Екатеринбург үзәгендәге Музыкаль комедия театрында янгын вакытында бер хезмәткәр һәлак булды. Барлыгы 105 кеше эвакуацияләнгән, алты кешене янгыннан коткарганнар, әмма 1966 елгы Дмитрийны коткарып кала алмыйлар. Бу хакта РИА Новости яза.
Янгын дүртенче катта, 15 квадрат метрлы гримеркада башлана. Ут кыска ялганыштан чыккан дип фаразлыйлар. Бу вакытта театра иҗади түгәрәкләргә йөргән балалар да була. Коридорлар төтен эчендә калгач, алар чыгарга дип чабыша башлый. 10 кеше ут тозагында кала, алар арасында бала да була. Гримеркада актерларның шәхси әйберләре, киемнәре яна башлый. 5 кеше тәрәзәләрне ватып түбәгә чыга алган, дип яза SHOT.
Янгын вакытында чыгу юллары бикле булып чыга, шуңа да кешеләргә түбәгә чыгарга туры килә. 105 кешене эвакуациялиләр, янгын курынычы астында калган 6 кешене коткаралар. Әмма бер кешене коткара алмыйлар.
58 яшьлек Дмитрий Поликарпов техник цех хезмәткәре булган. Ул сцена механикасы, лифтлар өчен җаваплы була. e1.ru сайты язуынча, гримеркада нәрсәдер ремонтлаганнар. Аннары кешеләр анда шартлаган сыман тавышлар ишетә, ут чыга. Шуңа да кыска ялганыш булгандыр дип фаразлыйлар. Дмитрий балаларны коткарырга булыша, аннары утны сүндермәкче була. Әмма ул пешә, төтенгә тончыга. Аны театр бинасыннан алып чыгалар, әмма ул ашыгыч ярдәм машинасында барганда үлә.
Дмитрий әнисе белән яшәгән. Хатыны белән аерылган була, уртак балалары булган.
«Ул лифтер булып килде, бераздан аны цех өчен җаваплы итеп куйдылар. Ул тыныч, эчми торган, намуслы кеше иде, – дип сөйләгәннәр театрда. – Аны утны сүндерергә җибәргәннәр, дип сөйлиләр...»
Театр хезмәткәрләре сөйләвенчә, акча аз булу сәбәпле, театрда электриклар, сантехниклар юк икән. Шуңа күрә Дмитрийга электрик эшен дә, сантехник эшен дә башкарырга туры килгән. Гримеркада да ремонтны ул ясаган дип әйтүчеләр бар икән – әмма бу никадәр дөрес икәне билгеле түгел.