел. Әмма авторның онытып җибәргән булуы да ихтимал. Безнең әле Люция Мусина белән дә шуңа охшаш ситуация булды. Мин аңа җыр язып биргән идем. Ул аны озак вакыт яздырмыйча йөрде. Ә мин концерт алдыннан яздырдым да, җырладым бу җырны. Берзаман Люция белән карыйбыз, шул ук сүзләр икән. Озак яткач, аңа биргәнемне мин дә онытып җибәргәнмен.

Ә инде шигырь китапта чыккан очракта, аңа хет ун кеше көй яза ала. Флүс абый Хисаметдиновның да бар андый берничә төрле көй белән башкарыла торган шигырьләре. Рамил Чурагулның да кайбер җырларына ике-өч кеше көй язган. Бу очракта ызгышып йөреп булмый бит инде», – диде ул.

Источник: Intertat
просмотров: 70

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.