«Апамның сөйгәне сугыштан әйләнеп кайтмады...»
Фатир ишеге ачылуга, каршымда матур гына күлмәк кигән, йөрү өчен махсус урындыкка тотынган Ирина ханым чыкты. Бүлмәгә үткәч, ул сүзне апасы белән таныштырудан башлады:
Бүген апам белән икәү яшәп ятабыз. Ул миннән 3 яшькә олырак, без һәрвакыт бергә булдык. Раиса – 1923 елгы. Соңрак без гаиләбез белән Кыргызстанның Җәләлабад шәһәренә күчендек. Анда мәктәпне тәмамладык, аның чыгарылыш кичәсе көнне сугыш башланды. Әти Раисаны авыл мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп урнаштырды. Соңрак, педагогика техникумын тәмамлагач, без икебез дә, билгеләнү буенча, буенча Казанга эләктек. Апам гомеренең күп өлешен Казанның 6нчы гимназиясенә багышлады. «Мәгариф отличнигы» билгесе, «Хезмәт ветераны» исеменә ия булды.
Кызганыч, апам кияүгә чыкмады, балалары юк. Аның сөйгәне Василий сугыштан әйләнеп кайтмады…. Апамның миннән башка бер кешесе дә юк. Шуңа күрә, ул минем карамакта, миңа 98 яшь, тиздән 99 була. Хәзер ярдәмче урындык белән генә йөрим, кызым бик булыша, атнасына 2 тапкыр социаль хезмәткәр килеп йөр, минем өчен бу – зур ярдәм. Апам – минем иң зур мәшәкатем, аны ашатам, карыйм. Шулай икәүләшеп яшәп ятабыз.
Фото: © Зөлфия Шәвәлиева
Ирина Фәйзуллинаның шәхси архивыннан
«Ипи бирәләр дигәч, уйламый да, бер кисәк ипи өчен укырга кердем»
Ирина ханым, сез быел 99 яшегезне тутырасыз, сезнең балачагыгызны искә төшерик әле, ул ничек үтте?
Мин 1926 елны Алабуга шәһәрендә тудым. Ләкин балачагым Кыргызстанның Җәләлабад шәһәрендә үтте. Ул – артык зур булмаган, бик матур, кояшлы шәһәр. Без анда 1930 елда күчендек, Урта Азиядә ул елларда укытучыларга кытлык булган. Безнең бит телләр бик охшаш, татар телен белсәң, анда аңлашып була иде. Аларның үзләренең остазлары булмагач, Татарстаннан кешеләр чакырганнар. Әтине дә берничә ел Кыргызстанга китәргә үгетләгәннәр. Аңа анда тормыш яхшырак кебек тоелгандыр иде. Әтиемнең 2 абыйсы да Ташкентта тора иделәр, алар, монда Татарстанга караганда яхшырак, эш бар, килегез, дип хатлар язып тордылар. Әтием математика укытучысы иде, анда баргач, ул педагогика училищесына эшкә урнашты. Мин Алабугадан ничек киткәнебезне хәтерлим: поездда барганда һәрбер тукталышта чәй ясарга кайнар су артыннан йөгерә идек, поезд тавышы, кысрык вагоннар бүген дә күз алдымда.
Әтиегез – укытучы, әниегез кем кем булып эшли иде?
Әнием дә укытучы иде, кияүгә чыгып, сеңлем белән без тугач, хуҗабикә булды. Әти эшли иде, әни бик әйбәт хуҗалык алып барды. Бик оста тегә, чигә иде. Һәркөн тәмле ашлар әзерләп торды. Нәрсә генә пешерми иде ул – чәкчәк, вак бәлеш, шулпалы бәлеш. Әти өйдә кечкенә мичләр ясый, әни сугышка кадәр шунда камыр ризыклары пешерә иде. Сугышка кадәр без бик яхшы яшәдек, әти әйбәт хезмәт хакы ала иде. Ләкин сатып алырга мөмкинлек булса да, кибетләрдә әйбер юк, аяк киеме, өскә кияргә кием табып булмый иде.
Шулай да җылы булгач, ашарга җиләк-җимешләр, яшелчәләр бик мул була иде. Сугышка хәтле Мәскәүгә барганыбызны хәтерлим – аннан күп кенә әйберләр алып кайттык. Сугыш башлангач, ул киемнәр кечерәйде, без үстек, җәй көне яланаяк йөри идек, кыш көне нәрсә бар – аякка шуны урадык. Барыбер аяклар өши иде, бик авыр булды ул еллар. Алыштырып кияргә күлмәк тә юк иде хәтта. Кич юасың да, икенче көнне торгач, киясең. Пәлтә юк, башка юк. Нәрсә генә булгандыр, әйтә алмыйм, бер әйбер дә юк иде кебек. Шулай яшәргә тырыштык.
Балалар өчен әйберләр турында әйтмим дә инде, хәзерге кебек уенчыклар юк иде. Иң беренче тапкыр 7нче сыйныфта уенчык өстәл бүләк иттеләр. Мин аның белән зураеп беткәнче уйнаганмындыр инде, үземнең кызым туып, уйнап ватканчы, миндә булды ул. Минем өчен ул әллә нәрсә иде. Безнең уенчыклар гомумән юк иде, иң истә калганы – резин туп. Уенчык кибетләре дә юк иде. Китаплар, әкиятләр укып үстек. Мәктәптәге дәресләрдән мифлар истә калган, аны 5нче сыйныфта укыта башладылар. Геракл, Зевслар турында бик яратып укый идем. Ватан тарихы, КПСС тарихы фәннәре беренче планда укытыла иде.
Җәләлабад шәһәрендә 1943 елда рус мәктәбен тәмамладым. Балачагым якты, советларча булды. Мәктәптә 1нче сыйныфтан октябрятка кердем, аннары пионер булдым. Мин бөтен җирдә катнашырга, сайланырга ярата идем. Кечкенәрәк чакта мине отряд җитәкчесе итеп куймасалар да, алыштыручы («заменевой») итеп куюларын сорый идем.
Югары уку йортына ничек кердегез?
Мәктәпне мин алтын медаль белән тәмамладым һәм 1943 елда Ташкентның тимер юл югары уку йортына укырга кердем. Дөресен әйтәм, тимер юллар, гомумән әлеге юнәлешкә бөтенләй кызыксынуым юк иде, тимер юл институтында 600 грамм ипи бирә иделәр, ә без 300 грамм ипигә яши идек. Башка институтларда мондый әйбер юк иде. Шунда ипи бирәләр дигәч, уйламый да, бер кисәк ипи өчен укырга кердем.
Институтны 1949 елда тәмамладым, татар кызы булгач, «распределение» буенча Казан тимер юллар үзәгенә җибәрделәр. Ул вакытта шундый кагыйдә бар иде – институт бетергән инженерлар иң түбән вазифалардан башлап эшли. Весовщик, стрелочник – барлык вазифаларны да үттем. Аннары контейнерлар пункты җитәкчесе итеп куйдылар. 2нче ел эшләвем иде, бу – минем өчен бик югары дәрәҗә булды. Анда 1 ел эшләгәч, Казанның тимер юл җитәкчелегенә эшкә алдылар. Аннары шунда ук комсомол юнәлешенең секретаре итеп сайладылар. 1973 елда Казанда Вахитов районын булдырдылар. Мин яңа төзелгән районның беренче секретаре итеп сайландым. Шунда озак еллар эшләп, пенсиягә иттем.
Советлар Союзында хатын-кыз җитәкче булып эшләү авыр булдымы?
Пионер булган еллардан ук егетләрне этә-төртә сайланырга тырыша идем. Яшь чактан ук ир-егетләр коллективында эшләдем, алар белән бер рәттә булырга тырыштым. Авыр булды дип әйтә алмыйм, район җитәкчесе – ул ир-ат профессиясе булгандыр инде, ләкин мин бер дә бирешми идем. Эшем миңа ошый иде, бөтен сере дә шулдыр.
Фото: © Зөлфия Шәвәлиева
Ирина Фәйзуллина беренче рәттә уңнан өченче
«300 грамм ипи ашап торган чаклар... дәрес кайгысы юк»
Илебезгә зур кайгы алып килгән 1941 ел сезнең өчен ничек үтте? Сезгә анда 15 яшь кенә булган бит.
Сугышның беренче көнендә үк эшкә җигелдек. Баштан кырга башаклар җыярга җибәрделәр, солы җыйдык. Кат-кат әйләнеп, бер бөртеге тә төшеп калмасын дип җыя идек. Аннары мамык җыярга җибәрделәр (Кыргызстанда, аеруча Җәләлабад районында, мамык (хлопок) үстерү киң таралган. – авт.). Мамыкны декабрь аена хәтле җыйдык, уку булмады.
Сугыш башланып, берничә ай үткәч, бездә эвакуацион госпиталь ачтылар. Ул 3 этажлы педагогика техникумында урнашкан иде, мине шунда эшкә алдылар, анда нинди генә эшләр башкармадым! Нянечка да, сиделка да булдым. 1941 ел иде. Госпитальгә поездда яралыларны алып килделәр, госпиталь белән вокзал арасы берничә километр. Шәһәрдә бер йөк машинасы да юк, барысы да фронтта. Алар моңа кадәр дә күп түгел иде, сугыш башлангач, бер дә калмады. Яралыларны җиргә урнаштырганнар да, поезд китеп тә барган. Бу – кышка якынлашкан көз айлары иде, урамда салкын, пычрак. Без – мәктәп балалары, безне ашыгыч ярдәм кирәк дип, чакырып китерделәр. Арабызда барысы да диярлек кызлар, булса 1-2 егет булгандыр, чөнки барлык көчлерәкләрен башка эшләргә алып бетерә иделәр.
Безгә китереп ташлаган яралыларны госпитальгә илтергә куштылар. Миңа ул вакытта 15 яшь иде, барыбыз да ябык, ашамаган, ләкин барыбер, 4әр кыз тотып, шул ир-егетләрне күтәреп илттек. Алар барысы да берничә көн поезда барган, пычраклар, сасып беткәннәр, илтеп куйдык та, китәргә торабыз, шунда безгә: «Кая ашыгасыз, юарга кеше юк, юындырыгыз», – диделәр. Без, 15 яшьлек кызлар, олы-олы ир-атларны юындыра башладык. Күз алдына китерегез –алар ояла, чишенергә теләми, аларга карап, без оялабыз. Ләкин, юындырмасак, тагын да төрле авырулар барлыкка килер иде. Безне орышалар инде: «Кызлар, монда егетләр юк, яралылар гына бар», – дип. Ничек булдырдык, шулай юындырдык инде. Шуннан соң киредән, күтәреп, палаталарга ташыдык. Аннары алар янына килеп карый идек.
Ул елны мәктәпкә 3нче сменага йөрдек, дөм караңгы, керосин лампалары белән укырга туры килә иде. Иртән госпитальгә барабыз, көне буе эшлибез дә, аннары укырга. Партага ятып йокыга киткән вакытлар да күп булды, ләкин тырыша идек. Аеруча математиканы, рус телен аңларга тырыша идек, калган фәннәргә алай игътибар да булмагандыр инде. Хәл дә юк иде, 300 грамм ипи ашап торган чаклар... дәрес кайгысы юк.
Шулай, инде әйткәнемчә, 1943 елда мәктәпне бетереп, Ташкентка институтка керергә киттем. Керүен кердем, ләкин укудан кала күбрәк эшләргә туры килде. Баштан солы җыярга җибәрделәр, аннары Казахстанга дөге җыярга. Ул суда үсә, аны тездән суга кереп җыя идек. Көне буе урак белән эшләргә кирәк, куллар киселеп бетә, бөтен тән яра белән тула иде. Ашарга ипи юк, иртә-кич тозсыз дөге ашаталар. Аннары аннан кайтып җитмәдек, мамык өлгерде, аны җыярга киттек. Институтта гыйнварда гына укый башладык.
Олысыннан кечесенә кадәр фашистларга каршы торырга кирәк иде. Мин зарланып әйтмим. Без чын патриотлар идек.
Аяклар үсә, яңа аяк киеме юк. Җәй көне Ташкентта яланаяк йөри идек. 40 градус эсселек, аякны пешерә, күләгәләр буенча сикереп йөрергә тырыша идек. Кыш Ташкентта ягылмый торган тулай торакта яшәдек. Туңмас өчен 1 караватка 6 кыз бергә, бер якка карап ята идек, шулай җылырак кебек тоела иде. 6 матрас аста, 6 одеял өстә. Кемнең пәлтәләре, башлыклары, бүрекләре бар – бөтенесен киеп ятасың. Институтта беренче кышны шулай чыктык. Пыяла ишекләр, ягарга әйбер юк, бәдрәф урамда. Булган бөтен көч белән исән калырга тырыша идек.
Ул еллардан нинди дә булса шатлыклы вакыйгалар сакланамы күңелегездә?
Сугыш елларында иң зур шатлык – ул мунча иде. Анда барыр өчен берничә километр чират торырга кирәк. 6шар сәгать көтәсе, берәр кеше чират ала да, аннары син аны алмаштырасың. Аена бер эләгеп була иде мунчага. Бетләр дә була иде инде, кандалалар күренми иде, алар җылы ярата, ә бездә салкын. Шулай инде, исән калырга тырыша идек.
Ничек кенә авыр булса да, ул – минем яшьлек елларым. Яшьлегемне күздә – яшь, күңелдә елмаю белән искә алам. 1941 елны елы фронтка җылы киемнәр җыялар. Иң авыл ел иде ул, безнең ил сугышка әзер түгел, фронтта гына түгел, тылда да кияргә кием юк. Шунда мин кайттым да: «Әти, киемнәр җыялар», – дим. Ул: «Кызым, бездә бит аның хәтле җылы киемнәр юк», – ди. Урта Азия – анда чагыштырмача җылы климат. Шунда мин әтигә: «Менә бит өстеңдә свитер, салып бир, аларга кирәгрәк», – дидем. Әтием өстенә кигән киемен салып, фронтка җибәрде. 15 яшь иде миңа, хәзерге акылым булса, үз әтиемнең соңгы киемен өстеннән салдырмаган булыр идем, әлбәттә, яшьлек... Аннары энәләр җыйдылар, безнең әни тегә, чигә иде. Әнинең 5 энәсе бар иде, шуның 3сен, әйдә, бирик, безгә 2се җитә, дидем. Әни биреп җибәрде. Менә шундый патриотлар идек без. Ил өчен соңгысын бирдек. Үзебезгә бернәрсә дә кирәкми иде.
«1943 ел ашханәдә ташбакалардан пешергән аш белән истә калды»
Нәрсәләр ашый идегез сугыш вакытында?
Алда институттан бирелә торган 600 грамм ипи турында әйткән идем, безне алдамадылар, шул ипине бирә иделәр. Ананан кала институтта ниндидер «бурда» (аш – авт.) пешерә иделәр. Анда нәрсәләр бутаганнардыр инде, анысын хәтерләмим, тәм ягыннан ул бик тәмсез була иде, ләкин ашказанына нәрсә булса да керергә тиеш. Иң шатлыклы көннәр – ташбака ашы пешергән көннәр, аларны Кыргызстан далаларыннан егетләр җыя, аннары зур казанга салып аш пешерә иделәр. Ашта берәр булса да ташбака сөяге эләксә – бу иң зур бәхет. 1943 ел ашханәдә ташбакалардан пешергән аш белән истә калды.
3 айга 1 тапкыр 100 грамм сары лимонлы түгәрәк конфетлар бирә иделәр. Аны саклап кына ашый идек. Җәләлабадта укыганда, карточкалар белән 300 грамм ипигә чират торып ала идек. Аны алырга әни йөри иде. Без иртән укырга 1 чынаяк чәй эчеп китәбез, ул чәй дә түгел инде, әни җыйган үләннәр белән кайнар су. Ән,и чират торып, ипине алгач, аны 3кә бүлә – иртән, көндез, кич ашарга. Аннары мәктәп тәрәзәсенә килеп шакый иде дә, без тәнәфес вакытында чыгып шуны ашый идек. Шулай исән калдык. Мәктәптә балалар ачлыктан егылган вакытлар да күп булды. Парталарга тотынып йөри идек.
Җиңү көнен ничек каршы алдыгыз?
Җиңүне 1945 елда Ташкентта каршы алдык. Ул көннән дә шатлыклырак көнем гомеремдә бүтән булмады, һәм булмаячак та. Берничә көн «тиздән җиңү турында хәбәр итәкчәкләр» дигән сүзләр йөрде. Ул көнне «мөһим хәбәр булачак» дип алдан әйттеләр, төнне йокламый, радио төбендә утырып чыктык. Җиңүне төнлә игълан иттеләр. Ишетүгә тулай торак белән урамга йөгердек, кулга-кул тотынышып, трамвайларны тота идек. Алар да ачуланмый, туктап тора иде, урамда кемнәр бар, барыбыз да бергә шатлана идек. Юлда барганда форма кигән кеше күрсәк, күккә чөя идек. Иң бәхетле көнебез – 1945 елның җиңүле Ташкенты, 9 мае иде бу.
«Телевизордан хәрби операция ничек барганын тыңламыйча, йокларга ятмыйм»
Сез үтә дә катлаулы, ләкин шул ук вакытта бик бәрәкәтле тормыш юлын үткәнсез, бүгенге яшьләргә нәрсәләр әйтер идегез?
Тормыштан ямь табып яшәргә кирәк. Бөтен әйбердән дә ямь табарга, бүгенге көн белән кызыксынып яшәргә. Мин хәзер начар ишетәм, ләкин телевизордан хәрби операция ничек барганын тыңламыйча йокларга ятмыйм. Мин анда нәрсә булганын белергә тиеш. Безнекеләр кайларга барып җиткән, тагын кайсы нокталарны алганнар. Болар барысы да миңа кагыла!
Украина ничек шулай үзгәргәнен аңламыйм, без яшь чакта, минем дусларым арасында бик күп украиннар бар иде. Алай гына да түгел, безнең шәһәрдәге госпитальне таркаткач, күп яралылар урынсыз, өйсез калды. Мин караган палатадагы бер егет – Коля Деридович – украин егете белән бик дус идем. Аның уң кулы һәм уң күзе юк иде, сул кулы һәм бер күзе генә эшли иде. Аны госпитальдән соң ниндидер картлар йортына җибәрергә теләделәр, чөнки карарга кеше кирәк. Ул миңа хатлар яза иде, башка язар кешесе булмагандыр инде, якыннары барысы да Украинада. Ул миңа: «Менә мин кайгырам, беркемгә дә кирәгем юк, нишлим икән», – дип язды. Шунда мин уйладым да, әтиләргә әйтәм: «Без – ике кыз – апам белән, әйдәгез, Коляны гаиләгә алыйк, улыгыз булыр», – дидем. Ташкентка сорап хат язарга куштылар, яздым. Берничә көннән Коля безгә кайтты. Әти-әнигә ул «мама», «папа» дип эндәшә иде, безгә «сестренки» дип. Шулай украин егете безгә «абый» булды.
Фото: © Зөлфия Шәвәлиева
Коля Деридович уртада
Әкренләп, ул бер кулы белән эшләргә өйрәнде. Соңрак военкомат аңа Җәләлабад янындагы бер авылда писарь булып эшләргә тәкъдим итте. Җәй көне ул анда әти ясап биргән велосипедта йөри иде, ә кышын 15 километр араны ничек үтәргә? Җиңелрәк булсын өчен, ул шунда бер апага квартирага кергән булган, кызганыч, шуннан соң без аның эзләрен югалттык. Коля ул ападан ни өчендер качарга мәҗбүр булган, аннары ул ханым аны безгә килеп тә эзләде. Ләкин без Коляны беркайдан да таба алмадык. Бик кызганыч булды, мин Коля язган хатларны һәм аның фотографияләрен бүген дә кадерләп саклыйм. Украин туганыбызның язмышын белү бик кызык булыр иде…
Сез ирегез белән 35 ел гомер кичергәнсез, гаиләгез турында да сөйләгез әле. Ничек таныштыгыз?
Биюләрдә, әлбәттә. Мин дә биергә ярата идем, ул да. Чакырды да, икәү бик әйбәт биюебез ачыкланды. Ул кичне ул башка беркем белән дә биемәде. Шуннан мине очрашуга чакырды, аннары ярты елдан соң язылыштык та. Ул вакытта театрларга йөрдек, яңа елны бергә каршыладык. Ноябрьдә таныштык, 1 майда язылыштык. Икебез дә 30 яшьтә идек инде, сузмадык. Минем ул вакытта 12 метрлы бүлмәм бар иде, өйләнешкәч, шунда икәү яши башладык. Ирем Семён Григорьевич бик акыллы кеше иде – инженер булып эшләде, үз эшен бик яратты, эштә үлде дисәң дә була. Иртә китте, без 35 ел бергә гомер иттек, 2 бала тәрбияләп үстердек. Бүген балаларым, оныкларым килеп, хәлләремне белеп торалар, апам белән шулай яшәп ятабыз.
Рәхмәт, Ирина ханым! Сезгә нык сәламәтлек телибез!
Фото: © Зөлфия Шәвәлиева