Ростов-Дон шәһәрендә ике бала балалар бакчасы ишегалдында кулланылган шприц табып ала һәм бер-берсенә кадаганнар, дип яза ИА Регнум.
Тәрбияче алардагы шприцны күргәч, алып ташлый. Хәзер бу балалардан В, С гепатитына, сифилис һәм ВИЧка анализ алачаклар. Бу анализны әле аларга ярты ел тапшырырга туры киләчәк, чөнки кайбер авырулар, әйтик ВИЧ ярты елдан соң гына ачыкланырга мөмкин, диелә хәбәрдә.