Календарь

Апрель 2025

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

11:40, 26.09.2024

Бишенче класс укучысы укытучы күз алдында өченче класс укучысын кыйнаган

Түбән Каманың №31 мәктәбендә 5 класс укучысы 3 класс укучысын коридорда кыйнаган. Ул аның башына суга, башына тибә, буа торган алымнар куллана.

Кызның әнисе полициягә гариза язган, ул укытучыларны гаепли. Посттан аңлашылганча, бу хәл сишәмбе, 24 сентябрьдә төштән соң булган. Бу хәлне кемдер видеога төшереп торган.

«Малай аның башына суга, чәчен тарта, буа. Аннары башына тибә. Болар барысы да педагог күз алдында булган. Ул узып китә, бернинди ярдәм күрсәтми. Мәктәптә кызыма медицина ярдәме күрсәтмәгәннәр. Аны ялгызын гына өйгә кайтарып җибәргәннәр. Хәзер минем кызым, баш мие селкенеп, стационарда ята. Полициягә гариза яздым. Бу инцидентны контрольгә алуны сорыйм, педагогларның, минем кызымны кыйнаган малайның гаиләсен тикшерүне сорыйм», – дип язган баланың әнисе Регина М.

Полиция бу эшне тикшерә башлаган. «Бизнес-ОНлайн» язуынча, матбугат хезмәте бу вакыйгага башлангыч класслар укытучысы Эльвира Җиһаншина «оператив реакция күрсәткән, фельдшер ярдәм иткән», дип яза. Матбугат хезмәте конфликтның уенчык бүлә алмау аркасында килеп чыгуын хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә бу вакыйга зур шау-шу куптарды. Күпчелек ата-аналар ни өчен укытучы балага ярдәм итмәгән дигән сорау куя. Дөрестән дә, укытучы малай кызның башына типкәч кенә кычкыра. Аннары ул идәндә утырып торган кыз янына килми. Укытучы баланы ерактан күрмәгәнме, анысы билгеле түгел.

Үзләрен шушы мәктәптән дип язган кешеләр (бу дөресме-юкмы икәне әлегә билгеле түгел), малай башкаларны да кыерсыткан дип язалар.

Регина әйтүенчә, бу сугыш пластилин аркасында башланган. Малай кыздан пластилинны бирүне сорый, кыз бирмәгән. Ата-аналар төрлечә фикер йөртә – кайберәүләре андый сугыш чукмарларының сүзләрен тыңларга һәм үзеңне сакларга ди, кайберәүләр исә бу аларның агрессиясе тагын да артуга гына китерә һәм алар инде алга таба пластилин гына түгел, башка зуррак әйберләрне таләп итә, диләр.

«Балаларның рәхимсезлеге шаккаттыра. Ярар, малайлар сугышса инде, анысы була, әмма кызны кыйнау, аннары башына тибү – финиш. Димәк, баланың тәрбиясе – ноль, аның әти-әнисе кем икәненә карарга кирәк. Гомумән, балаларга бик күп әйбер рөхсәт ителгән, алар үзләрен король кебек тота. Ә педагоглар кая караган? Аларны аера алмаганнармы? Димәк, битараф калганнар. Аңлашыла, алар куркынган, әмма малайга нидер әйтсәләр, эшләсәләр, аларның үзләренә эләгер иде. Мондый очракта хокук саклау органнары педагоглар ягында булырга тиеш. Алайса балалар бөтенләй аздылар», – дип фикер йөртә «Именно Шулай» телеграм-каналында блогер Рәсим Хаҗиев.

Источник: Intertat
просмотров: 100
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения