Венера Әхәтовна, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә багышлап җыр яздыргансыз. Менә бу җырның килеп чыгу тарихын сөйләп үтсәгез иде. Авторлары кем? Бу – сезнең идея идеме?
Мондый җыр күптән туарга тиеш иде. «Топовый» җырчыларның берәрсе шундый җитди эчтәлекле җыр җырлармы икән, дип көтеп йөрдем. Минем күңелемдә мондый җыр турындагы уй-фикерләрем күптән бар иде. Әллә берәрсенә яздырыргамы икән, дип тә уйландым.
Тукай районыннан иҗатташ дустым, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева бар. Мин аның белән киңәшләштем. «Махсус хәрби операциядәге егетләргә багышланган җыр кирәк, сүзләрен язып бир әле», – дип мөрәҗәгать иттем. Ул миңа шул ук көнне сүзләрен язып җибәрде. Миңа бик ошады. Институттан Данил Песков исемле яшь егет бер көн эчендә көен язды. «Җиңү килә» дип аталган җырның сүзләре авторы – Рәзинә Сәетгәрәева, композиторы – Данил Песков. Владимир Федоровка аранжировка ясатырга бирдем. Бу җыр шулай туды.
Җырны өйрәнгәндә, үземнең дә мөлдерәп күз яшьләрем ага башлый иде. Телевизордан сугыш эпизодларын күреп, ишетеп торабыз. Элек кинодан гына белсәк тә, хәзер менә батыр ир-егетләребез, гомерләрен кызганмыйча, шунда безнең киләчәгебез өчен хезмәт куялар. Ул егетләребез бабаларыбыз батырлыкларын истә тоталар, алар да шуны ук кабатлый бит.
Бу, әлбәттә, патриотик рухтагы җыр. Хәзер бөтен кеше дә шушы җиңү көнен, якыннарын кочар көннәрен көтәләр. Әтиләрен, улларын, ирләрен... Ул – бүгенге көндә бик актуаль җыр, көч бирә торган җыр. Минем, җырлаганда, тәннәрем чымырдап китә, «каз тәннәре» чыга. Минемчә, бу җыр бик көчле булып килеп чыкты.
Венера Әхәтовна, сезнең танышларыгыз арасында да махсус хәрби операциядә катнашучылар бармы?
Әлбәттә, бар. Минем дуслар да, аларның туганнары, минем укучыларымның якыннары шунда. Укучым Сиринә Зәйнетдинованың сеңлесенең ире махсус хәрби операциядә һәлак булды. Бик кайгырдык аңа. Рәфис Хөснетдиновның апасының 2 баласы әтисез калды. Бу – бер кешене дә читләтеп узмый. Яшь балалар һәлак булалар, бик кызганыч.
Минем тормыш иптәшем Камил Курган зиратында җирләнгән. Аның бер ягында – шул махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең каберләре. Бер якта – рус, икенче якта – татар каберләре. Шундый күп инде, мин анда да барып киләм, дога кылам. Эх, егетләр, яшәргә дә яшәргә иде бит, дип... Шулкадәр кызганыч.
Бу җырым белән бөтен кешегә дә ниндидер көч бирәсем килде. Һичшиксез җиңү киләчәк, чөнки без – бик көчле, бердәм халык. Менә шундый фикерләр белән алындым мин бу җырга.
Бу җырыгызны нинди музыкаль мәйданчыкларда тыңлап була?
Бу җыр әле өченче көн генә яздырылды, бүген төнлә генә әзер булды. Аны радиодан да ишетербез дип ышанам. Хәзер районнар отчет концертлары белән чыгыш ясый, ярминкәләр, чаралар үткәрә. Иртәгә, бәлки, Теләче районы чарасында җырның премьерасы булыр. Бу җыр игътибарсыз калмас, дип уйлыйм.
Хәзер мондый җырлар юк бит. Бүген бөтен җырчылар «мәхәббәт», «ташлап китте», «син – минеке, мин – синеке» кебек рухтагы җырлар башкара. Тамашачыга җитди җырлар да кирәк, бигрәк тә бүгенге вазгыятьне истә тотканда.
Венера Әхәтовна, бу җырны ишетүчеләр бармы соң әле? Бәлки, сезгә ниндидер кайтавазлар килгәндер? Җырны ничек кабул иттеләр?
Минем аралаша торган, иптәш кызларымнан торган «худсовет»ым бар. Алардан бик матур сүзләр килә: «Бик уңышлы, йөрәккә үтемле, актуаль җыр килеп чыккан», «Аранжировкасы да бик көчле», – дигән сүзләр ишетелә. Бер танышым болай дип язган иде: «Зур рәхмәт. Сезнең башкаруда көтелгән, көн кадагы булган җыр бу». Кафедрада да тыңлаттым. Елый-елый тыңладылар.
Бу җырны махсус хәрби операциядә катнашкан, катнашучы кешеләргә дә җиткерү теләге юкмы?
Без хезмәттәшләрем белән төрле хәйрия концертларына еш йөрибез. Кафедрада да шул ук идеяне әйттеләр: «Венера Әхәтовна, әйдәгез, госпитальгә барып, концерт куябыз», – диләр. Мин аларның бу тәкъдимнәрен хупладым. Хәзер программа әзерли башлаячакбыз, Алла боерса, – дип калды Венера Ганиева.
«Патриотик рухтагы шигырьләрем отышлырак чыга»
Фото: © Рәзинә Сәетгәрәеваның шәхси архивыннан
Җыр сүзләренең авторы, Тукай районы Биклән авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән дә сөйләштек:
Венера Әхәтовна миңа: «Рәзинә, әйдә шундый җыр языйк әле, бөтен халыкның уенда бит бу сугыш. Элеккеге бабайлар батырлыгын кабатлыйлар бит хәзерге яшьләр, соклангыч. Менә шуларның барысын да кертеп, бер җыр язып булырмы икән», – диде. Мин, тырышырмын, дидем. Күп тә үтмәде, текстны язып та җибәрдем. «Шәп булган бу, Рәзинә», – диеп көй яздырырга да биргән. Бер сүзен дә үзгәрттермәгән. Бүген менә әзер җырны җибәреп сөендерде мине. Тыңлаганда «бала йоннары» чыга... Монда, хастаханәдә дә, үземнең табибыма тыңлата башлаган идем, күзеннән яшьләре мөлдерәп агып төште, тыңлап та бетерә алмады. «Күпме егетләр әрәм була, бетсен иде инде тизрәк», – дип күңеле тулды табибның да.
Патриотик рухтагы шигырьләрем отышлырак та чыга. Безнең чор патриотик рухта тәрбияләнде, пионер, комсомоллар булдык. Ул минем бөтен каныма сеңгән инде. Авылдашларыбыз арасында шунда үз теләкләре белән китүчеләр дә шактый, госпитальләрдә дә яталар.
Җиңү таңнары берүк тизрәк атсын иде. Җырлаган саен, шушы җырның һәрбер сүзе Аллаһы Тәгаләнең «амин» дигән сүзенә туры килсен, – ди шагыйрә.