ЕЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ – УНЫНЧЫ АЙ
Матур җәй бик тиз үтеп китте. Бал кортлары чәчкәләрдән нектарны үзләренә җитәрлек таба алмый инде. Урманнардагы агач яфраклары төрле төскә манчылып, табигатькә үзенә бер гүзәллек тудыра. Ерактан күренгән сары, кызыл, тагын әллә ничә төсләргә буялган урман күңелләрне тартып тора.
Җәй буе яшеллек белән капланган үзәнлекләр, тугайлар ала-кола булып калган. Тик соңлабрак аткан үләннәрнең чәчкәләре генә юл кырыйларында, урман читләрендә күренгәли. Алар да бик сирәк. Анда-санда гына дигәндәй күзгә чалынгалый. Әмма аларның да көне күп калмаган. Көзге салкынча җилләрдә, башларын җиргә кадәр иеп, хушлашалар төсле.
Сыерчыклар күптән инде җылы якларга киттеләр, кара каргаларның аерылып калганнары гына күренгәләп кала. Яшел киемле песнәкләр умарталар янына кайтты. Алар һәр көнне бал кортларының ояларын әйләнеп очып нидер эзләнә. Бер умарта өстенә кунып, башын боргалап, кемнедер күзәтә төсле. Аннан якындагы агачлар ботагына басып, үзе генә аңлый торган телдә сөйләнә. Летокка басып, үлгән кортларны эзли. Тапса, борынына эләктереп, очып китә. Октябрьнең беренче яртыларында, гадәттә, температура +10+12 градуска күтәрелгәндә, бал кортлары соңгы очыш ясарга чыгучан. Моннан соң тышкы якта алар сирәк күренәләр. Шундый һава торышын умартачылар файдаланып калырга тырыша. Кортлар кояшлы көнне чыкмый торса, леток алдына әзрәк балдан ясалган җылы сироп сибеп ала. Тик бик аз, кортлар шуңа алданып чыгарлык кына. Әгәр көн җылытуга кортлар үзләре оча икән, сироп сибүнең кирәге юк.
Көз. Басуларда баллы үлән чәчкәләре инде бетеп бара диярлек.Тик анда-санда соңгы чәчкәләр күренгәли. Әмма бал кортлары андыйлар янына барып та карамый. Күрәсең, алардан бал исе килмидер. Ә барыбер кортлар коелып бетмәгән агач яфракларына, юеш үләнгә, бакчалардагы хуҗабикәләр үстергән матур-матур чәчкәләргә кунгалый. Тик аларда да озак вакытка тормый. Тагын эзләнеп, икенче якларга юнәлә.
Шуны әйтеп китәргә кирәк, бал кортлары көзге очышны никадәрле соңрак ясаса, кышкы чорны үткәрү шул кадәрле җиңелрәк була.
Октябрь аенда кортлар йомгак булып оеша башлый. Читтәге рамнардагы кортлар әкренләп уртага килеп кушыла. Бу вакытта инде рамнарда үрчем бөтенләй булмый. Шушы айда, салкынлык 0 градустан да түбәнгә таба төшмәгән чакта, талпаннарга каршы «Бипин» препараты яки башка дару сибелә.
КЫШКА ХӘСТӘРЛЕК – ҖИТДИ ЭШ
Кышка әзерләнгәндә, кортлар алгы очыш тишеген үзләре дә бәләкәйләтә, прополис белән сылый һәм рам араларына юллар ясый. Шулай булса да алар кешеләрнең ярдәменә һәрчак мохтаҗ. Кортлар үзләре башкара алмаганнарны умартачы эшләргә тиеш. Без аларга җылы умарталар ясыйбыз, өйләрен яхшылап тазартып юабыз. Җәйге вакытта дошманнарыннан сакланырга да ярдәмләшәбез. Кирәк кадәр азык калдырабыз. Кышлатуга әзерләнгәндә, бал кортларының тормышына аеруча хәстәрлекле караш кирәк. Чөнки көз умарта кортлары семьясын кышкылыкка ничек әзерлисең, язга кадәр ни дәрәҗәдә яшәүләре шуңа бәйләнгән.
Кышкылык запас өчен төрле чәчкәләрдән җыелган балны калдырырга тырышабыз. Көнбагыш, рапс үләне, яфрак балы аларның эчен китәрүчән. Андый балны суыртып алырга тырышабыз, өстәмә тукландырып, кәрәзләрне азык белән тулыландырабыз. Әгәр берәр сәбәп белән баллы рамнарны суыртырга мөмкинлек юк икән, аларны умартада калдырмыйбыз. Запастагы чәчкә баллы кәрәзләргә алыштырабыз. Кышкылыкка ярамаган балны белү кыен түгел. Кортлар үзләре җыйса да, мичәтләмиләр (сыламыйлар).
Октябрь аенда җылы көннәрнең булуын бик игътибар белән күзәтергә кирәк. Җылылык 14 градустан югары булса, очыш ясаучаннар. Умартачылык буенча тәҗрибәле белгеч Р.Ш. Вахитов үзенең «Бал кортлары һәм кешеләр» дигән китабында болай дип яза: «Әгәр алар соңгы очышны 20 сентябрьдән алда ясаса, октябрь аеның кыска вакытлы җылысында, температура +10 градустан югары икән, без очарга кузгатабыз: очыш тишекләренә баллы сироп сибәбез һәм умарталарга җиңелчә шакылдатабыз. Кортлар аны ялап, әйбәт очыш ясый». (273 б.)
Билгеле булуынча, октябрь – көзнең икенче ае. Кортлар кыш якынлашуын сизеп тора. Бу айда алар соңгы очышны ясый. Сентябрь азакларына таба мондый очышлар белән кышка кергән елларны да хәтерлибез. Көз салкынча, яңгырлы килеп, аннан кинәт кенә туңдырып җибәргән еллар булганы истә. Яки бераз кар төшеп, төнлә туңдыра да, көндез әз генә җылытып эретә. Тик кортлар соңгы очышны шулай итеп ясый алмый калганы хәтердә бар. Октябрьдә һава салкынчарак булса, очышка чыгалмыйча кышка кереп китәләр. Андый елларны хәтерлим әле. Яз иртәрәк килсә, кортлар авыр хәлдән котыла, билгеле.
Умартачының блокноты кесәсендә. Очыш вакытында кайсы семья ничек оча, кайсының азык запасы нинди хәлдә икәнен язып бара. Азык запасы азрак икән, запастан баллы рамнар куела. Бу чорда өстәмә шикәр ашату кулланылмый. Ашата калсаң, Инә корт бала сала башларга мөмкин. Ә бу – мактаулы түгел. Соңга калып чыккан яшь балалар көзге очышны ясарга өлгерә алмый калуы ихтимал. Эчләрен тазартмыйча кышка кергән балалар кышны бик авыр кичерә. Чирләргә дә мөмкин. Азык җитмәслеген сизгәндә, кыш, февраль ае азакларына таба, канди бирергә мөмкин. Кимерүчеләргә агу куялар. Тишек-тошыклар салкын үтмәслек итеп ябыла.
Октябрьдә кортлар кышлаячак урыннарны әзерләү эше төгәлләнә. Һава температурасы да көннән-көн түбәнәя бара. Ара-тирә төнлә туфракта температура минус 2гә кадәр төшкәли башлады. Урманнарга барсаң, алтын төсенә төренгән яфраклар шунда ук игътибарны үзенә җәлеп итеп, якынрак килергә чакыра сыман. Көзге табигать бер караганда моңсуланган кебек күренә. Урманнардагы агачларның яфраклары сары күлмәгенә төренә. Шулай да урманнар әле һаман да матур, безне үзенә тартып тора сыман. Нишлисең, көз килеп җитте бит. Әнә песнәкләр дә умарталыкларга килеп җиткән. Көн туса, яшкелт-кара башларын боргалап, әле бер, әле икенче умарта летогына барып куна да эзләнә. Кирәген тапса, томшыгы белән эләктерә дә шунда ук ераккарак очып китә. Үлгән кортларны ашыйлар алар.
Ул ара да булмый, леток тактасына килгән сары шөпшәләр тишектән эчкә күз салалар. Әмма андагы сакчы кортлар аны шунда ук пыр туздырып куып җибәрә. Шөпшәләр – намус белә торган җан ияләре түгел. Алар ничек тә җылы умарта эченә үтеп, бик аз гына булса да татлы азык алып чыгарга тырыша. Нишләсеннәр, җәйге табыш күп чагында яланга барып, мул азык запасы ташып куйсалар, бүген качып-посып урлашырга йөрмәсләр, бал кортлары кебек җылы ояларында рәхәтләнеп ял итеп кенә утырырлар иде. Умартачы бал аерткан көннәрдә дә шөпшәләр һәрчак күбрәк бал эләктереп калырга гына йөрделәр. Шунда шактый гына карак шөпшәләр татлы балга батып һәлак булдылар. «Угрылык тәмугка кертә» дип, бер дә юкка гына әйтмәгәннәр. Тамак дип йөри-йөри, аларның күпләре юкка чыккалады. Вакытында үзләренә җитәрлек кадәр җыеп калмагач, бүген әнә салкын һавада эзләнергә калганнар, бөек урыс язучысы Иван Крыловның кырмыска белән чикерткә турындагы әсәрендә язылганча, шөпшәләр чикерткә хәленә төшкәннәр түгелмени? Шулай да була икән, җәен азыкны җитәрлек әзерләмәгәч, кыш ашарга тапмыйсың ул.
Умарта тирәсендәге чүпләр янында тычканнар да җылы җир эзләп бутала. Тик алар да, салкында керер урын тапмыйча өшеп йөргәндә, озын мыек песиләр авызына эләккәләп харап була. Ансат кышлау урыны эзләп йөрмә, җир астындагы ояңда рәхәтләнеп ята бир. Әллә синең дә запаска җыйган азыгың җитәрлек түгелме, мескен? Шулайдыр. Барлык тычканнар да умартага кереп, кәрәзләрне юкка чыгармый, шунда бәдрәф ясап, кортлар оясын пычратмый. Запас әзерләп куйганнары да күптер, мөгаен. Җәй ялкауланып, әле әзерне эзләгәнче, әллә кайчан үз өеңне җылытыр идең. Син умарта эченә керә алсаң да, анда бал кортлары барыбер рәхәт күрсәтмәс, күреп калсалар, чагып үтерерләр дә прополислап күмеп куярлар. Ята бир шунда. Аннан бер дә чыгалмассың.
Көзге табигать үзенекен итә. Әнә кара каргалар да көзнең шушы чорында гына була торган очу бәйрәмнәрен үткәрә. Бергәләшеп зәңгәр күктә әйләнеп, өскә таба күтәреләләр дә, аннан егылып төшәрдәй кыланып, җиргә таба уктай атылалар. Төшеп җитәр алдыннан гына салмак очышка күчәләр.
– Җылы якларга китәр алдыннан алар шулай канат катыралар, үзләренең еракларга барып җитәрлек куәтләре булуын сыныйлар, – дия иде әнием.
Менә әле һәр көнне безгә якын гына һавадан төньяктагы урманга очып китәләр дә кичкә кыйблага табадагы наратлык ягына кайталар. Нигә алай очалардыр, белмим. Кич йоклап ял итү урыннары шундадыр, мөгаен. Ә бит иртән алар тагын төньяк юнәлештәге урманга агылалар. Минем каргаларның шулай иртән бер якка очуларын, кич ашыга-ашыга аннан кайтуларын март-апрель айларында да күзәткәнем бар.
Бүтән көннәрдә умарта тирәли очып йөргән кортлар да әллә ни дәртләнеп күренмәделәр. Хәтта су салынган савыт янына да сирәкләр, бик батырлары гына килде.
Әнә кортлар умартадан сорыкортларны куа. Берсе ата корт өстенә утырып чыккан да аның канатларын тарткалый, өзгәли. Алга, леток тактасының читенә таба сөйри, икенче корт артыннан төрткәләп этә. «Бар, теләсәң кая кит! Тик безнең арада сиңа урын бетте. Җәй буена арабызда өстең бөтен, тамагың тук булды, җәй буе кумадык бит. Ашавыңны кысмадык. Ә хәзер җитте, салкын кыш килә, сине ашатып тора алмыйбыз. Үзең белеп китмәдең, куганны көттең. Намусың кая?» – дигәндәй тарталар, йолкалар. Ачыккан, арыган, тышта озак торып өшегән ата корт нишләсен, 2-3 кортка каршы көче җитми. Әкренләп леток тактасыннан җиргә төшеп үк китә. Хәлсез җан иясе аннан өскә таба күтәрелә алмыйча, үләннәр арасында озак урала, үрмәли. Җәмгыятькә кирәксезлек шулай итә.
Көчле корт семьялары, көзнең шушы вакыты җитүгә, эчтәге сорыкортларны ояларыннан менә шулай куып котылалар. Ата кортлар шулай тышта калып, салкында үләләр. Эчтә калганнарын да кортлар, ашатмыйча, тышкы якка куып чыгара. Бу – кортлар тормышында көзге чорга язылмаган закон.
Тик көчсез, карт Инә корт белән калган гаиләләр генә кышка кергәнче алардан котылу турында уйламый. Сорыкортлар бал кортларының ризыгын ашап, гомерләре беткәнче эчтә яши бирәләр. Әлеге вакытта (октябрьдә) умарталар янына килеп, күзәтеп торсаң, кайберләренең һаман да эшем ияләре кебек кереп-чыгып йөрүләрен күрерсез. Әмма гомерләре кыскарып бара инде. Көннән-көн умартада азаялар.
Умарталарны кышкылыкка урнаштырып бетергәч, 1-2 көн яннарына керми тору хәерле. Омшаникта кышлатсагыз, утны да кабызмагыз. Төнлә ишекләр ачык торса, иртән эчкә яктылык төшмәслек итеп кенә ачып куегыз. Летокларга тыгылган чүпрәкләр алынып, корт сыярлык рәшәткәләр беркетегез. Әмма бу кыш буена эш тәмамланды дигән сүз түгел әле. Моннан соң да сирәгрәк яннарына кереп хәлләрен белергә туры килде. Вентиляция ачылды. Аларга саф һава даими кирәк.