Календарь

Февраль 2025

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

   |  →

15:41, 26.09.2024

Рөстәм Асаев: «Намазга бастым, дин кешене нык үзгәртә»

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, 4 бала әтисе Рөстәм Асаев кунак булды.

Алып баручы Лилия Кадыйрова артисттан хыяллары һәм үзеннән канәгать булу-булмавы турында сорады.

– Быел хыялымны чынга ашырдым: биш вакыт намазга бастым. Дингә ныклап килдем. Ул кешене нык үзгәртә, яхшы якка үзгәртә. «Тегесе кирәк, бусы кирәк» дигән әйберләр артта калды. Булганына шөкер! Аллаһ үзе күрсәтә ул, нәфес дигәннең башына суга башлыйсың. Ә тормыш – ул өч көнлек дөнья. Күңелдә тәртип урнаштыра башладым. Күңел тынычлыгы, калеб, яратып бара торган эшең, яратып кайта торган йортың булсын. Бәхет шулдыр. Халыкка бары яхшылык һәм изгелек эшләү.

Источник: Intertat
просмотров: 83
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения