Казанда гамәлгә куелган һәм төп эшчәнлеге көнкүреш товарларын күпләп сатуга бәйле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Әкият» курчак театры җитәкчелеген товар билгесенә хокукларны бозуда гаепләп судка кадәрге претензия турында хат юллавы турында язган идек. Зиннур Хөснияр инсценировкасы буенча, Тукай әкиятенә нигезләнеп моннан 16 ел элек куелган «Су анасы» спектаклен тамашачыларга күрсәткән өчен, «Әкият» курчак театрыннан әлеге җәмгыятькә 3 көн эчендә ярты миллион сум акча түләвен таләп итә. Хатта язылганча, ширкәт шушы претензияне алган көннән Курчак театрына «Су анасы» товар билгесен кулланып билетлар сатуны һәм спектакль күрсәтүне тыя. Курчак театры тарафыннан закон бозу фактының дәлиле итеп 250 сумлык билет китерелә. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять таләпләр үтәлмәгән очракта судка бирәчәге турында кисәтә. Шулай ук, җәмгыятьнең дәүләт учреждениеләренә хөрмәт белән каравы, алга таба аерым шартларда лицензион килешү төзү мөмкинлеге турында искәртелә. Сүз «Национальные игрушки» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять турында бара.
Әлеге тема җәмәгатьчелектә аптырау тудырды. Темага ачыклык кертү өчен, редакция «Данпатент» патент бюросы юристы Данир Габитов белән элемтәгә керде. Белгеч фикерен тәкъдим итәбез:
«Роспатент товар билгесен теркәр алдыннан экспертиза этабында теркәү өчен заявка бирелгән товар билгесе составында танылган әсәрләрнең исемнәре, билгеле фразаларның булу-булмавын тикшерергә тиеш. Товар билгесен дәүләт теркәвенә алудан баш тартырга мөмкинлек биргән барлык нигезләр РФ ГК 1483нче маддәсендә, шул исәптән РФ ГК 1483нче маддәсенең 9нчы пунктында (монда нәкъ менә авторлык хокуклары турында сүз бара) бәян ителгән. Монда халык иҗаты яки авторлык иҗаты булуы мөһим түгел. Биредә «Су анасы» һәм «Шүрәле» – нәкъ менә Тукай иҗатындагы әсәрләрнең һәм персонажларның исемнәре.
Әгәр Роспатент товар билгеләрен мондый әсәрләр һәм персонажлар турында белмәве яки аз хәбәрдар булуы сәбәпле теркәгән булса, мондый теркәүләрне Патент бәхәсләре буенча палатада дәгъва итәргә мөмкин. Иң мөһиме, автор яки авторның варислары мәнфәгатьләре яклана. Бу очракта әлеге авторлык хокукларының законлы варислары булу-булмавы турында сорауга төгәл генә җавап биреп булмый, монда мәсьәләне тирәнтен өйрәнергә кирәк.
Гомумән, әлеге теркәлгән товар билгеләре буенча коллектив ризасызлык мөрәҗәгате җыеп һәм бу мөрәҗәгатьне Патент бәхәсләре буенча палатага җибәрергә була – бу килеп туган вазгыятьтән чыгуның беренче ысулы.
Икенче ысул – әгәр бу товар билгеләренең беркайда да кулланылмавы яки шартлы рәвештә ниндидер магнитикларда гына кулланылуы ачыкланса (товар билгеләренең класслары киң булуын искә алып), хокук иясе 3 ел дәвамында товар билгесен кулланмаса, мондый теркәүне Патент бәхәсләре буенча палатага мөрәҗәгать итеп юкка чыгарырга мөмкин.
Әлегә товар билгеләре теркәлгән һәм гамәлдә икән, хокук иясенең гамәлләре тулысынча законлы булып тора. Монда шуны билгеләп үтәргә мөмкин: теоретик яктан әлеге фактны хокуктан явызларча файдалану дип танырга мөмкин, әмма хокуктан явызларча файдалану фактын бары тик суд яки монополиягә каршы орган гына билгели ала, шуңа күрә нинди дә булса югарыда әйтелгән органның тиешле карарыннан башка әлеге фактны хокуктан явызларча файдалану дип атарга ярамый.
Бу очракта башка театрларга нишләргә? Бу хәлне Габдулла Тукай әсәрләре исемнәре үрнәгендә карасак, ачык чыганаклардан күренгәнчә, Тукай исеменә кагылышлы төрле фондлары яки автор мирасын мәдәни җайга салу мәсьәләләренә катнашы булган башка оешмалар бар, мәсәлән, музейлары эшли. Минемчә, әсәрләр, персонажлар исемнәрен нәкъ менә шундый хокук ияләренә товар билгеләре сыйфатында теркәү иң дөрес юл булачак, һәрхәлдә аларның авторның законлы варислары белән элемтәдә булуын расларга мөмкин. Ә театрларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә әсәрне сәхнәгә куяр алдыннан яки авторлык һәм башка патент хокукларына кагылышы булган чаралар үткәрер алдыннан бу хокукларның рәсмиләштерелү тәртипләрен тикшереп аудит үткәрергә кирәк. Хокукларның авторлар һәм авторларның варислары белән тиешенчә рәсмиләштерелгәнлегенә инангач кына чараларны оештыру эшенә керешергә мөмкин.