Социаль челтәрдә кызыклы бәяләр чыкты. «Казан Татарстан медиа» аккаунты БРИКС вакытында ЭКСПО биналарында сатылачак татар ашларының бәяләрен күрсәтте.
Чит ил кунаклары киләсе атнада 4800 сумга токмачлы аш, 6400 сумга солянка, 2800 сумга өчпочмак, 1400 сумга пәрәмәч, 1900 сумга гөбәдия белән сыйлана алачак.