2-3 миллионлык концерт
Без барыбыз да аңлыйбыздыр: кеше һәрвакыт үсештә булырга тиеш. Сүз глобаль үзгәрешләр турында бармый. Үсеш дигәндә, үзеңә якын булган өлкәдә елдан-ел профессиональлегеңне арттыруны, күбрәк мәгълүмат туплауны, бәлки, карьера баскычы буйлап өскәрәк атлауны күз алдымда тотам. Яшәүнең бу принцибы артистларга да якын. Гадәттә, һәр сезон саен җырчылар сыйфатлырак аранжировкалар, кызыклырак концерт сценарие, матуррак костюмнар белән тамашачы алдына чыгалар. Рафис Кәлимуллин да осталыгын арттырып, тагы да камилләшеп, 2024-2025 җыр сезонын башлап җибәрде.
Тамашачы хәзер концертларга сайланып кына йөри. Төрле утлар, экраннар, җем-җем килеп торган эффектлар, җырларның сыйфатлылыгы, костюмнарның төрлелеге – барысы да тамашачының күбесе өчен концертның уңышлы яки уңышсыз узу критерийлары. Әлбәттә, шушы пунктлар арасында артистның җыр, бию сәләтләре һәм сөйләү осталыгы да бар.
Рафис бу сезонга әзерләнгәндә 2-3 миллион «тучны» тоткандыр. Концерт оештырып карамагач, чыгымнарның ничә сум тәшкил итүен төгәл әйтеп тә булмый, әмма һәр җыр яңгыраганда экранда барган клипларны гына төшерүе дә чама белән 1 миллион булгандыр. Тырышкан! Һәр җырга үз клибын төшергән. Экранда җыр сүзләре дә бар иде, рәхәтләнеп кушылып җырлап утыр. Җырлар арасында күрсәтелгән видео өлеше дә – үзе бер үзенчәлек.
Кайчакта, артистлар акчаны умырып кына эшли, дип әйтәләр бит. Быелгы концертка сарыф ителгән акчаны Рафис кайчан кайтара алыр икән? Әле залның да бит яртысы гына тулы. Билетларның сатылып бетмәвен күреп, концерт булмый, дип командасын кире бормаганы өчен, Рафиска аерым рәхмәт. Ә зал тулыр ул, бары тик бирешмәскә генә кирәк. Концерттан соң әти белән сөйләшеп утырдык, залның тулып бетмәвен әйткәч, әти менә нәрсә дип җавап кайтарды: «Сез бәләкәй чакта, – ди әти, – Илсөя Бәдретдинова концертына барган идек. Аның да залы тулы түгел иде. Ә хәзер әнә ничек күтәрелеп китте», – ди. Шулай булгач, Рафисның дә заллары тулы булыр әле. Икенче елга килегез, чын, киңәш итәм. Мин үзем дә Рафисның тавышы шул тиклем моңлыдыр дип уйламаган идем.
Артистларның бик әзендә сөйләү һәм концертны алып бару осталыгы импровизация ягыннан көчле. Югалып калу бик күпләргә хас. Әмма өйрәнү гаеп түгел һәм язылган сценарийны ятлап, тамашачы алдында чыгыш ясау – шулай ук гаеп түгел. Концерт алып барганда 2-3 урыны ясалма кебегрәк тоелса да, ярар, татарча сөйли бит, дидем. Ул ясалмалык, бәлки, Рафисның үзен белгәнгә, аның белән сәхнә артында аралашкач, сизеләдер. Рафис болай дип әйтмәс иде, дип уйлап куясың. Әле сезон башы гына бит, концертлар куя-куя, бу сценарий автомат рәвешендә сөйләнә башлар, мөгаен. Аннан соң Рафис көндәлек тормышында да: «Без синең белән яхшы мөгамәләдә бит, син минем белән килешәсеңме?» – дип, матур итеп саф татарча сөйләшер.
Сценарий авторы һәм, гомумән, бу концертның режиссеры – Марсель Мәхмүтов. Әйбәт! Нәкъ менә Марсель режиссер булган берничә тамаша караганым бар. Кешедә талант инде. Аның сценарийлары кабатланмый, һәм ул һәр артистны ача белә. Ул заманадан да калышмый, шулай ук тамашачыга якын булган сценарий да яза. Афәрин!
Концертның үзенә күчик.
Озын аяклы биючеләр, 80-90нчы еллар турында сөйләшү
Рафис Кәлимуллинның төркемендә 2 биюче, бас-гитарист Тимерхан, баянчы һәм концертның кайбер өлешендә гитарист та булучы Газинур бар. Һәм үзе инде. Болар – сәхнәгә чыгучылар. Билгеле, алардан кала администратор, тавыш операторы, ут өчен җавап бирүчеләр бар. Бу концерта тавыш операторы һәм ут өчен җавап бирүче янында утырдым. Моңа кадәр бу 2 шәхеснең концерт дәвамында (2,5 сәгать) бер ял итми эшләүләре турында уйланганым юк иде. Куллары – гел аппаратурада, махсус җайланмаларда, күзләре дә я сәхнәдә, я аппаратурада булды. Концертның сыйфатлылыгы, уңышлы үтүе алардан да тора. Мин, аларга карап, үземә дә энергия алдым. Алар үзләре музыка куялар, ритм, «туц-туц» дип яңгыраган тавышлар өстиләр, үзләре шул көйгә кушылып бииләр. Аларга карап, ирексездән, минем дә я башым, я кулым селкенә башлый. Молодцы, егетләр.
Рафис 1985 елгы. «Советлар Союзы баласы мин», – дип мактанды ул. «Кино төшерә башласалар гына, ул еллар группировка, стрелка, сугышуга кайтып кала», – дип, ул 80-90нчы елларның яхшы якларын искә алды. Төркемендәге Газинур белән Тимерхан 2001 елгылар икән. «Яшьләрне уздырабыз бит әле», – ди. Безне – яшьләрне уздырырга кирәкми, безгә үрнәк булырга кирәк, Рафис абый. Концертта быел шау-шу күтәргән «Слово пацана»га охшатыбрак төшерелгән видеотасма күрсәтелде (видеотасманың бер өлешен язма башындарак элдем). «Хәтта иң якын кешеләрең алдында да һәрбер әйткән сүз өчен җавап бирә торган кырыс вакыт иде», – дип йомгаклап куйды Рафис.
Шулай ук Рафис эстрададагы дуслык, сәхнәдә җырчыларның бәрәңге кебек күп булуы турында сөйләде. «Бәрәңге үскән кебек ул артистлар. Әле мин дә килеп өстәлгәнмен», – диде. Залда утыручы бер ир-ат: «Әле бәрәңге үсми шул, җырчылар гына чыгып тора», – дип көлеп куйды. Үзенең озын буйлы булмавы турында «алтын зур булмый» дип шаярып алды.
Рафисның сүзе күп тә булмады, җитте дә. Нон-стоп форматында бер 2-3 җыр башкара да, тамашачы белән аралашып ала, аннан кабат җырлый. Бу – концертның иң уңышлы «скелеты»дыр. Мәхәббәт, дуслык, әни, авыл, туганнар – актуаль һәм һәркемгә якын темалар. Салмак җырлар да булды, әмма мин тагын 1-2 җыр өстәр идем – бу бары тик минем шәхси карашым.
Биючеләр – Арча кызлары Динә белән Эльвираның, ай-һай, аяклары озын, ә күлмәкләре, итәкләре кыска, малааай. Чалбардан да чыктылар, бер озынрак итәк тә киделәр киюен, шулай да күпчелек кыскарак костюмнар сайлаганнар. Кайбер ир-атларга биючеләр өчен генә дә килергә була бу концертка. Дискотека форматында бииләр күбрәк, бию элементлары да бер төрле. Махсус шундый биюләр куелгандыр дип уйладым. Татар халык җыры «Ай, дубыр-дубая»га «лушче» чыкмасыннар. Татарча матур биемиләр. Яки инде бию укытучысы Нигина Низамиевага барсыннар, өйрәтеп җибәрер. Ә дискотека форматындагы көйгә биюләре, кул болгаулары, «йомшак урыннары»н селкетүләре – ярарлык.
Рафисны да биергә өйрәткәннәр. Җырчы алардан яхшырак бии, чөнки артистизм бар. Ул елмая, мимикасы белән эшли, күз дә кысып куя шунда. Хәтта «йомшак ноктасы»н да матуррак селкетә кебек, әллә мин хатын-кыз булганга шулай тоелдымы, белмим.
Бас-гитарист Тимерхан да бер җыр башкарды. Бәрәңгеләр турында сөйләгәндә: «Тагын берсе чыгып килә», – дип игълан итте аны Рафис. Чыгып килә генә әле, ә инде Чаллы тамашачысы каршында чыгыш ясады. Уңышлар, Тимерхан. Бер генә сүз: җыр тәмамлангач, тиз арада сәхнә артына кереп китәргә ашыкма. Бас-гитараңда уйнагач та, басып торырга иде бераз зал каршында. Тамашачы алкышы, белүемчә, артист өчен – иң баллысы һәм иң кирәклесе бит ул.
Газинур баянда уйнады. Гармун һәм баян – татар концертларында һәрвакыт яхшы кабул ителә инде алар. Газинур Чаллы кияве булырга уйлап тора әле. Йөргән кызы да, Аллаһ насыйп итсә, булачак «теща»сы да концертта бар, иделәр. Булачак «теща» киявен тиешенчә бәяли алгандыр, дип уйлыйм. Газинур килештереп уйный, җырларның кайбер өлешләрендә күзләрен дә йомып куя хәтта. Үз шөгылеңнән, эшеңнән ләззәт аласың икән, димәк, син дөрес юлда.
Рафис яшьләр белән эшли. Яшьләрне зур сәхнәгә чыгару – үзе бер саваптыр ул. Яшьләр белән бер тирәдәрәк йөргәч, үзең дә картаймыйсың. Молодец.
Үзенчәлекле бүләк тә бирделәр Рафиска – мунча себеркесе, мунчада кия торган баш киеме һәм чәй. Ул чәйнең исе генә чәйгә охшамаган иде, Рафис бу хакта үзе дә шаярып алды. Концерт дәвамында ул чәйне баш киеме астында яшереп тотты. Башта үзе алдына ук куйган иде, әллә исе тия башлады, концерт ахырларында сәхнә артына чыгарып куйды.
Концерт тиз ритмда барды. Вакытның үтүе сизелмәде дә. Шатландым Рәфис өчен! Мин сыйфатлы татар эстрадасы яклы. Тырышкан, күпме көч түккән, акчасын да кызганмаган җырчы өчен ничек шатланмыйсың, ди инде?! Аннан соң Рафис белән безнең формаль булмаганрак урында да күрешкәнебез бар. Сәхнә, сәнгать, җыр турында сөйләшкәндә аның күзләре янып тора. Алдагы иҗат юлында да уңышлар телик.
Йомгак итеп...
Рафисның «Кабат туам» дигән җыры бар. Шушы җырның өченче куплеты үзем турында, ди ул. Анда мондый сүзләр бар: «Бәхетсезме бәхет эзләп очкан былбыл?! Аның әле җырланасы җырлары бар». Һичшиксез, җырланасы җырлар да, куеласы концертлар да әле алда. Сез дә Рафисның концертларына йөрегез, ял итеп алырсыз.
Рафистагы артистлык осталыгы әнисе Фәүзия ападан киләдер. Хатын-кызның язмышы шул инде ул: я гаилә, я сәхнә. Күрәсең, кияүгә чыгып, авылда төпләнгәнгә, Фәүзия апа яшь чагында ук сәхнәгә чыга алмаган. Гаилә тормышы, 4 бала – шулай итеп, зур сәхнәгә чыгу кичектерелеп торган.
Концертта ул да чыгыш ясады. Олыгаеп барган көнеңдә улың яшьлек хыялыңны чынга ашырсын әле! Фәүзия апа – бәхетле әни, күзләреннән күренеп тора: ул улы белән бик горурлана.
Фәүзия апа әле дә Норлат районында яши. Авылындагы мәдәният үзәгендә режиссер булып эшли. Сер итеп кенә әйтәм: Марат Готыф улы Әхмәтовның яраткан җырчыларының берсе икән ул. Ут чәчрәп тора инде! Киләсе сезоннарда дуэт көтеп калам. Очрашуларга кадәр!