Элвин Грей псевдонимы белән җырлаучы артист Радик Юльякшин тагын шоу-бизнес вакыйгалары үзәгендә. Ул мәрхүмә Вәсилә Фәттахова репертуарыннан «Туган як» җырының көенә яңа сүзләр һәм яңа аранжировка белән «Дом родной» җырын чыгарган иде. Әлеге җыр тирәсендә зур низаг туып килә. Бу хакта социаль челтәрләрдә Элвин Грей үзе сөйләде.
Җырчы сүзләренчә, «Барс Медиа» директоры Камил Гәрәев, җырны татарчага тәрҗемә иткән автор Гөлнара Рәшитова һәм җырның фонограммасына хокуклары булган Григорий Байтирәков Элвин Грейга үз таләпләрен куйганнар. Җырны татарча башкарырга теләгән очракта, Элвин Грей аларның берсенә Казан үзәгеннән фатир сатып алып бирергә, «Барс Медиа» чараларында гомергә бушлай чыгыш ясарга һәм акчалата компенсация түләргә тиеш. Бу хакта ул тәфсилләп үзенең Телеграм-каналында һәм башка социаль челтәрдәге сәхифәләрендә яза.
«2016 елда милли шоу-бизнесны фаҗига тетрәндерде (милли эстраданың нюанслары белән таныш булмаганнар өчен язам). Бәби тапкан вакытта яшь башкаручы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова вафат булды. Ул «Туган як» җырының беренче башкаручысы. Аңа нибары 36 яшь иде. Еллар узгач мин «Комсомольская правда» газетасында бер язма укыдым. Анда әлеге хитның авторы һәм композиторы җырны миңа тапшырырга теләве хакында әйткән иде. Ул әлеге җырның Вәсилә истәлегенә яшәвен теләде. Әмма мин ул вакытта «Туган як»ны яздырырга әзер түгел идем. Маэстро каршында гафу үтенәм, мин 7 елга тайм-аут алдым һәм, ниһаять, моны эшләдем.
Без килешү төзедек. Авторга нинди күләмдә акча түләнгәнен бирегә язып тормыйм, әмма ул лаеклы сумма иде. Ул миңа җырның башкортча һәм русча сүзләре һәм көенә хокук бирде. Мин җырның сүзләрен башкортчадан татарчага үзгәртү өчен дә хокуклар сорадым, чөнки әлеге җыр нәкъ менә татар телендә хиткә әверелде. Мондый рөхсәтне мин язма рәвештә алдым.
Җырны Уфада шәһәр көнендә башкорт телендә җырладым. Кешеләрнең хис-кичерешләренә таң калдым. Менә бу көч иде!
Әмма концерттан соң сәер хәлләр башланды. Бөтен электрон мәйданчыклардан шәһәр көнендә җырлаган видеолар юкка чыга башлады. Без шикаятьләрне бер «Барс Медиа» хезмәткәре язуын ачыкладык. Миңа бу бик сәер тоелды, чөнки без бу оешма белән озак еллар дәвамында хезмәттәшлек иттек һәм алар тарафыннан явыз ният белән очрашырмын дип уйламаган идем.
Казанга кайткач, мин «Туган як»ны рус телендә яздырдым. Саунд -продюсер Александр Коновалов аранжировканы әзерләп бетерде һәм яңа сүзләр язды. «Дом родной» җырын үземнең каналыма куйдым. Чиратта Урал Рәшитов версиясе (рус телендә). Башкорт телендә дә җыр инде әзер, ул тиздән дөнья күрәчәк. Әмма бу ситуациядә бер нюанс бар.
Мин җырга алынмыйча йөргән әлеге 7 ел эчендә, Урал Рәшитов белән безнең артыбызда «Туган як» җырына каршы булган бер төркем оешкан икән. Алар җырны татарча башкаруга каршылык күрсәтә башлады.
Якынча фаразлар буенча, бу - җырның сүзләрен татарчага тәрбемә иткән (эшкәрткән) Гөлнара Рәшитова, Вәсилә Фәттахованың фонограммасына хокукы булган Григорий Байтирәков һәм, сез ышанмассыз… бүгенге татар эстрадасындагы төп кеше буларак күзалланучы Камил Гәрәев (Барс Медиа директоры). Имеш, ул җырның татарчага тәрҗемәсенә хокукларны Гөлнара Рәшитовадан берничә елга сатып алган.
Бу «куәтле төркем» хәзер мине җырны татарча башкарудан тыя, үтәү мөмкин булмаган шартлар тәкъдим итә (акчалата эквивалентта санаганда, миннән 100 миллион сум тирәсе акча таләп итәләр, ягъни:
- Казан шәһәре үзәгендә 45-65 млн. сумлык фатир;
- «Барс медиа»ның барлык чараларында гомергә бушлай чыгыш ясау. Минем бер чыгышымның бәясе 1,5 млн. сум дип алсак та, елына 3 тапкыр чыгыш ясаганда, 10 елга бу бәя 45 млн. сумнан да ким булмаячак.
-өченче дәгъвачы әле төгәл сумманы билгеләмәде, әмма аның 3 млн. сумнан башлануын чамалыйсыздыр.
Бу вазгыятьтә миңа бер нәрсә аңлашылмый. Ярар, Байтирәков 2000 нче елларда «Туган як» җыры белән пират кассеталарын саткан, ди. Гөлнара Рәшитова, мөгаен, җырны эшкәртү өчен телдән рөхсәт алгандыр. Ләкин ул автор түгел бит. Аның җырның сүзләрен кемгә дә булса сатарга хакы юк иде, чөнки бу бары тик тәрҗемә(эшкәртү) генә.
Әмма барыннан да бигрәк мине Камил Мәүлетович гаҗәпләндерде. Татар җыры, татар мәдәниятен популярлаштыруны кайгыртырга тиешле кеше, асылда барлык татарларның гимны булган җырны «юкка чыгарырга» омтыла.
Татарстанда бу җырның сүзләрен тәрҗемә итү 2 меңнән алып 50 мең сумга кадәр тора. Ләкин 100 миллион түгел бит инде. Миннән шул рәвешле көләргә булдылар. Йөз елга кредит бирә торган банкны каян табарга икән? (процентларсыз 100 миллион)», – дип яза җырчы.
Элвин Грей җырны башкарудан туктарга җыенмавы хакында әйтә. Җырчы бу проблеманы суд һәм юристлар аша хәл итмәкче.
«Менә мин сезгә бөтен дөреслекне сөйләп бирергә мәҗбүр булдым. Тик бер генә нәрсәне әйтә алам: вакыт һәм иҗат барысын да үз урынына куяр! Мин бу җырны барлык телләрдә җырларга телим һәм мин аны җырлармын. Якын арада релизлар көтегез, дуслар. Калганын судта махсус кешеләр өйрәнер. Ә без яраткан җырыбызны сезнең белән бергә җырларбыз», - дигән артист.