Саксофончы, музыкант Артур Mаузер һәм җырчы Лия Шәмсиналар шушы көннәрдә әти-әни булачак. Яшьләр социаль челтәрләрдә «бәби көткәндә» фотосессиясеннән яңа фотоларын урнаштырган.
Фото: © социаль челтәрләр
Чаллыда яшәсәләр дә, Лия бәбине Казан табиблары күзәтүе астында табачак. Алар вакытлыча башкалага «күченгән» инде. Сәхифәләреннән күренгәнчә, әлегә Лия белән Артур ял итә, кибетләрдә йөри һәм туачак сабыйга кием-салымнар ала.
Сабыйларының нинди җенестән булуын һәм нинди исем сайлауларын яшь пар әлегә сер итеп саклый.
Фото: © социаль челтәрләр
Фото: © социаль челтәрләр