«Реальное время» бүген Казанда ике кешедә тентү булуы турында хәбәр итә. Аларның берсе - журналист, "Сираҗи сүзе" гәзите баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи.
"Реальное время" фаразы шундый.
3 сентябрьдә Татарстан Югары судында присяжныйлар 20 ел элек ике кешене үтерүдә гаепләп кулга алынган Казан кешесе Ибраһим Зәкиевне иреккә чыгару турында карар чыгарган була. Бүген исә Ибраһим Зәкиевкә тентү белән киләләр һәм Тикшерү комитетына алып китәләр. Шулай ук бүген журналист Искәндәр Сираҗи өендә һәм редакциясендә тентү була һәм ул да тоткарлана. «Реальное время» бу ике вакыйга бер-берсе белән бәйле дип яза.
Искәндәр Сираҗи Ибраһим Зәкиев турында видеоролик яздырган. Шушы роликта исемнәре яңгыраган кешеләр үзләре турында шәхси мәгълүмат чыкты дип, тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.
Тикшерү комитеты «кеше турында шәхси материал җыю һәм тарату» факты (137 маддә) буенча җинаять эше кузгаткан.
Җинаять эше ике кешенең күрсәтмәсе буенча кузгатылган. "Реальное время" язуынча, бу күрсәтмәләр – фото һәм видеолар Искәндәр Сираҗиның ютубтагы ролигында күрсәтелгән.
Бүген исә журналистның хатыны Эльмира Сираҗи иртәнге алтыда тентү узганын, компьютерларга арест салынганын хәбәр итте. Ә Искәндәр Сираҗиның Тикшерү комитетына алып киткәннәр – аның шәхси информацияне таратуда шикләнелүен әйткәннәр. Эшендәге компьютерларны да алып киткәннәр.
Искәндәр Сираҗиның өендә һәм эшендә бер тапкыр тентү булган иде инде. Ул чагында ул гәзитне чыгаруда проблемалар булуфн хәбәр итте. Соңыннан аңа техниканы кире кайтардылар. Ул чагында аны кулга алынган журналист Алсу Кормаш белән элемтәсе булуда шикләнгәннәр иде.