Календарь

Октябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

04:00, 09.10.2024

Йоклап булмый, шом баса, гел арыган, гел борчылу – бу хисләрнең куркынычы нидә?

Кеше шомланса, куркуга калса – бу төрле психологик проблемалар турында аңлатырга мөмкин, ди психотерапевт, клиник психолог Сергей Мартынов. Бу турыда «Известия» яза.

Еш кына тынычсызлык халәте кешене җитди вакыйгалар – күченү, яңа эш урыны, кеше каршында чыгыш ясау, очрашу һәм башкалар вакытында биләп ала.

«Мондый чакта шом баса, куллар калтырый, йөрәк кага, тән кыза. Бу реакцияләрне табигать «алдан билгеләп куйган», һәм алар шактый рациональ. Алар безгә куркыныч очракларда сак булырга ярдәм итә. Ләкин шунысын аңлау мөһим – алар периодик рәвештә булса гына нормаль», – ди табиб.

Мартынов сүзләренчә, продуктив шомлану реаль вакыйгалар белән бәйле, ул гамәлләрнең логик планын сайларга ярдәм итә. Мәсәлән, экстремаль сәяхәткә чыкканда, кеше борчыла, максатка ирешү өчен экипировкасы җитәрме дип уйлана. Продуктив булмаган шомлануга килгәндә, ул килеп чыгу ихтималы аз булган вакыйгаларга бәйле. Мәсәлән, тәндә ниндидер ошамаган хис туса, дәвалап булмый торган авыру була, дип курку.

«Шомлану чынбарлыкка никадәр туры килә һәм бу мизгелдә нинди гамәлләр таләп ителә – шуны анализларга кирәк. Шомлануны киметү өчен, гамәлләр стратегиясен билгеләргә һәм максатка барырга кирәк», – ди психолог.

Әгәр шомлану хисләре бик еш булса, аның сәламәтлеккә зыян китерә торган булып үстермәскә кирәк. Йокы бозылу, гел арыганлык хисе, мускуллар тартылу, артык борчылу, игътибарны туплау мөмкинлеге кимү – бу хроник шомлану сигналлары һәм табиб ярдәме таләп ителә, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 71

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.