Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

18:41, 27.09.2024

Махачкалада АЗС шартлаган - куркыныч кадрлар

Дагыстан башкаласы Махачкалада АЗС шартлаган. Шартлаган вакыт видеорегистраторга эләккән.

Дагыстанның сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы шартлау вакытында 4 кеше һәлак булганын хәбәр иткән. Мэш биш кеше һәлак булуын, шулар арасында мәктәптән кайтып барган укучы да барлыгын язган. Яраланучылар – 10 кеше, аларның икесе авыр хәлдә, дип хәбәр ителә.

Әлегә шартлау сәбәбе билгесез. Эчке эшләр министрлыгы, хокук саклау органнары, МЧС, сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре шартлау урынына килгән. Әмма бераздан АЗСта тагын бер шартлау булу сәбәпле, янгынны сүндерүгә керешмәгәннәр – тагын да шартлаулар булу ихтимал дип уйлыйлар.

Әлегә АЗСта шартлау шул ук бинадагы кафега урнаштырылган газ баллоны аркасында булган дип саныйлар. АЗС шул яктан – кафе булган урыныннан яна. Шаһитлар да шартлау шунда булды дип әйткән.

Дагыстан башлыгы Меликов та шартлау урынына килүен әйткән, һәлак булучылар һәм пешүчеләр булуын язган.

Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.