Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

09:42, 21.10.2024

Мөнир Рахмаев әтисен күрсәтте

Мөнир Рахмаев әтисен күрсәтте

Әтиләр көне уңаеннан, җырчы, алып баручы Мөнир Рахмаев социаль челтәрләрдә әтисен күрсәтте. Матбугат чараларына биргән әңгәмәләреннән аңлашылганча, артист соңгы елларда әти-әнисе белән начар мөнәсәбәтләрдә. Мөнирнең әлеге фотосы да бик күптәнгегә охшап тора. Анда әле артистның имиджы да башка.

«Яхшы әти булу – ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш. Улың өчен үрнәк, кызы өчен чын тылсымчы булу. Сөйләргә, аңларга, сакларга! Боларның барысын да әти кеше генә яратып һәм сабырлык белән башкара ала. Лаеклы әтиләрне бәйрәм белән. Алар белән горурланабыз һәм алга таба да бәхет һәм сәламәтлек телибез», – дип язган Мөнир, әлеге постка, шулай ук кызы һәм хатынының әтисе белән төшкән фотоларын да куеп.

Мөнир Рахмаев әти-әнисе белән тормыш иптәше Илсөяр аркасында аралашмый дип аңлашыла. Җырчы сүзләренчә, якыннары аның хатынын кабул итмәгән. Мөнир үзенең авылга әти-әнисе янына кайтып, гаиләсе белән бергәләп кунак буласы килүе хакында да әйткән иде. Кайнанасы һәм кайнатасы белән аралары начар булуы турында Мөнирнең хатыны Илсөяр үзе дә сөйләде.

Источник: Intertat
просмотров: 73

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.