Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

15:45, 15.10.2024

«Привет, Андрей» тапшыруында катнашкан Гөлназ Солтанова: «Хәтта күзләрем яшьләнде»

«Привет, Андрей» тапшыруында катнашкан Гөлназ Солтанова: «Хәтта күзләрем яшьләнде»

15 октябрь 2024  15:45

Эльза Газизова

Узган шимбәдә җырчы Гөлназ Солтанова үзенең укучылары белән «Привет, Андрей» тапшыруында катнашты. Алар үзләренең чыгышлары белән күпләрне таң калдыргандыр, мөгаен. Җырчы Мәскәүдән Казанга кайту белән «Интертат»ка хис-кичерешләрен, күргәннәрен сөйләде.

- Гөлназ, Мәскәүдән исән-сау әйләнеп кайттыгызмы?

- Әйе, бар да яхшы узды. Без төшкән тапшыру автор башкаручы, музыкант, Россиянең атказанган артисты Сергей Трофимовка багышланды. Ике ел элек аның репертуарындагы «За тихой рекою» җырына ябык типтагы уку-тәрбия учреждениесендәге яшүсмерләр белән кавер-клип төшердек. Тапшыруны әзерләүчеләр Сергей Трофимовның җырларын эзләгәндә, безнең әлеге клипны күреп алганнар. Клипта бергә төшкән егетләрнең телефоннарын сорадылар. Әлбәттә, бирдем. Тапшыру чыгар алдыннан аларның берсенә килеп, интервью да алдылар.

- Тапшыруда катнашкан егетләргә вокал укыткансың. Андый балалар белән эшләү авыр түгелме? Бу хакта тулырак сөйлә әле.

- Биш елга якын ябык типтагы уку-тәрбия учреждениесендә яшүсмерләргә вокал дәресләре укытам. Алар белән эшләү авыр түгел. Миңа андагы дисциплина ошый. Бераз жәллим дә инде үзләрен. Бу тапшыруга мин шушы уку йортын тәмамлаган 4 укучы егетем белән килдем. Биредә авыр хәлдәге балалар укый. Урлаган, сукбайлыкта йөргән балалар әлеге уку йортына килеп эләгә. Аларга 16, 17, 19 яшьләр. Беләсеңме, әлеге балаларга музыка, һөнәр үзләштерү, дингә ышану гына туры юлдан барырга ярдәм итә. Студиядә вокал буенча укыткан егетләремне күргәч, шундый шатландым. Хәтта күзләрем яшьләнде. Бик җылы тапшыру булды. Бер өстәл артында нинди генә югары дәрәҗәдәге артистлар утырса да, каушау, дулкынлану булмады. Рәхәт булды. Анда бер Андрей Малахов кына ни тора бит!

- Әйе, биергә дә чакырган.

- Андрей Малахов биергә чакырган мизгел йолдызлы сәгатем булды да инде. Комплиментларын әйтте, соклануын белдерде. Хәтта арыганлыгым бетте. Туфлидәге аякларым авыртудан туктады. Барысы да ошады (көлә).

- Моңарчы Мәскәү телеканалларында катнашканың юк иде кебек.

- Моңарчы юк. «Россия – 1» плакаты тотып, каршы алдылар. Кунакханәләргә урнаштырдылар. Барысы да югары дәрәҗәдә иде. Катнашкан укучы егетләрем гади шәһәрләрдән. Алар да бик шатландылар. Укыткан егетләремнең тормышы белән кызыксындым. Тапшыруга килгән бер укучым тумышы белән Казаннан. Хәзер ул Минзәлә педагогика көллиятендә укый. Аның әбисе генә бар. Калган өч егетнең берсе Брянск шәһәреннән. Абыйсы белән Орлов шәһәрендә эшлиләр. Икенчесе Свердловск өлкәсеннән. Өченчесе Мәскәү өлкәсеннән. Ул ярты ел махсус хәрби операциядә булды. Хәзерге вакытта ялда.

- Тапшыруда катнашкан Сергей Трофимов, Раиса Рязанова белән якыннан аралаша алдыңмы?

- Сергей Трофимов белән тапшыруда гына утырдык. Җырларына сокландым. Аның кызы бик матур җырлый. Казаннан тапшыруга тартмаларга салынган чәк-чәк алып бардым. Анда аларны кисеп, тапшыруда бүләк итәргә диделәр. Бер тартманы калдырып, икесен кистек. Беләсеңме, шул чәк-чәкләрне тапшыру барган вакытта бүләк итәргә оныттым. Аннары тапшыруның сценариясе үзгәрде. Бераз югалып та калдым. Ахырдан бүләк иттем инде. Киселмәгән бер тартма чәк-чәкне һәм казылыкны Сергей Трофимов янына килеп, «Бу сезгә», - дип бүләк иттем. Бик шатланды. Раиса Рязанова үзе безнең грим бүлмәсенә «Что за весёлые ребята здесь?» - дип керде. Барыбыз да шаккаттык. Ачык хатынга ошаган. «Сергей Трофимовның җырын башкарачакбыз», - дип тапшыру башланыр алдыннан сөйләшеп тордык.

Тапшыру чыкканнан соң, бик күп рәхмәт хатлары алдым. Үземне патриот итеп хис иттем. Гомумән, Мәскәү телеканалыннан күрсәтерләр дип уемда да булмады. Үземә, егетләргә истәлек ясадык. Ничектер илһамланып кайттым мин аннан.

- Шәхси тормышыңда яңалыклар юкмы?

- Әлегә юк шул.

- Өченче мәртәбә кияүгә чыгар идеңме?

- (Пауза ясап.) Әйе.

- Балалар әтиләре белән аралашамы? Ничә яшь булды аларга?

- Аралашалар, бар да яхшы. Кызым Амелиягә 19 яшь. Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетында укый. Үз көче белән бюджет бүлегенә укырга керде. Бик тырыш, акыллы ул. Олы улым Җәүдәткә - 12, кечкенәсе Робертка 9 яшь. Футбол белән шөгыльләнәләр. Балалар үсә, иҗат итәбез. Тормыш шулай бара.

Источник: Intertat
просмотров: 83

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.