Календарь

Октябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

09:49, 16.10.2024

Дилә Нигъмәтуллина үзгәргән

Дилә Нигъмәтуллина үзгәргән

Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәләрен ярдәмчесе алып барачагын, ә үзе язылучылары белән элемтәгә «башка» Дилә булып чыгачагы турында хәбәр иткән иде. Җырчы үзгәрә башлаган, ул озын толымы белән хушлашырга булган. Социаль челтәртәрдәге сәхифәсендә аның яңа прическасы белән фотосы чыкты.

«Үземне белгәннән бирле чәчем озын иде. Сәхнәдә 20 елдан артык һәм һәрвакыт озын чәчтән идем. Күптәнннән «карэ» кистерәсем килде. Ниһаять, тәвәкәллләдем. Яңа Дилә Нигъмәтуллинаны каршы алыгыз»», – дип язылган анда.

Халык яңа прическаны ошаткан. «Бик әйбәт булган, сөйләшкәндә дә шул чәчәне гел алга чыгарып бер тынычлык бирми идең. Хәзер гел чәч тотып торасы булмас», «Яңа прическа бик килешә», «Сиңа бик килешә», «Гел озын чәч белән йөргән кебек тә түгел, бик матур» дип хуплаганнар җырчыдагы үзгәрешне.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.