«Муниципаль берәмлекләр» дигән сүзтезмәне көн дә ишеттек, бик матур бер «муниципалитет» дигән сүз әйләнешкә керде, аны дөрес итеп әйтергә өйрәндек.
Һәр муниципаль берәмлек гражданнар җыеннарында, җирле референдумнарда, җирле үзидарә органнары аша үз җирлекләрендәге иң мөһим мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итә. Аларның милкендә үз участоклары, үз сорауларын хәл итү өчен муниципаль оешмалары, предприятиеләре бар. Һәр муниципалитет ел саен үз бюджетын кабул итә, аны үзе теләгәнчә тота. Җирлектә җыелган кайбер салымнар шунда кала.
Бер караганда, һәркем үзенә үзе хуҗа кебек, тик хәзер Россиядә шушы системаны үзгәртергә теләүчеләр пәйда булды. Көн кадагында әнә шул мәсьәлә. Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников, сенатор Андрей Клишас «Ачык хакимият бердәм системасында җирле үзидарәнең гомуми принциплары турында» закон проекты белән чыккан иде (№ 40361-8 -Об общих принципах организации местного самоуправления в единой системе публичной власти). Ул беренче укылышта 2022 елның 25 гыйнварында хупланып, ярты юлда туктап калды. Менә хәзер Дәүләт Думасында яңадан шул закон проектын карау башланган, ике баскычлы идарәне бетереп, бер баскычлы муниципаль идарәгә күчүне күздә тоткан закон проектына төзәтмәләр 22 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Закон проекты белән Дәүләт Думасы сайтында танышырга мөмкин.
Закон проекты концепциясе буенча, 2028 елга кадәр барлык авыл һәм шәһәр җирлекләре районнар белән бергә муниципаль яки шәһәр округларына берләшергә, аларның советлары һәм администрацияләре бетерелергә тиеш. Җирле администрациянең территориаль органнарын булдыру тәкъдим ителә.
Нәрсәләр үзгәртеләчәк:
- Авыл җирлеге аерым муниципалитет булудан туктый. Бары район, шәһәр муниципалитетлары гына булачак. Мәсәлән, хәзер Биектау районы муниципалитеты бар һәм Биектау бистәсе, Дөбъяз, Алат, Ямаширмә һәм башка авыллар муниципалитетлары. Закон проекты кабул ителгән очракта, барысы да бер район гына була. Авылларның үз бюджетлары юкка чыга.
- Хәзерге вакытта авылларның сайлап куелган үз башлыклары бар. Закон проектында авылларда «территориаль орган» булачак диелгән. Ул район хакимияте тарафыннан билгеләп куелачакмы, аның вәкаләтләре нинди булачак – анысы әлегә ачык һәм аңлаешлы түгел.
- Муниципалитет башлыгын субъект җитәкчесе эшеннән җибәрә ала.
- Яңа закон проектында муниципалитет башлыгының хисап бирергә тиешлеге ныгытыла. Шулай ук муниципаль берлек башлыгының статусы зурая диелә – ул муниципалитет башлыгы булу белән бергә дәүләт вазифасында да булачак.
Башта закон проекты беренче укылышка әзерләнгәндә, җирле үзидарәнең күп кенә сораулары төбәк дәрәҗәсенә күчерелә, шулай да кайбер вәкаләтләр төбәк хакимиятеннән җирле үзидарә органнарына кире тапшырылырга мөмкин дип әйтелгән иде. Ә бер баскычлы идарәгә күчкән очракта, бу мөмкин түгел. Шуңа бу сорау бәхәсләр уята. Закон кабул ителгән очракта, җирле әһәмияткә ия сораулар озаклап хәл ителер, кадрлар кыскартылыр, дигән фикерләр дә бар.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов: «Әлегә берни дә әйтә алмыйм, Татарстаннан төзәтмәләр исәпкә алыну өчен тырышачакбыз», – диде.
Җирле үзидарә турында федераль закон проектына төзәтмәләр 2022 елның февралендә 6нчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 29нчы утырышында да каралган иде. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин ул чакта депутатлар берничә төбәккә чыгып, бер баскычлы җирле үзидарә тәҗрибәсен өйрәнеп кайтканнарын әйткән иде.
Альберт Хәбибуллин, безнең депутатлар муниципаль берәмлек башлыкларын сайлауның Татарстанда гамәлдә булган моделен саклап калырга тели, дигән иде чыгышында. Искәртик, Татарстанда шәһәр мэрлары һәм район башлыклары депутатлар саныннан җирле совет тарафыннан сайлана, шул ук вакытта мандат та саклана. Федераль закон проекты буенча, сайланган очракта, муниципаль берәмлек башлыгы я совет рәисе була, я җирле администрацияне җитәкли, муниципалитет башлыгы булып сайланган депутатның вәкаләтләре гамәлдән чыгарыла, диелгән иде.
Татарстан җәмәгатьчелеге бу уңайдан нәрсә уйлый? Авыл җирлекләре гомере кыска итеп яратылганмы? «Интертат» шул темага фикерләр туплады.
«Мин бер баскычлы идарәгә күчүгә катгый каршы»
Мамадыш районының элеккеге башлыгы, Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов:
Мин үзем бер баскычлы идарәгә күчүгә катгый каршы. Һәр республика үзенчә карар кылырга тиеш дип уйлыйм. Кайбер республикаларда ул бер баскычлы идарә мөмкиндер дә, бәлки, халкы кимегән, депутатлар булып калырлык кешесе булмаган төбәкләр дә бар бит, ә безнең эшләп торганны нишләп җимерергә кирәк?! Мәсәлән, үзебезнең мисалдан чыгып әйтәм, 10 депутат бар икән, 5есе – шушы җирлектән чыгып киткән, уңышка ирешкән, баерак кешеләр. Алар читтән карап, үз авылларына нәрсәләр кертә ала, шуны эшли. Кайсыдыр чиркәү, мәчет төзи, кемдер трактор алып бирә, Яңа елга, Сабан туена булыша, гөр итеп яшиләр. Әгәр үзгәрә калса, болар берсе дә калмый бит. Ә нишләп эшләп торганны ватарга? Шуңа мин бик кискен каршы моңа. Каршы чыгачакмын да.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бу сорауны мин 16 гыйнварда Владимир Путин белән очрашуда да күтәргән идем, анда 2 сәгать сөйләштек. Президент Аппаратында Грачев (Грачев Е.Н. – РФ Президенты Идарәсе башлыгының эчке сәясәт буенча урынбасары. – «Интертат» искәрмәсе) дигән кеше бар, мин аңа да үз фикеремне җиткергән идем. Ул «сезнең Татарстан үзенчәлекле, әле карар кабул итмәдек, әле уйлыйбыз» дигән иде, ниндидер өмет калдырган иде. Дәүләт Советында коллегалар белән сөйләштем, документларны алдым, баргач, Крашенинников белән очрашып карыйм. Гусевага (Гусева И.М. – Бөтенроссия җирле үзидарә үсеше ассоциациясе рәистәше. – «Интертат» искәрмәсе) барып килергә исәп бар. Алар белән сөйләшеп, закон кабул иткәнче, үземнең позициямне әйтеп карарга иде.
Татарстаннан төзәтмәләр кертелә. Ул яктан Дәүләт Советы актив эшли, башка юнәлешләрдә дә төзәтмәләрен җибәреп торалар.
«Закон кабул ителсә, бөтен муниципалитетлар мөстәкыйльлегеннән колак кагачак»
Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, махсус проектлар редакциясе мөдире Айсылу Галиева:
Халыкка файдасы тими торган закон проекты дип саныйм. Әйтик, Мамадыш шәһәре белән районын кушып куйсалар, нәрсә буласын күз алдына китерү кыен түгелдер – казналары берләшә дигән сүз.
Әйтик, бер йортта бер нәсел яши, ди. Кайнана, кайната, гаиләләре белән 3 малай. Бөтен гаиләләр акчасын иң олы кешегә – әбиләренә алып кайтып бирергә, аннары, үзләренә кирәк булган саен, сорап алырга тиеш була. Әле сорагач та, акча кулга, һичшиксез, кирәкле күләмдә төшә, дигән сүз түгел: әби нәрсә хәл итсә, шул эшләнергә мөмкин. Гади тел белән әйткәндә, шундый әйбер килеп чыга.
Безнең муниципалитетлар турында 2003 елда кабул ителгән закон бар. Үзара салымнарның халыктан килгән 1 сумына дәүләт 4 сум ярдәм бирә иде. Ул акчага иң мөһим эшләрне эшли алалар иде: кемдер юл сала, таш җәйдерә, кемдер чишмә кырыйларын ямьләндерә. Хәзер болардан коры калуыбыз ихтимал. Бөтен җыйган үзара салым акчасы гомуми казнага китә дигән сүз. Муниципалитет башлыгы ничек хәл итә, шулай була. Районда нәрсә мөһимрәк дип саныйлар, акчаны шунда җибәрәләр. Салым җыюда катнашкан торак пунктлар бернәрсәсез калырга мөмкин.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Әлегә районнарда ике баскычлы идарә. Авыл советлары, район советларының үз депутатлары, үз бюджетларын кабул итәләр. Депутатлар арасыннан берәрсе районга вәкил буларак бара. Ә Казанда бер баскычлыга күчтеләр. Казан яны бистәләре бар. Көек, Салмачы проблемаларның чишелеше юк. Әки бистәсе Казанга 1998 елда кушылган булган. Авыл җирлеге булудан туктый, салымнары шәһәр казнасына керә. Шәһәрнең проблемалы урыннары күп булганлыктан, Әкигә игътибар юк. 26 ел вакыт узган, былтыр гына Әкинең үзәк урамына юл салынды, ничә ел тез төбеннән пычрак ерып яшәгәннәр дигән сүз. Башка урамнарында юл юк та әле.
Закон кабул ителсә, бөтен муниципалитетлар, кече авыллар, шәһәрләр мөстәкыйльлегеннән колак кагачаклар.
«Бик күп проблемалар өскә чыга башлаячак»
«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире урынбасары, «Именно Шулай» телеграм-каналы хуҗасы һәм «Татарстан муниципалитетлары» цифрлы мәйданчыгы җитәкчесе Рәсим Хаҗиев:
Районнарда еш булам бит мин, күп аралашам. Бар җирдә бер төп фикер: авыл советлары бетереләчәк, җирлек башлыклары булмый. Закон буенча карасаң, ул шулай. Бәлки, старосталар, башка кешеләр булыр – белмим, әле аның турында сөйләшеп булмый. Бу инде – бер дә юньле күренеш түгел кебек: ничек инде бер глава гына булсын? Хәтта урынбасарлары булса да, ерак, читтәге авыл, бистәләрне карап бетерә алмаячаклар, вакытлары җитмәячәк. Авыл советлары шуның өчен эшли бит инде – урында проблемаларны хәл итү, бөтен нәрсәдән хәбәрдар булу өчен.
Закон кабул ителсә, бик күп проблемалар өскә чыга башлаячак, алар бик озак хәл ителәчәк, чөнки җирлектә җитәкче кеше булмаячак. Авыл җирлеге башлыгы бөтен әйберне, гаиләләрне белә. Районда утыручылар каян белеп бетерсен? Аларга бертөрле мәгълүмат килә, чынлыкта бөтенләй башкача вазгыять булырга мөмкин. Алар кабул иткән карарларның мәгънәсе дә калмый дигән сүз.
«Бу закон проектының өстенлекләре дә, кимчелекләре дә бар»
Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юрий Васильев:
Бу закон проектының өстенлекләре дә, кимчелекләре дә бар, шулай да, плюсларына караганда, минуслары күбрәк шикелле.
Бер яктан уйлап карасаң, бер район, округ буларак бер бюджет формалашса, акчаны шул зонада бүлгәләп, күбрәк эш тә эшләнер кебек. Безнең бит кайбер авыл җирлекләрендә бюджет кечкенә булса, күп кенә мәсьәләләр чишелми. Кайберләрендә эш гөрләп бара. Бу – эшмәкәрлектән дә тора. Бюджет кечкенә булса, үсеш акрынрак бара.
Билгеле бер квота бирәләр бит: 1 районга 1-2 мәктәп яисә балалар бакчасы, диләр, бәлки, ул берләштергән очракта, күбрәк мөмкинлекләр тудырыр. Мәсәлән, безнең районнан чыгып әйтә алам, 3 мәктәп шыплап тулган. Әгәр федераль программалар буенча төзелсә, бәлки, ул программалар безгә чыннан да килеп җитә торган булыр, кирәк җирләргә. Районга 1-2 объект кына биреп, бөтен ихтыяҗны каплап бетереп булмый бит.
Моңа кадәр авыл җирлеге башлыгы буларак эшләдем, шуңа урындагы проблемалар миңа бик яхшы таныш. Шул ук юл мәсьәләләре авыл җирлекләрендә кыенлык тудыра. Район буенча күп балалы гаиләләргә участоклар бүлеп бирелгән, ул массивларда юл, газ, су белән тәэминат хәл ителергә тиеш. Ә авыл җирлекләренең тотарга акчасы юк. Шуңа программа белән бергә финанслау да килсә, уңайлы булыр иде. Кеше саны, инфраструктура арта, плюс булыр иде. Акчасы булмагач, проблема туа бит. Авыл җирлеге башлыгы, мескен, йөри инде гаепсезгә гаепле булып.
Шулай да, плюсларына караганда, минуслары күбрәктер. Берләшеп, бер округ, өлкә кебек оеша икән, һәр авылның һәр урамында һәр йортында яшәүче кешене белүче булмаячак. Кешенең яшәеш үзенчәлекләрен ниндидер өлкәдә утыручы җитәкчеләр белмәячәк. Бүген без бөтен авыл җирлеге буенча һәммә халыкны колачлап барабыз. Авыл җирлеге башлыгы учетта торучы, тәртипсез гаиләләрне, эшмәкәрләрне контрольдә тота. Каян, кем күченеп килгән, миграция, дин мәсьәләләре – барысы да авыл җирлеге башлыгы күзәтүендә. Ә берләштергәннән соң, кем карар, нинди контрольдә булыр? Авылда мохтаҗ, ялгыз әбиләрне кем карар? Бәлки, оешмаларны билгеләп куярлар. Ләкин күпчелек шул ук бюджет, шул ук эш барыбер үзәктә булачак.
Кече авылларга игътибар кимер, дип уйлыйм. Бу инде авылның юкка чыгуына китерә. Халык белән элемтә бетәчәк, беренче чиратта, олы җирлекләр, шәһәр халкы өстенлектә торачак. Шәһәр халкы кибеткә чыгып ала, тамагы тук, ризыкның каян килгәнен уйламый. Ә авылда басуларны, кырларны эшкәртү, фермерларны карауны, азык-төлек җитештерү өлкәсен беркем үз контролендә тотмаячак. Системада эшләүче кешеләр инде моны аңлый.
Шәхсән без ике яклы халәттә. Сез шәһәргә якын, бөтенесе дә булырга тиеш, диләр, белгечләр күп сездә, диләр, киресенчә, без шәһәргә якын булганлыктан азапланабыз. Яхшы белгечләр, яшьләр шәһәргә китеп бара. Мөслим, Минзәлә, Зәй, Тукай районнары – бөтенесе Чаллыда. Ераграк районнарда белгечләр үзләрендә кала, эш урынын таба, гаиләсен кора. Бездә тулы куәтендә урбанизация бара.
«Кайвакыт түбән өйдә үзең актарынып, ремонтлап утырган чаклар да булгалый»
Саба районы Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев та, закон кабул ителсә, җирле үзидарәнең эш нәтиҗәлелегенә зарар килер, дип шикләнә.
Андый әйбер булыр инде, бөтен кеше дә үз сораулары белән районга мөрәҗәгать итеп бетерә алмый бит. Аның бит көне, төне бар, монда бит кәгазь арасында гына утыру түгел. Әби-бабайлар бар, төнлә белән кешеләрнең су торбалары ярыла, аларга чыгып чабарга кирәк. Кайбер вакытта түбән өйдә үзең актарынып, ремонтлап утырган чаклар да булгалый.
Көне, сәгате белән хәл итәрдәй мәсьәләләр күп инде, монда торган, яшәгән кеше көндәлек эшләрне күбрәк күрә, кешеләр белән күбрәк очраша бит, күбрәк мөрәҗәгатьләр керә. Райондагы җитәкчеләргә гади халыкка түгел, үзебезгә дә артык сорау белән мөрәҗәгать итү читенрәк. Кемдер ошата, кемдер яратып бетерми.
Фото: © https://tatarstan.ru
1 июльдән авыл җирлекләре башлыклары, секретарьлар, бухгалтерларның әзрәк хезмәт хакларын арттырдылар, кызыксыну бар иде. Закон керсә, кешегә эш урыннары бетә инде аннары, штатлар кыскара, шунысы яман. Урындагы хакимият кирәк, каядыр читкә ташлап булмый аны. Ул вазифа бетсә дә, бригадирлар барыбер калыр инде ул. Бер җитәкче кешесез барыбер булмый.
Бер караганда, төзекләндерү, юллар җәю, авыл территорияләрен үстерү программалары эшләнә инде. Федераль, республика программаларына күп вакытта безнең катнаш кирәк тә түгел. Андыйлар эшләнә, документ артыннан йөрмисең дә, үзәкләштереп башкарылганнары күп инде аның, шулай да, нечкәлекләре күп, җитешеп бетә алмаслар, дип уйлыйм.
«Авыл җирлеге өчен янып-көеп йөрүче кеше булырга тиеш»
Лениногорск районы Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова:
Без үзебез дә, җирле үзидарә эшенә зыян килмәсме, дип уйлыйбыз инде. Ил каян башлана? Башта бәләкәй авылдан башлана, аннары – шәһәр, зур калалар. Әгәр авыл җирлеге бетсә, бердәмлек бетә инде. Мин шулай уйлыйм. Бәлки, яңа законнар да кабул итәрләр. Ничек булса да, яхшыга өметләнәбез.
Фото: © https://tatarstan.ru
Кадрлар белән хәл ничек булыр – әле әйтә алмыйбыз. Элек, старосталар булсын, диләр иде бит, чөнки авыл җирлегенә караган бәләкәй авыллар бар. Староста кебегрәк кеше булырга тиеш. Синең авылыңны районнан килеп тә карамыйлар, Казан да килеп карамый. Шикаять язалар икән, барыбер бу очракта авыл җирлекләре эшли бит инде, башка җирдән килеп эшләмиләр. Авыл җирлеге башлыгы кебек кеше – авыл җирлеге өчен янып-көеп йөрүче кеше булырга тиеш.
Якутиядән Дәүләт Думасына мөрәҗәгать
Безгә шәхси чыганактан билгеле булганча, Якутия вәкилләре Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать әзерләгән. Алар арасында «Саха конгрессы» иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Шамаев та бар.
«Якутия җәмәгатьчелеге закон проектын икенче укылышка әзерләү процедурасына борчыла. Төзәтмәләр, искәрмәләр күп керүен күздә тотып, закон проектын җәмәгатьчелек хупламавы турында фикер йөртеп була. Россиядә төрле табигый-климатик шартларны, аерым төбәкләрнең икътисади мөмкинлекләрен исәпкә алганда, һәр җирдә бертөрле бер баскычлы идарәне кертү бик зур зыян китерәчәк. Бу закон проектын гамәлгә кертү халык тыгызлыгы түбән булган Арктика, Ерак Көнчыгыш, Себер төбәкләренә аеруча каты тәэсир итәчәк, кечкенә авыллар бөтенләй юкка чыгуга китерәчәк.
Бу вазгыятьтә авторларның закон проектын кире алуы яки Дәүләт Думасы депутатларының закон проектын кире кагуы яки туктатып торуы дөрес адым булыр иде, дип саныйбыз. Әгәр бу мөмкин булмаса, закон проектына төзәтмәләр тәкъдим итәбез...» – дигән юллар бар мөрәҗәгатьтә.
Болар – түбәндәге төзәтмәләр:
- РФдә «җирле үзидарә – халыкның үз хакимиятен тормышка ашыру формасы» дигән төшенчәне торгызырга;
- халыкка җирле үзидарә органнары аша, тарихи һәм башка традицияләрне исәпкә алып, җирле сорауларны хәл итү мөмкинлеген бирү;
- Россия субъектларына бер баскычлы яки ике баскычлы идарәне үзләренә сайлау хокукын бирү;
- муниципаль берәмлекләр дигәндә, шәһәр һәм авыл җирлекләрен өстәү;
- муниципаль берәмлекләрне административ-территориаль берәмлекләр итеп санарга (ягъни, халыкны яшәгән территориясенә бәйләп карау);
- район дәрәҗәсендә ачык хакимиятнең өстәмә ике моделен кертергә: катнаш һәм дәүләт хакимияте, шулай ук субъектка шул төбәк өчен туры килгән, җайлы булган хакимият моделен сайлау хокукын бирү һәм башкалар.
«Чирек гасыр дәвамында җирле үзидарә Россия халкы тормышының фундаментына әверелде», – ди алар.
- Җирле үзидарә турында закон проекты беренче укылышта 2,5 ел элек кабул ителгән иде. Беренче укылыш 2022 елның 25 гыйнварында узды. Икенче укылышы 1 айдан соң булырга тиеш иде, тик закон проекты тукталып калды. Төзәтмәләр кабул итүнең соңгы көне 20 майга күчерелгән иде. Аннары 9 июльдә КПРФ фракциясе, махсус хәрби операция барган вакытта, Дәүләт Думасына дәүләт һәм җирле үзидарә реформасын уздыруга мораторий кертү турында закон проектын керткән булган. Шулай ук, РФ Президентын сайлауга әзерлек башланды. Шушылар бәлки закон проекты буенча эш тукталып торуга сәбәп булгандыр. Хәзерге вакытта закон проектына җирле үзидарә органнарыннан 700 төзәтмә, 30 мең искәрмә кертелгәне билгеле.
Җирле үзидарәгә үзгәрешләр генә керерме яки бөтенләй балта чабарлармы – анысын вакыт күрсәтер. Һәрхәлдә «ахыры хәерле булсын» дип телисе килә.