Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

07:00, 06.10.2024

Тавышланып уйнаган балаларга тынычландыра торган дару биреп агулаганнар?

Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә 4 бала агуланган. ШОТ каналы хәбәр итүенчә, өлкәннәргә ял итәргә комачауламасын һәм шаулашмасыннар өчен, аларга антидепрессантлар биргәннәр дип шикләнәләр икән.

Вольск хастаханәсенә кичә Барановка авылыннан 5 һәм 9 яшьлек ике бертуган малайны һәм аларның 7 яшьлек кыз туганнарын китерәләр. Алар ниндидер дару белән агуланган дип фаразлыйлар. Бераздан хастаханәгә башка гаиләдәге 13 яшьлек кызны китерәләр. Полиция ачыклаганча, бу кыз шушы 3 балалы гаиләгә кунакка килгән була. Балалар шаулашып уйный башлый.

Шулай ук балалар йөткерүгә каршы препарат эчеп тә агуланган дип уйлыйлар икән.
Хәзер бу йорттагы барлык ризыкка экспертиза ясала. Балаларның хәлләре уңай якка киткән, аларның гомеренә берни дә янамый, диелә.

Источник: Intertat
просмотров: 90

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.