«ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова гел яшь һәм гүзәл булып калу сере белән уртаклашты.
«Пластик операцияләргә – «юк» дим, мин стоматологка да барырга куркам. Гомерем буе 1 сәгать гимнастика ясыйм, битемә дә ясыйм. Үземне формада тотарга, бәлки, ул да ярдәм итәдер. Кибет «маска»ларын кулланганым юк, үзем ясыйм. Менә берсенең генә рецепты белән бүлешәм», – диде җырчы үзен һаман да 17 яшьлек кыз кебек хис итүен искәртеп.
1 аш кашыгы салкын сөткә әз генә желатин салырга һәм микроволновкада җылытып алырга, ул эреп бетә. Шунда С витамины салырга. Бу «маска»ны 1 ай буе көн дә, аннары атнага 1 ясарга. Ә ярты елдан соң тагын кабатларга кирәк.