Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

00:00, 16.10.2024

Баш кардиолог: «Хатыннары булмаган ирләр, балалары булмаган хатыннар ешрак авырый»

Баш кардиолог: «Хатыннары булмаган ирләр, балалары булмаган хатыннар ешрак авырый»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

ТАТАРСТАНЛЫЛАР НӘРСӘ БЕЛӘН АВЫРЫЙ

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының туры эфирында республиканың баш кардиологы һәм Казанның 7нче клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким сөйләгәнчә, республикада, тулаем илдәге кебек үк, иң популяр йөрәк-кан тамырлары авыруы булып артериаль гипертония (ул вакытта кешенең кан басымы даими рәвештә 140/90 чик күрсәткеченнән артып тора). Әгәр 5-6 ел элек гипертония белән халыкның 44%ы интеккән булса, хәзер инде 53%, асылда – һәр икенче кеше.

– Таралу буенча икенче урында – йөрәкнең ишемик авыруы. Йөрәк мускулын кан белән тәэмин итүче кан тамырларында атеросклеротик бляшкалар барлыкка килә. Ул халыкның 25%ында берничә вариантта очрый: стенокардия, инфаркт алды халәте, инфаркт. Өченче урында – хроник йөрәк җитешсезлеге, аның белән халыкның 7-8%ы интегә. Ләкин күпчелек очракта без пациентларда 2 һәм аннан да күбрәк патология ярашуын күзәтәбез, һәм бу – фаразны катлауландыра, – дип аңлатты вазгыятьне табиб.

«ИРЛӘР, ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫ САКЛАГЫЗ!»

Кардиолог сүзләренчә, яшь вакытта йөрәк-кан тамырлары патологияләре ир-атларда ешрак очрый, өлкән яшьтә – хатын-кызларда. Бу – хатын-кызлар озаграк яшәгәнгә дә шулай.

– Хатын-кызларда йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы менопауза башлангач арта. Эстроген гормоннары кытлыгы – күп авырулар, шул исәптән гипертония үсеше куркынычы факторы. Шуңа күрә 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга, беренче билгеләрне вакытында ачыклау өчен, даими рәвештә табибларга йөрергә кирәк, – дип киңәш итте Ким.

Ир-атлар исә, аның сүзләренчә, гомумән алганда үз сәламәтлекләренә салкынрак карый һәм табибларга нигездә үз хатын-кызлары инициативасы буенча эләгә.

– Ир кеше стационарга «ашыгыч ярдәм» аша инфаркт яки стенокардия белән эләккән булса да, ни өчен «ашыгыч ярдәм» чакырттыгыз, дигән сорауга ул, кагыйдә буларак, болай дип җавап бирә: «Мин чакырмадым, ә хатыным, кызым, күршем чакырды», – ди. Һәм стационардан чыкканнан соң да нәкъ менә хатын-кызлар ир-атның табиб кушканнарның үтәвен күзәтә. Без хәтта шаяртабыз: «Ирләр, хатын-кызларны саклагыз, чөнки хатын-кызлар сезнең сәламәтлекне саклый!» – дип елмайды Зөлфия Ким. – Күптән түгел йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем куркынычы факторлары турында Россия тикшеренүе чыкты. 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар өчен хатынының булмавы көчле фактор булып чыккан. Ә хатын-кызлар өчен бу – ир-ат түгел, ә балалар булмау. Күрәсең, бала табу хатын-кызга аның йөрәге сәламәт булып калсын өчен дә бик мөһим.

40 ЯШЬТӘ ИНФАРКТ БУЛУ – СИРӘК КҮРЕНЕШ ТҮГЕЛ

Кардиолог йөрәк-кан тамырлары авыруларының елдан-ел яшәрүен билгеләде. Бүген 40 яшьтә инфаркт белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Йөрәк-кан тамырлары һәлакәтләренең сәбәпләре баналь: аз хәрәкәтләнүчән яшәү рәвеше, зарарлы гадәтләр, артык авырлык яки, киресенчә, артык физик активлык һәм мускулларны үстерергә теләү.

– Кардиология күзлегеннән караганда, иң файдалы йөкләнеш – велосипедта йөрү, йөзү, йөгерү, скандинавия йөреше, чаңгыда йөрү, йога. Ә гер һәм штангалар белән күнегүләр, еш кына препаратлар кабул итү белән бергә бара торган мускул массасын үстерү – бу куркыныч булырга мөмкин. Ярышлар алдыннан бодибилдерлар «киптерелә», сыеклыкны куып чыгаралар, ә аның белән бергә электролитларны югалталар. Бу – кинәт үлем белән яный. Егет сәламәт яшәү рәвеше алып барган, яшьли үлгән очракларны һәркем белә. Барысы да акыл белән эшләнергә тиеш, – дип ассызыклый кардиолог.

ДАРУЛАР БЕЛӘН ГЕНӘ СӘЛАМӘТ БУЛМАЯЧАКСЫҢ

Шул ук вакытта, Зөлфия Ким сүзләренчә, шул ук артериаль гипертонияне дәвалауда даруларга гына өметләнергә кирәкми, яшәү рәвеше үзгәрү – уңышның яртысы. «ЗОЖ» дөрес аңлауда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем куркынычын 30%ка киметә.

– 45-50 яшьләрдәге югары кан басымы булган ир-ат табибка килгәч, аңа «гомер буе дару эчәргәме» дигән сорау бирә. Ә аның, мәсәлән, кан басымы – 150, ә гәүдә авырлыгы нормадан 20 килограммга артык. Җавап гади: авырлыкны киметергә кирәк, һәм кан басымы препаратларсыз да нормага килергә мөмкин. Бу – дәлилләнгән факт. Ләкин моны табиб белән бергә күзәтергә һәм даруларны мөстәкыйль рәвештә гамәлдән чыгармаска кирәк. Әгәр дә сез югары кан басымыннан интегәсез, ләкин препаратларны даими рәвештә кабул итмисез икән, дару эчмәгән көндә кан саву, инсульт, аорта катламы таркалу, үпкә шешүе булырга мөмкин. Ягъни кеше препаратны гамәлдән чыгару аркасында үләргә мөмкин, – дип кисәтә табиб. – Шулай ук без еш кына «стентирование» кичергән пациентларны күрәбез, ә канны сыекландыручы даруларны, нигәдер, алар эчми. Хәер, без аларны бу препаратлар белән операциядән соң 2 ел дәвамында бушлай тәэмин итәбез. Болар «оныткан», «кирәкми» дип уйлаган пациентны кабат инфарктка китерергә мөмкиннәр, һәм стент тромбозы белән кеше безгә керә. Аны коткарып кала алалар, ләкин йөрәк күзәнәкләренең бер өлеше үлә – бу хроник йөрәк җитешсезлегенә һәм инвалидлыкка юл.

Әгәр дә сез кинәт кенә тын кысылуны сизсәгез, баскычтан үз катыгызга менү кебек күнегелгән физик йөкләнешне җиңә алмасагыз, күкрәгегездә басым кичерсәгез, аскы казнага, аркага, калак сөяге астына бирелә торган авыртулар тойсагыз һәм иңбашка физик яки эмоциональ йөкләнеш булганда барлыкка килә икән, кардиолог «ашыгыч ярдәм» чакыртырга яки поликлиникадагы «ашыгыч ярдәм» кабинетына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Шулай ук әгәр дә сез ниндидер авыру, мәсәлән, гипертония белән интегәсез икән, ләкин сезгә препаратлар ярдәм итми башласа, кан басымы төшмәсә, шулай ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Республика Татарстан»нан Дарья Субботина язмасы тәрҗемә ителде

Источник: Intertat
просмотров: 84

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.