Буриятиядә яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләргә (ЖКХ) субсидия алу өчен массакүләм рәвештә фиктив аерылыша башлаган. Бу хакта Mash Телеграм-каналы яза.
Аерылышканнан соң хатын-кызлар ялгыз ана статусы ала һәм аларга ут белән җылылык өчен түләүләр алу хокукы бирелә. Ә шул ук вакытта алар элекке ирләре белән «гражданский бракта» яшәүләрен дәвам итә. Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, 2024 ел башыннан бирле төбәктә 2,9 мең никах теркәлгән, ә 3,1 мең парны аерганнар. Уртача алганда гаилә парлары саны 1,9 процентка кимегән.
Барыннан да биргән Закаменск шәһәрендә хәлләр мөшкел. Россиядә бары тик шушы шәһәрдә генә йортларны 95 ел буена мазут ягып җылыталар. Әлеге матдә бик күп сарыф ителә, ә кайтару җиңел түгел. Нәтиҗәдә, бер бүлмәле фатирда җылылык өчен аена 15 мең сум түләргә туры килә, ә шәһәрдә уртача хезмәт хакы 25 мең сум.
Фиктив аерылышулардан тыш, җирле халык түләүләр алуның башка ысулын да куллана: берәр таныш булмаган эшсез кешене фатирга пропискага кертә, ә эшсез кеше өчен шулай ук субсидия тиеш.