Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында «Аятел-Көрси»не укуның 9 фазыйләте турында яза.
- «Аятел-Көрси» – Коръәни Кәримнең олуг аяте. Ул үз эченә исме әгъзамны, ягъни Раббыбызның олуг исемен алган.
- «Аятел-Көрси»не укучы иртәдән кичкә һәм кичтән иртәнге якка кадәр шайтаннарның зарарыннан имин булыр.
- «Аятел-Көрси» Коръәни Кәримнең 1/4 өлешенә тиң.
- «Аятел-Көрси»не һәр фарыз намаздан соң укучы киләсе фарыз намазга кадәр сакланган хәлдә булыр.
- «Аятел-Көрси»не даими рәвештә һәр фарыз намаздан соң укучы кешене җәннәттән бары тик үлем генә аерып тора.
- «Аятел-Көрси»не йортка кергәндә укысаң, шайтан аннан качар.
- «Аятел-Көрси»не укучы да, аның балалары да, йорты да, байлыгы да, милке дә, хәтта күршеләренең йортлары да имин хәлдә булыр.
- «Аятел-Көрси»не «Әл-Бәкара» сүрәсенең соңгы аяте белән укыган очракта догалар җавапсыз калмас.
- Берәү йоклар алдыннан ихластан «Аятел-Көрси»не укыса, ул кеше иртәнге көнгә кадәр имин халәттә булыр. Аның иминлеге өчен 2 фәрештә билгеләп куелыр.
Һәрбарчагызга да бәрәкәтле, игелекле, имин көннәр, атналар теләп калам, кардәшләрем! дип яза хәзрәт.