Календарь

Февраль 2025

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

   |  →

07:00, 22.10.2024

ИлСафның туган нигезгә багышланган клибы чыкты

Җырчы ИлСаф «Туган нигез» җырына клип төшергән.

«Дуслар, премьераны тәкъдим итәм. Туган нигезне ташламаска иде. Авылларны мөмкин кадәр озак сакларга дигән фикерне җиткерергә тырыштык», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Клипта бертуганнар туган нигезгә кайталар, төп йортта аш үткәрәләр, ата-анасы каберен зиярат кылалар.

Сәхнә өчен ИлСаф тәхәллүсен сайлаган Илсур 6 балалы гаиләдә үскән – 5 малай һәм 1 кыз. Алар – Гөлнара, Илһам, Илсур, Азат, Ринат, Илнур. Кызганыч, Ринат исемле туганнары 32 яшендә юл һәлакәтендә үлгән.

Җырның авторлары – Габдрәзак Мингалиев, Шәмсия Җиһангирова.

Источник: Intertat
просмотров: 86
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения