Чувашиянең Чебоксар районы Синьялы авылында 44 яшьлек ир саксызлык белән баласы үлеменә сәбәпче булуда гаепләнә.
Прокуратура хәбәр иткәнчә, 27 август көнне 2 яшьле бала ишегалдында уйнап йөргән. Бер көн элек әтисе канализацияне чистарта һәм капкачын нык итеп япмаган була. Бала шунда баса һәм егылып төшә.
Әти кеше үзенең гаебен таныган.