«Хезмәт даны» газетасы журналисты Эльвира Миңнәхмәтова Починок Кучук, Төркәш авылларында һәм Кукмара шәһәрендә махсус операциядә һәлак булучылар белән хушлашу турында яза.
«Починок Кучуктан Антон Владимирович Николаев (21.05.1989 - 13.04.2024), Төркәштән Тимербай Әмирхан улы Рәкыйпов (12.03.1969-23.09.2024), Кукмарадан Айрат Вилсур улы Минһаҗев (04.01.1975 - 24.07.2024) махсус операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булдылар. Геройларны соңгы юлга озатырга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район җитәкчелеге, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре килде», дип яза газета.
«Ата-аналарны тынычландыру өчен сүз табып булмый. Ни генә әйтсәк тә, аларны кайтарып булмый. Әмма алар безнең хәтердә илебезне яклап һәлак булган геройлар булып калачак. Авыр туфраклары җиңел булсын», – дигән район башлыгы Сергей Димитриев.
Тимербай Рәкыйпов
Айрат Минһаҗев
Антон Николаев