Мәскәүдән Тбилисига ял итәргә барган 27 яшьлек Арина Глазунованың үкенече үлем белән үлгән.
Ул дус кызы белән урамнан "Веселые ребята" төркеменең "В последний раз җырын җырлап бара.
"Нет, я не жду тебя, но знай, что я любила
В последний раз, в последний раз..."
Алар бер-берсен телефонга төшереп бара. Бер мизгелдә кызы арты белән борылып бара, һәм, юлны күрмичә, җир асты юлына егылып төшә.
Җир асты юлының киртәсе булмаган, ул юлдан бераз гына күтәрелеп торган, шуңа кызны саклап кала алмый.
Кызның баш сөяге ватылган, ул шунда ук үлгән.
Социаль челтәрләрдә җир асты юлына киртә куймаган җирле хакимиятне тәнкыйтьлиләр. Шулай ук кызга алдына карап барырга кирәк иде дип язучылар, аның дус кызын тәнкыйтьләүчеләр дә бар.