Календарь

Февраль 2025

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

   |  →

04:00, 14.10.2024

Илсөя Бәдретдинова элекке ире, мәрхүм Илфак Шиһапов язган җырларны яңарта: «Авылга хочу»

Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Илсөя Бәдретдинова гастроль турлары белән беррәттән элеккеге җырларын яңарту белән мәшгуль. Халыктан «тагын кайсыларын яңартыйм» дип сораган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Ә тамашачы Илфак Шиһапов язган җырларны яхшы хәтерли һәм аларны яңартуны сорап язган.

Элеккеге җырларның берсе – «Авылга хочу» әзер дә инде.

«Сез сорадыгыз, мин эшләдем!!! «Авылга хочу» – Илфак Шиһапов көе һәм сүзләре.

Акырып җырлап йөри торган җыр: «Таааам леса густые, Таааам течут ручеееей…»

Моның белән генә әле тукталмыйбыз. Алда «Ашыйк, кызлар» һәм «Әбиеңнәр яшь чакта» җырлары тора. Кайсысын беренче чыгарыйк? Сез ничек әйтәсез, шулай эшлибез», – дип яза җырчы.

Источник: Intertat
просмотров: 102
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения