Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Фәнир Галимов: «30 елдан артык дус булган кешемне югалтуы бик авыр»
«Россиянең татар авыллары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, җәмәгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, җырлар авторы, эшмәкәр Фәнир Галимов:
Фото: © Рифат Каюмов
– Без аның белән 32 елдан артык дус идек. Күңелгә бик авыр, ансыз яшәве җиңел булмас.
Аягы сыну сәбәпле, Чувашиягә операциягә барырга тиеш иде. Дустым көтмәгәндә-уйламаганда, мунчадан юынып чыкканнан соң, йөрәк белән китеп барды. Дәваланырга барырга дип ниятләп тора иде югыйсә.
Кая гына чакырмасыннар – төрле очрашулар, чаралар, җыеннар Сабантуйлары, концертларда аны һәрчак җырлата иделәр.
Шаран авылы зиратында – әнисе кабере янында җирләячәкбез, Аллаһы боерса, – диде Фәнир Галимов.
Альфред Дәүләтшин: «Башкортстан татарларының йөзе, таянычы иде»
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин:
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Фән Гавис улы Башкортстан һәм Татарстан халкы өчен, татарлар өчен якын абзыебыз иде. Башкортстан татарларының йөзе, бер таянычы иде. Аның тальян моңнарын, җырларын балачактан телевизордан карап өйрәндек дисәм дә була. Соңыннан ул Татарстанга күчеп, дан казанып, анда да югары исемнәргә лаек булды, халык аны яратты. Чаллыда да, Уфада да яшәде. Пенсиягә – ялга чыккач, туган район үзәгендә – Шаран авылына йорт төзеп күченде. Шулай булса да, ул каядыр авылда яши дип әйтеп булмый, ул барыбер безнең арабызда иде. Бөтендөнья татар конгрессы һәм тирә-яктагы татар оешмалары чараларында – өлкәләрдәге чаралар, очрашуларда, Милли җыенда ул һәрчак актив катнашты. Чакырган җиргә бара иде. 10 октябрьдә Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында Әнгам Атнабаевның яңа афоризмнар китабы чыгуы уңаеннан түгәрәк өстәл – мәдәни чара үткәрелде. Шунда да Фән абый байтак кына чакрымнар узып, халык белән аралашып, яраткан җырларын һәм Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган җырларны халыкка җиткерде.
Ул гади кеше иде. Гади кешеләр белән гади итеп, хөкүмәт кешеләре белән дә уртак тел табып сөйләшә иде. Шуңа күрә дә ул чын ир-егет иде. Шуның белән дә – халыкчанлыгы белән якын иде. Халыктан беркайчан да үзен өстен тотмады. Аны яраталар, хөрмәт итә иделәр – һәрчак басып алкышлап каршы ала иделәр. Халыкка ул бик күп җырларны кайтарды. Артист буларак, ул аны югары дәрәҗәдә, шул ук вакытта халыкчан итеп җырлый иде. Аңа кушылып җырлап була иде.
Аның белән кичә генә сөйләшкән кебек – аның Тәтешледә җырлаган видеосын җибәргән иделәр. Һәр кешенең Фән абый белән планнары бар иде.
Ике улы, хатынын калдырып, якты дөньядан китте. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге исеменнән, мәхәлләбез исеменнән дә Фән абыйның якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Иртәгә халкыбыз белән Шаранда аны соңгы юлга озатырга – җеназасында катнашырга ниятебез бар. Урыны җәннәттә булсын, – диде ул.
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан
Әнвәр Нургалиев: «Татар җырын аның кебек оста башкарган кеше юктыр, мөгаен»
Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев:
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Кичә концерттан соң Фән абыйның арабыздан китүе турында хәбәр килеп иреште. Кәеф төште.
Фән абый белән соңгы тапкыр августта авыл Сабан туенда бергә эшләдек. Фән абый утырып кына җырлады. Көлешеп, сөйләшеп алган идек.
Минемчә, Фән абый – уникаль шәхес. Татар җырын аның кебек оста башкарган кеше юктыр, мөгаен. Илһам абый Шакировлар үзләренчә оста итеп җырлый иделәр. Ә Фән абыйның үзенә күрә җырлау осталыгы бар иде. Ул халыкчанрак җырлый иде.
Миңа да киңәшләрен биргәнен хәтерлим: «Әнвәр, бу урында болай җырла», «Әнвәр кил әле бер, халык җырларын өйрәтәм», – дип әйтер иде... Гадәттәгечә, вакыт җитми калды. Әле яздырылмаган күп халык җырлары калды анда, үзе белән алып китте, дисәк тә була.
Фото: видеодан скриншот
Мөмкинлек булганча зур шәһәрләрдә шәхесләрне йөртергә тырышам. Халык җыяр өчен түгел, аларның да күңелен күтәрергә, халыкның исенә төшерер өчен. Әйтик, 2020 елда – Хәмдүнә апа Тимергалиеваны, 2021 елда Уфа, Чаллы, Казан һ.б. шәһәрләрдә Фән абыйны йөрткән идем. Алып баручы игълан итүгә халык торып басып алкышлый башлый иде. Бу, әлбәттә, феномен.
Фән абый юморны ярата торган кеше иде. Көлешеп, елмаешыр идек... Сәнгать училищесын тәмамлаган ул. Гастрольдә йөргән. «Әнвәр энем, училищеда 13 ел укыдым. Куалар иде дә, кире керә идем», – дип әйткәне исемдә калган.
Фән абый кебек үзенчәлекле итеп тальянда уйнаган кешене күргәнем булмады. Җырчы-легендалар китә бара. Иң кызганычы – дәвер китә. Кичә төне буе концертта төшергән видеоларны, фотоларны карап, аның җырларын тыңладым.
Кешеләр җыябыз, заллар тулы була, сәхнә дөбер-шатыр килә... Дөресен әйткәндә, татар халкына хас әйбер булырга тиеш түгел ул. Татарча җырлап кына бу күренеш милли була алмый. Татарга баян, гармун, моң кирәк. Ә ул Фән абыйларда бар иде, алар китеп бара. Бездән соң килгән буын Советлар Союзының нәрсә икәнен белми, ул чордагы җырлар – бөтенләй башка, Совет чорында сәхнәдә сикергәләп торган кешеләр дә булмаган, гармун тотып, үзләре башкарганнар. Бу – башкару осталыгы турында сөйли. Алар кешенең күңеленә тембр, тавыш белән үтеп керә алган.
Кечкенә чакта әниләргә, апаларга ияреп район үзәгенә концертка йөри идек. 5-6 класста укыган чак, Фән абый чыгыш ясарга килгән, шунда мин аның концертына барып, сокланып кайткан идем.
Фән абый белән бер чорда яшәвем белән бәхетлемен, үземнең концертларымда аны да, халыкны да куандырып чыгыш ясаган идек. Үземнең дә кәефем булган иде, – дип хатирәләре белән уртаклашты Әнвәр Нургалиев.
Фән Вәлиәхмәтов «Сөембикә» редакциясендә кунакта
Фото: © Фәгыйлә Шакирова
Руслан Кираметдинов: «75 яшьлек юбилейларыбызны да бергәләп оештырырбыз әле, дип әйткән сүзе бар иде»
Татар эстрадасы җырчысы Руслан Кираметдинов:
Фото: © Нияз Галиев
– Фән абый Вәлиәхмәтовның китеп баруы турында авыр хәбәр алдык кичә… Соңгы арада Фән абый белән бик якын аралаша идек. Узган ел ул минем Чаллыдагы туган көн концертымда һәм Казанда УНИКС залында узган концертларымда чыгыш ясады. Казан тамашачысының әлеге легендар җырчыбызны соңгы тапкыр минем концертта күргән булуы да мөмкин. Халык Фән абыйны шундый җылы кабул итте, аягүрә басып алкышлады.
Фото: © Нияз Галиев
Үзем концертларымда Фән абый репертуарыннан «Бүгенгесе кадерле» җырын башкарам. Әлеге җырны беренче тапкыр Фән абый башкаруында Салават Фәтхетдиновның туган ягы – Аксәит авылындагы Сабан туенда ишеттем. Бик ошатып, «каршы килмәсәгез мин дә җырлар идем бу матур җырыгызны» дип, үзеннән шәхсән рөхсәт сорадым. Фән абый миңа әлеге җырын ике дә уйламыйча бирде. Мин, гомумән, Фән абыйның моңлы, мәгънәле җырлардан гына торган репертуарын бик яратам. Әле планнарыбыз бик күп иде. 75 яшьлек юбилейларыбызны да бергәләп оештырырбыз әле, дип әйткән сүзе бар иде. Бу теләге чынга ашмый калды…» – диде Руслан Кираметдинов.
Руслан Кираметдиновның концерт директоры Айдар Сәфәргалин да Фән абыйның арабыздан китүенә бик борчылуын белдерде:
– Шулхәтле рәхәт, җайлы, фикерле кеше иде. Безне бик җылы кабул итте. «Җегетләр, хәлләрегез ничек? Ничек гастрольләрегез?» – дип, үзе дә шалтыратып хәлләрне белешә торган иде.
Шундый ачык, позитив күңелле, шаян кеше. Бик күп төрле темаларга сөйләшә торган иде безнең белән. Милли темаларны да күтәрде. Татарстанны, безнең тамашачыны чын күңеленнән ярата иде ул. Чаллыда эшләгән елларын еш искә ала торган иде. Биредә үзенә фатир бирүләре турында да горурланып, сөенеп сөйли торган иде.
Күңелдә бер үкенеч калды. Фән абыйның Түбән Кама шәһәрендә дә чыгышлар ясыйсы килгән иде. «Егетләр, мин Түбән Каманы да яратам. Анда концерт куя калсагыз, һичшиксез чакырыгыз», – дип әйткән иде. Кызганыч, былтыр Түбән Каманы үз графигыбызга кертергә өлгермәдек», – диде Айдар Сәфәргалин.
Марс Тукаев: «Ни кызганыч, лаеклы бүләккә ия булалмыйча калды»
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев:
Фото: Марс Тукаевның шәхси архивыннан
– Ышанасы килми! Кичә кичке 7 тулып киткәч Башкортстаннан Фәнир абый Галимов шалтыратты һәм: «10 минут элек Фән абый китте!» – диде... Мин баштан аңламадым, дөресрәге аңларга теләмәдем, күңелем белән инде күптәннән без көткән чираты килеп җитеп, Чувашстанга – Чабаксар шәһәренә аягына операция ясатырга гына киткән булса ярар иде, дип уйлап куйдым... Ләкин алай булып чыкмады, бакыйлыкка юл алган булып чыкты Фән абый! Чистарынып, пакьләнеп мунчадан чыгуга вафат булган...
Бик чиста күңелле кеше иде Фән абый... Аның белән күп җирләргә бергә барырга, сәгатьләр буе сөйләшеп утырырга, еш аралашырга туры килде. Тукай бүләген алсын өчен янып-көеп йөрүемә дә һәрчак рәхмәтле булды Фән ага. Ни кызганыч, лаеклы бүләккә ия булалмыйча китте… Ләкин барлык бүләкләрдән дә өстен булган халык мәхәббәтенә һәм хөрмәтенә ия иде чын Халык җырчысы!
Тыныч йокла, Фән абый! Урының җәннәттә булсын! – диде Марс Тукаев.
Зифа Нагаева: «Халкым бу моңны ничек озатыр да, синнән башка ничек яшәр, без бит Фәнле халык идек!»
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева:
– Өзелде җан бу хәбәрдән. Кичә генә шалтыраттың бит, 10 декабрьдә концертыңа яңа җырыңны әзерлим, операция яхшы гына үтсә, Алла бирсә, дидең. Халкым бу моңны ничек озатыр да, синнән башка ничек яшәр, без бит Фәнле халык идек. Гомер буе шулай булыр кебек иде. «Узган гомерем шулай тоелса да, бер җыр эчләренә сыярлык», – дип, җырымны сузучымның гомере өзелде.
Күз яшьләрем тыелгысыз, сансыз җырларымны халык күңеленә койдың, ул гынамы? Күпме ярдәмнәреңне тойдым, хөрмәтем дә, рәхмәтем да чиксез сиңа, оҗмах моңга тулыр инде. Ятим калды моңлы татар дөньясы, ләкин горурланам, Фәнле заманда мин дә булдым дип, гаиләңнең, бөтен сине сөйгән халкымның тирән кайгысын уртаклашам. Урыннарың оҗмах түрләрендә, караңгы гүрләрең якты булсын, дустым, – диде Зифа Нагаева.
Нәсимә Садыйкова: «Авыл егетләренчә җиңел генә, гади генә, әмма җаннарга үтеп керерлек җырлаганга ярата идек»
Журналист Нәсимә Садыйкова:
– Ярата идек без аны. Үз арабыздан чыкканга! Нәкъ авыл егетләренчә җиңел генә, гади генә, әмма җаннарга үтеп керерлек җырлаганга. Үзе дә бик гади, ихлас булганга... Халык мәхәббәте олы савап булып язылсын сиңа, халык рухын саклар өчен тырышкан ихлас җырчыбыз! – дип яза.
Ләбиб Лерон: «Күңелгә тиде... Һаман ышанасы килми»
Татарстанның халык шагыйре, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Ләбиб Лерон:
Фото: Ләбиб Леронның шәхси архивыннан
– Чын мәгънәсендә татар халык җырчысы. Ышанмый тордым бу хәбәргә. Сентябрьдә генә Төмәнәктә (Туймазыда) күрешкән һәм сөйләшеп торган идек бит әле. Күңелгә тиде... Һаман ышанасы килми... Әмма – нишли дә алмыйсың, үлем аяусыз шул... Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун! – диде Ләбиб Лерон.
Фото: Ләбиб Леронның шәхси архивыннан
Флёра Шәрипова: «Тальян моңы гына калды инде, кайтаваздай җанда яңгырар»
Интернет киңлекләрендә Фән Вәлиәхмәтовка багышлап шигырь иҗат иткән Флёра Шәрипованың шигыре таралды:
– И Аллам... Бөек шәхесебезне югалттык... Урыны оҗмахта, гүрләре якты, җаны тыныч булсын! Якыннарына сабырлык бирсен Аллаһы Тәгалә, – дип яза ул:
«Мәшһүр җырчы, оста тальянчыдан
Илаһи моң акты, түгелде,
Сезнең җырлар аша безнең күңел
Яктылыкка, күккә үрелде.
Тальян моңы гына калды инде,
Кайтаваздай җанда яңгырар...
Җан елавын урман сизде кебек,
Яфрак-яшьләр җиргә тамдылар...
Дөнья бетми шәмнәр сүнү белән,
Тик яктылык кими, сүрелә...
Сез булмагач, җырлар агылса да,
Бушлык калды безнең күңелдә...»
Фән Гавис улының гаиләсенең, якыннарының, аны хөрмәт иткән һәм яраткан милләттәшләребезнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Фән Гавис улы Вәлиәхмәтовның рухы шат, урыны җәннәттә булсын!
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
- Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов – 1951 елның 18 гыйнварында Башкортстанның Шаран районындагы Хафиз авылында туган. Уфа сәнгать училищесын (1979, Д.Ә. Мусин классы), Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1993, читтән торып) тәмамлаган.
- Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның концерт төркемендә 8 ел җырлый. Аннары үзенең концерт төркемен оештырып, ил буенча гастрольләрен башлап җибәрә.
- 1970 елдан Туймазы мәдәният сараенда солист булып эшли. 1973-1974 елларда Бүздәк районы мәдәният йортында хезмәт куя. 1979 елдан – Башкорт дәүләт филармониясе солисты. 1995-2005 елларда Чаллының «Болгар» бию ансамбле (хәзерге «Болгар» бию театры) җырчысы.
- Репертуарында Бәхти Гайсин, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фәнир Галимов, Нур Даутов, Вәлит Илембәтов, Венер Мөхәммәдиев, Рауза Сəхəветдинова, Рим Хәсәнов һ.б. композиторларның җырлары, татар («Герман көе», «Зөлəйха», «Шахта», «Күгәрчен гөрлидер», «Рамай», «Урман», «Васфикамиләкәем», «Әрәмә», «Сагыну», «Авыл көе», «Зөләйха», «Рекрутлар җыры», «Урам көе», «Арча яклары», «Каюм көе», «Акъяр көе», «Һаваларда йолдыз», «Чибәр кызга», «Зөһрә йолдыз», «Мәк чәчәге», «Күн авылы көе»), башкорт («Гайсә ахун», «Порт Артур», «Ялчыгол») халык җырлары бар.
- Татар халык җырларыннан, тальянда уйнап, аудиодиск чыгарган. Гөлшат Зәйнашева сүзләренә «Кердем карурманнарга», «1995 елның иң яхшы җыры» – «Әле дә дуслар бар әле», «Хәтеремдә, әткәй», «Хәсәншәех» (Алмаз Галин сүзләре, Венер Мөхәммәдиев көе); «Авылга бер кайтып килик», «Аңла инде», «Йөрәгемдә моңнарың», «Көзге чәчкәләр» (Мөфтәдин Гыйләҗев көе); «Моңаймачы, дускаем», «Сарманай» (Мөфтәдин Гыйләҗев көе, Вил Казыйханов сүзләре); «Казлар юлы», «Сагындырыр әле туган як», «Син Илешкә килсәң», «Сөйгән яр», «Бар иде яшь чаклар» (Роберт Миңнуллин сүзләре, Мөфтәдин Гыйләҗев көе); «Кулда тальян гармун» (Уран Кинҗәбулатов сүзләре, Мөфтәдин Гыйләҗев көе) һ.б. җырлар Ф.Вәлиәхмәтов башкаруында популярлашып китә.
- Фән Вәлиәхмәтов РФ төбәкләре һәм чит илләр буйлап гастрольләрдә йөри, татар халкының гыйбрәтле язмышка дучар булган вәкилләре белән еш очраша, шуңа күрә үз программасына милли аңны уята, җанга тынгылык бирми торган җырларны кертә. «Теләсә нинди җырга тотынмый, фәкать үзенә килешле, үзенә тиешле, үзенә муафыйк җырларны гына сайлап ала. Ул башкарган җырлар турыдан-туры халык күңеленә барып тоташа» (И.Шакиров).
- «ТАССРда БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә (1989), Казахстанның Күкчатау өлкәсе Кызыл-Яр авылында Ибраһим Сәләховның 80 яшьлек юбилеенда (1991, октябрь), Карелиянең Суоярви районында әдәби-музыкаль очрашуларда, Сабантуй бәйрәмендә (Аделаида, Австралия, 2006) һ.б. бик күп мәдәни чараларда катнаша. 2014 елда Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителгән иде.
-