Фото: Әнвәр Нургалиевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның мәхәббәт турындагы чираттагы җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Җаным диеп» җырының авторлары – Илдар Ногманов һәм Илшат Гыйниатуллин.
Артистның иҗаты белән кызыксынучылар җырны тыңларга һәм югары бәя дә бирергә өлгергән.
«Җаным диеп, җаным диеп,
Сагыныплар сине сөюләрем.
Уйлап сине адашып мин,
Көнен-төнен белми йөрүләрем.
Йөрәгемнең «мине генә ярат әле» дип тибүләрен,
Карашыңнан утлар кабып,
Көлгә калып, янып-көюләрем...»