Казан — Оренбург трассасының Чистай районы өлешендә коточкыч юл һәлакәте теркәлеп, авариядә 3 кешенең гомере өзелде дип язган идек. Һәлак булучылар арасында ирле-хатынлы Алсу белән Әнәс Сәфиуллиннар да була. Ир-атка – 24, хатын-кызга нибары 22 яшь, дип язып, «Татар-тудей» каналы гаилә архивындагы фото, видеоларны урнаштырган.
Һәлак булган кызның әнисе Лилия Галявова: «7 ел йөреп, 7 ай гына яшәп калдылар газиз балаларыбыз... Бәгырь җимешләребез... 9 мартта никах үткәреп, 21 июньдә генә туйларын уздырган идек бит», – дип язган социаль челтәрләрдә.