Календарь

Апрель 2025

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

11:55, 16.10.2024

«Өчесе өйдә, берсе урамда ята». Төнге янгында өч олы кеше һәм бер бала һәлак булган

Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәр округында янгында дүрт кеше, шул исәптән 8 яшьлек малай һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Телеканал чыганагы белешмәсе буенча, өч мәетне өй эчендә, берсен урамда тапканнар. Урамда табылган кеше – ир-ат, аның шәхесе ачыкланмаган булган.

Якынча версия буенча, янгын мичне кулланганда саксызлык аркасында чыккан.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, фаҗига Монетный бистәсендә була. Янгын 164 квадрат метр мәйданда шәхси торак йорт һәм каралты-кураны чолгап ала. Янгын сүндергәндә коткаручылар 44 һәм 58 яшьлек ике ир-ат, 55 яшьлек хатын-кыз һәм 8 яшьлек малай мәетен таба, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 110
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения