Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

16:00, 30.09.2024

Чебен агуыннан үлгән дүрт баланы бергә җирләгәннәр, әтиләрен җавапка тартырга мөмкиннәр

Красноярск краеның Назаров районы Красная Сопка авылында агуланып үлгән дүрт баланы җирләгәннәр. Бу хакта «РИА Новости»га авыл башлыгы Олег Пономарев хәбәр иткән.

Малайны һәм өч кыз бертуганнарны җирле зиратка, бергә җирләгәннәр. Район хакимияте җирләү һәм мәрасим оештыруны тулысынча үз өстенә алган. Гаиләгә, ярдәм йөзеннән, авылдашлары да акча җыйган.

Пономарев билгеләп үткәнчә, җыелган акча җирләү өчен генә түгел, ә балалар каберенә чардуган һәм кабер ташы кую өчен дә акча җитәчәк.

Авыл башлыгы бу хәлне зур фаҗига дип атый.

20 сентябрьдә күп балалы гаилә кичке аштан соң үзен начар хис итә башлаган. Аларны хастаханәгә китергәннәр. Соңрак дүрт бала – 6, 11, 12 һәм 13 яшьләрдә – вафат була. Аларның әтиләре һәм йөклелекнең соңгы аенда булган әниләре исән калган.

Башта, гаилә авыл кибетендә сатып алынган пилмән яки тавык белән агуланырга мөмкин, дип фаразладылар. Әмма бу версия продуктларны тикшергәннән соң расланмады.

Суд-химик экспертиза һәлак булган балалар тәннәрендә инсектицид чарасы компонентларын тапкан. Сорау алганда әтисе ул көнне йортны бөҗәкләрдән дихлофос белән эшкәртүен сөйләгән.

«SHOT» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, балаларның әтиләрен саксызлык аркасында үлемгә китергән өчен җинаять җаваплылыгына җәлеп итәргә мөмкиннәр.

РФ Тикшерү комитеты өйдә табылган дихлофосны җитештерә торган компания вәкиленнән дә сорау алган.

Источник: Intertat
просмотров: 58

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.