Татарстанда «Халык инспекторы» мобиль кушымтасының яңартылган версиясен эшләтеп җибәрделәр. Сервисны «Kazan Digital Week» халыкара форумында тәкъдим иттеләр. Проект, Татарстан Республикасы Цифрлар министрлыгының беренче урынбасары Илья Начвин сүзләренчә, гражданнарны юл хәрәкәте иминлеген контрольдә тотуга активрак җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Төп яңалык шунда: татарстанлыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү өчен акча эшләү мөмкинлеге бирелде. Түләү суммасы билгеләнгән штрафның 25 процентын тәшкил итәчәк.
Республикада инде 10 ел эшли торган «Халык контроле» 21нче категория буенча хокук бозуларны теркәп барырга мөмкинлек бирә. Әмма акчаны шуларның җидесе өчен генә алырга мөмкин булачак. Алар арасында светофорның тыючы сигналына туктамау, телефоннан сөйләшү яки стоп-линиягә керү бар. Түләүләр суммасы 230 сумнан 1440 сумга кадәр җитә ала.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы мәгълүмат хокук бозу вакытында төшерелгән 30 секунд дәвамлы кыска видеороликлар рәвешендә теркәлә. Барлык төшерелгән материаллар, алга таба карау һәм хокук бозучыларга карата чаралар күрү өчен, Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә җибәрелә.
Бүләкләү, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, административ хокук бозу турындагы эш буенча карар законлы көченә кергәннән соң 40 эш көненнән дә соңга калмыйча башкарылачак.
Хәзерге вакытта яңартылган кушымтаны «RuStore», «App Store» һәм «Play Market» мәйданчыклары аша йөкләргә мөмкин.
10 октябрьгә кушымтаны 33 мең тапкыр күчереп алганнар. Акча алу максатыннан 4003 гариза булган. 8 октябрьдә, юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында хәбәр иткән өчен, беренче тапкыр премия түләгәннәр – бер кешегә 200 сум акча биргәннәр.
«Халык контроле» сервисының яңа функционалын Чаллы халкы төрлечә кабул иткән. Халыкның бер өлеше бу яңалыкны хуплый.
«Мондый бүләкләүне кертүләре бик яхшы. Машина хуҗалары нәрсә эшләгәннәрен аңларга тиеш. Алар бит кагыйдә бозып та, берни дә булмаячак, дип уйлаучы балалар түгел. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем «Халык инспекторы»н актив кулланам. Моны машиналарны бордюрларга һәм яшел зонага куймасыннар өчен, гадел хөкем өчен эшлим», – ди Максим Рощин.
Фото: © chelny-izvest.ru
«Мин, акча түләмәсәләр дә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу дәлилләрен урнаштырырга әзер. Тик менә хокук саклаучылар хәбәрләргә һәрвакытта да җавап бирми. Аерым алганда, бу – социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләргә кагыла. «Халык инспекторы» белән вазгыять башка булыр дип ышанам», – ди Павел Кручинин.
Чаллы машина йөртүчеләре арасында кушымтага шикләнеп караучылар да бар.
«Мөнәсәбәт уңай түгел, ә тискәре, – ди Марат Хисмәтуллин. – Хокук бозуларга чик кую, әлбәттә, яхшы. Әмма кайбер индивидлар монда акча эшләү ысулын күрергә һәм бу мөмкинлектән кирәгеннән артык файдаланырга мөмкин. Чөнки еш кына кайбер хокук бозулар көтелмәгән хәлләр һәм машина йөртүчегә бәйле булмаган факторлар аркасында килеп чыга».
Икенче автомобильче, Наил Галиев, сервисның камил булмавын әйтте.
«Бу фикер, һичшиксез, яхшы, әмма башкару бик үк уңайлы түгел. Мәсәлән, автодагы регистратор юлдагы хәлне даими яздырып бара, кызыл утка узуларын күрдең – саклап куясың. Шунда ук кызыл утка чыгуны яздырып өлгереп булмый, кагыйдә бозу тиз арада була – кушымта һәрвакыт эшләп торырга тиеш. Озаграк дәвам иткән хокук бозулар, мәсәлән, юл кырыеннан йөрү, тротуарда туктау, исемлеккә керми».
Шулай ук, машина йөртүче сүзләренчә, явыз ниятлеләр дә булырга мөмкин.
«Бервакыт шәһәрдә «Ларгуслар» йөрде: узып китү тыелган җирдә алар акрынайды, рөхсәт ителгән җирдә, киресенчә, тизләнде һәм үзләрен узып китәргә ирек бирмәде. Монда шундый вазгыять булырга мөмкин. Тиешсез урында узып китәргә өндәп, махсус рәвештә акрын барачаклар. Җәяүлеләр белән шундый ук вазгыять – кинәт автомобиль каршына йөгереп чыгарга мөмкиннәр, ә «напарнигы» бөтен эшне төшерәчәк, – дип фаразлады әңгәмәдәш.
Моннан тыш, автомобильчеләр, кушымта күбрәк җәяүлеләргә туры килә, дип ышана. Руль артында булганда, хокук бозуны теркәү шактый проблемалы булачак. Шул ук вакытта күпләр коллегаларын «сатарга» әзер дә түгел.
«Мин сервиска каршы түгел. Акчаны үзем эшлим, ләкин андый ысул белән түгел. Руль артындагы коллегаларымны сатмас идем. Мин дә машина йөртүче бит», – ди Ләйсән Закирова.
«Башка машина йөртүчеләр турында берничек тә хәбәр итмәс идем! Мин – совет заманында тәрбияләнгән кеше», – ди Руслан Садриев.
Фото: © chelny-izvest.ru
«Шул рәвешле без аңлырак җәмгыятькә таба атлыйбыз, – ди психолог, «Ника» психологик лагере җитәкчесе Оксана Киреева. – Аңлашыла, Россия менталитетында донослар тискәре төсмергә ия. Безнең хәтердә бабайларыбыз һәм әбиләребезнең Сталин чоры турындагы истәлекләре сакланган, моның өчен утыртырга, үтерергә мөмкин булганнар. Әмма хәзер моның белән шөгыльләнүче кешеләр куркынычсызлык планында, сәламәтлек һәм кеше гомерләрен саклау планында алга таба адым ясыйлар. Алар үзләре өчен генә түгел, ә башка юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә җаваплылык алырга әзер. Бу кешеләр – бер-берсе турында кайгырткан аңлы җәмгыять элементы».
Яңартылган «Халык инспекторы» эшенең Татарстанда хокук бозулар статистикасына һәм тулаем алганда аварияләргә ничек тәэсир итәчәге турында сөйләргә әле иртәрәк.
«Кушымта, һичшиксез, куркынычсызлыкка йогынты ясаячак. Әмма бу – шунда ук үз нәтиҗәсен күрсәтмәячәк. Яхшы якка үзгәрешләрне кимендә берничә айдан күрә алачакбыз. Хокук бозулар, аварияләр саны буенча статистиканы карарга кирәк булачак. Гомумән, ниндидер аерым статистика булырга тиеш. Аны өйрәнү бик мавыктыргыч процесс булыр дип ышанам», – дип хәбәр итте Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларына биргән интервьюсында Казан автоюристы Андрей Андриянов.
Өстәп әйтик, Татарстан – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәгән өчен бүләкләүләр кертелгән беренче төбәк түгел. Коми Республикасында, мәсәлән, хәбәр өчен 3 мең сумга кадәр түлиләр. Башкалада «Мәскәү ярдәмчесе» кушымтасы эшли. Бүләкләүне анда акчалата түгел, ә балл рәвешендә түлиләр. Аларны «Тройка» картасына, парковка счетына күчерергә яки бүләкләүләр кибетеннән товарлар сатып алырга мөмкин. Ә Марий Элда машина йөртүчеләргә, донос өчен, кинога, театрга һәм зоопаркка билетлар бирәләр.
«Челнинские известия» уздырган сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыгы хокук бозучыларны «сатмаячакларын» әйткән. Алар моны төрле сәбәпләр белән бәйли.
«Акча эшләү өчен, сез хокук бозучы машина йөртүчеләрне фотога төшерергә әзерме?» дигән сораштыруда катнашучыларның күбесе «бу – кабахәтлек» дип саный. Сораштыруда катнашучыларның 40 проценты шул вариант өчен тавыш биргән.
Тагын 24 проценты «әйе, әзер» дигән уңай җавап биргән. Сораштырылганнарның 20 проценты хокук бозуны теркәргә әзер, тик «мөмкинлек булса» гына. Ә менә 16 проценты моны эшләргә иренүләрен әйткән. Сайтта тавыш бирүдә 276 кеше катнашкан.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Руслан Асанов