Кеше язмышы гел туры гына бармый, барыбыз да яшәү дәверендә төрле сынаулар аша үтә. Сынаулар да төрле. Автор-башкаручы Ринат Рахматуллинның концертын карагач, шундый уйлар белән кайттым. Гадәттә, җырчылар концертларында да, социаль челтәрләрдә дә тормышларының бары тик матур, күңелле яклары турында гына сөйли. Ринат Рәхмәтуллин исә концертында язмышының күңелсез мизгелләре турында сөйләде. 30 ел гомер иткән хатыны белән аерылуын, әнисе белән әтисенең инде янында булмауларын, төрмәдә утырып чыгуын һәм башкаларны искә алды. Әлбәттә, яңа җырлар язуын да, янәдән өйләнүен дә телгә алды артист, тик барыбер концерт дәвамында күбрәк моңсурак темаларга сөйләшенде һәм тормыш дәресләре бирелде. «Мин күп хаталандым, минем кебек яшәмәгез», – дигән кебек.
Төшенкелеккә бик бирелмә инде, Ринат абый! Әллә жәлләтергә генә теләдеңме?!
Ринат Рахматуллин концерт башында сәхнәгә яланаяк чыкты. Мин белгәннәрдән һәм күргәннәрдән сәхнәгә яланаяк чыгучы бердәнбер артист. Салкын булгандыр инде. Әле өстәвенә Сара Садыкова концертлар залы сәхнәсе дә яңалардан түгел. Җырчының бу адымы тамашачыны шаккаттырыр өчен ясалган булгандыр. Белмим, залда утыручы өлкәнрәк яшьтәге тамашачы игътибар итте микән җырчының аякларына? Күрмәүчеләр дә булгандыр... Шуңа күрә миннән бер киңәш: әгәр дә тамашачыга яланаяк чыкканныңны күрсәтү максаты бар икән, бер-ике сүз белән әйтеп китәргә кирәк. Мин игътибар белән карагач, аңладым: сәхнәдән күрсәтелгән видеотасмада Ринат яланаяк йөгерә һәм сәхнәгә дә нәкъ менә аяк киемсез. Видеода ап-ак киеме дә пычранып бетә инде, сәхнәгә исә ап-ак костюмнан чыкты җырчы. Пычракка батып беткән киемнән чыкса, экшен алымын кулланды, дияр идем, булмады.
Алдан ук язып үтим әле, концертта, ялгышмасам, ике шигырь укылды. Икесенең дә авторы әйтелмәде дә, язылмады да. Атнабаев кебек даһи шагыйрьнең исемен атарга кирәк инде. «Ике кулда – ике китап» шигырен тыңлагач, монысына Атнабай аганыкы микән, ишеткәнем юк, дигән идем. Аны шагыйрә Венера Мәхмүтовадан махсус яздыртканнар икән. «Аллаһ язган гомер юлын ак-каралы сызыкка»,- матур юллар. Концерт дәвамында 1-2 шигырь яңгыраса да, күңелем канатланып ала.
Ринат Рахматуллинга тамашачы: «Бүлше эчмә»
Рахматуллинның төрмәдә утырып чыгуын барыгыз да беләдер. Ул алты аен тоткынлыкта үткәрде. Төрмәгә эләгүе турында хәбәр таралгач, тамашачының күбесе җырчыны яклады, бу хәбәргә ышанмады. Әмма артист концертында юл фаҗигасе килеп чыгуында нәкъ менә үзе гаепле булуын әйтте. «Гаепле кешене озак эзләдем һәм таптым. Менә шушы Ринат Рахматуллин гаепле», - диде ул.
Рахматуллин төрмәдә утырганда әнисен еш төшендә күргән. Әнисе газиз улына ипи алып килгән икән. Ана йөрәге баласын гел кичерә инде... Бала нинди генә авырлыклар китерсә дә, әни барыбер газизе яклы була. Үзе сүксә дә, кеше янында үз баласын гел яклый ана кеше. Ринатның әтисе дә, әнисе дә инде бакыйлыкта, урыннары оҗмахта булсын. Амин.
Монологы ахырында Ринат тамашачысына: «Начарлыкларны юкка чыгар да, бүгеннән яши башла», - диде. Җырчы үзе яхшы якка таба үзгәрә башлаган. Иң беренче эш итеп, эчүен ташлаган. Залда утырган дусты да, сәхнәгә чыгып: «Үзгәрдем, дисең, шуңа күрә тегесен (ягъни спиртлы эчемлек – авт.) алып килмәдем, ә бал алып килдем», - диде. Ринатны да сүзсез калдырып, бер ханым да: «Менә сиңа конфет, «бүлше» эчмә», - дип теләде. Иҗат кешесенең күңеле йомшак шул аның, шуңа күрә күбесенә салыштыру хас. Төрмәдә утырганда, Ринатның тормыш кыйммәтләре, дөрес яшәү турында уйланырга вакыты күп булгандыр.
Ул үзе дә: «Акны карадан аерырга, дошманыма рәхмәтле булырга өйрәндем», - диде. Уйлангандыр, аңлагандыр. Эчмә инде, син, абый, эчмә.
Бер үтенеч
Җырлау сәләте һәркемгә дә бирелми, ләкин җырлау ягыннан профессиональлекне арттырып була. Ә менә көй язу – бары тик Аллаһ бирә торган сәләттер. Яңа көй чыгару велосипед уйлап тапкан кебек бит инде ул. «Картайма әле, әнкәй» җырын гына алыйк. Шедевр! Инде ничә дистә еллар дәвамында популярлыгын югалтмаган җыр.
Әлфинә Әзһәмованың популяр җырлары да Ринат Рахматуллинныкы. Җырчылар 2002 елда танышканнар. Чаллыда Ринатның җырын ишеткәч, Әлфинә апа авторны эзләп, Рахматуллинның туган яны – Буага ук кайтып киткән. Әзһәмова репертуарында «Очрашырбызмы?», «Бу җырымны сиңа багышладым» хитлары – Ринатныкы.
Әлфинә апаны Чаллы тамашачысы дәррәү кабул итте. Ринатның үзенә дә алай ук алкышламадылар бугай… Җырлары хит шул, үзе дә онытылмаслык.
Җырларга килгәндә, концерттагы бер номерны гына аңлап бетермәдем. Ул җыр ике бертуган турында. Ахырда берсе үлә… Минемчә, концерт программасында андый җырның кирәге юк. Әле клип та төшергәннәр. Лирик герой (шигырьне анализлаганда лирик герой турында сөйли идек, хәтерлисезме?) туганына ярдәм итә алмаганга үзен битәрли. Әллә нинди җыр, фикерем шул – урынсыз номер.
Рахматуллин махсус операциягә дә барып кайткан, егетләрдән сезгә, безгә сәламнәр җиткерде. Шушы егетләр турында сөйләгәндә: «Алар сезне туган көннәрегез белән дә котларга кушты», – диде. Җырчының туган көн турында җыры бар, шуны программаның кай өлешенә кыстырырга белмәгәннәр. Шундый фикер калды миндә. Һәр җыр алдыннан да нәкъ шушы композиция турында барган сүз сөйләү мөһим дип кайда язылган ул?! Андый кагыйдә ишеткәнем юк. Артык күп сүз сөйләмичә: «Туган көн турында да җырым бар, еш туган көннәргә чакыралар», – дип кенә җырлап үтәргә дә була иде инде.
Концертның сценаристы – җырчы Эльвира Хамматова. Эльвираны бу амплуа да күрү кызыклы булды. Ул аралашканда да матур һәм тәмле итеп сөйләшә, текстны да шулай язган. Миңа бераз юмор гына җитеп бетмәде. Сәхнәгә куючы режиссер – Раил Рамазанов. Команда шәп.
Җырчының төркеменддә Нижгар егете, баянчы һәм җырчы Илдус Харрясов та бар. Сүз уңаеннан, Ринат Рахматуллинны Мәскәүләр гел төрле мәҗлесләргә чакырып тора. Никтер нәкъ менә Мәскәүлеләр ярата аны.
Бер утенеч: Ринат абый, бэк-вокалистыгыз белән эшләп алыгыз әле. Кайчагында шундый итеп «лажает» – бөтен җырыгызны боза да куя. Сүз уңаеннан, Эльвира Хамматова матур җырлый бит, ул да Ямиләгә вокал дәресләре бирә аладыр. Хәзер бит тамашачы да дөрес итеп җырлаучыны ноталарга эләкмәүчедән аера, чөнки концертлар күп, кеше йөри. Яки тавышын яздырыгыз да, кушылмаган микрофон белән тик басып торсын шунда.
Тигезлек яшьләргә!
Концерта булуымны белгәч, берничә кеше: «Яшь хатынын күрдеңме соң»? – дип сорады. Күрдем, бик тә чибәр ханым. Татарча да матур сөйләшә. Концерт башланыр алдыннан миннән еракта утырмаган ике апа да «чәйнәп» алдылар инде Ринатны. Татарга гел ярамый инде ул... Эш бит ярауда һәм ярамауда түгел, эш бары тик бәхетле булуда, яшәгән тормышыңнан канәгать булуда. Минем туганым егерме ел элек башка диндәге кешегә кияүгә чыкты. Сөйләгәннәре бар: безнекеләр каршы булганнар, Ислам динендәге кеше беткән әллә, имеш. Хәзер әнә гөрләтеп яшиләр, күзләр тимәсен. Ярый әле өйләнешкәннәр!
Әгәр дә Ринат 54 яшендә 25 яшьлек хатын-кызны үзенә карата алган икән, нишләп әле өйләнмәскә, ди?! Киресенчә, никах укытып яшәүләре мактауга лаек. Югыйсә яшь кыз сөяркә яки очрашулар өчен генә кирәк булган таныш роленә дә бик ярат куяр иде. Кайсыгыз, дәртегез, сәламәтлегегез җитсә, яшь кызга өйләнмәс иде, ә?! Иҗат кешесен рухландырып, илһамландырып торырга да кирәк бит әле. Ринат гашыйк булган, мин бәхетле, ди. Күреп торыгыз: бер-бер артлы хит дәрәҗәсендәге җырлар язылмасмы әле. Иң мөһиме – аңлашып яшәсеннәр. Аерылдылар, дигән хәбәр килеп ирешсә (Тәүбә!), ихластан кәефем кырылачак. Тигез һәм матур тормыш аларга!