Газета.ru хәбәр итүенчә, Харьков янында Илдар Дадин һәлак булган. Ул 2015 елда Россия тарихында беренче буларак митингларга чыгу кагыйдәләрен бозган өчен реаль срокка хөкем ителде. Аны 3 елга утырттылар. Митингка чыгу кагыйдәләрен даими бозу турындагы маддәне «Дадин» маддәсе дип атадылар.
Аның һәлак булуы хакында «Осторожно, новости» телеграм-каналы хәбәр итә.
2017 елда Дадинга каршы җинаять эше туктатылды. Дадин Югары суда аша, законсыз рәвештә хөкем ителгән өчен 2,2 млн сум акча ота алды.
Азат ителгәч, Дадин митинг-пикетларда катнашты, 2022 елның мартында Россиядән киткән. Аннары ул Украина ягына чыгып, Украина хәрби көчләре составында сугышкан, дип хәбәр итә канал.
Дадин Илдар Илдус улы 1982 елгы. Мәскәүдә туган.