Мәскәү өлкәсендә, М-12 трассасында 25 яшьлек Казан эшмәкәре һәлак булган. Аның номерлары багажнигында булган – күрәсең, штрафлардан качар өчен шулай эшләгән, дип яза «Татарстан 24».
Видеорегистраторга эләккән роликта аның «Ауди» автомобиле куып узып китәр өчен, юл кагыйдәләрен бозып, тоташ сызык булган урында сул полосага чыккан йөк автомобиленең артына килеп бәрелә. Ул тизлекне ике тапкыр арттырган булган дип фаразлана (200 км/сәг) тирәсе.
Моңа кадәр эшмәкәр егет социаль челтәрләрдә үзенең тиз йөргән видеоларын урнаштырып мактана торган булган. Шул роликларның берсендә аның сәгатенә 300 километр тизлектә йөрүе күренә. Ул 700 ләп штраф җыйган булган, дип сөйли «Вести 24».
«Российская газета» язуынча, егет Станислав исемле. Аның хатыны Екатерина ире белән Мәскәүгә барырга тиеш булуын, әмма иң соңгы мизгелдә кире уйлавын әйткән. «Беркем дә фаҗига булыр дип уйламады, соңгы моментта гына барысы да үзгәрде», дигән ул. Екатерина иренең күп штрафлары булуын кире каккан, йөк автомобиле йөртүчесе тоткарланган дигән. Әмма RT каналы бу автомобиль йөртүчесенең 142 мең сумлык штрафлар җыйганын, шуларның 4,5 меңе түләнмәгәнен язган.