Календарь

Февраль 2025

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

   |  →

21:13, 25.09.2024

Путин, массакүләм дрон һөҗүме булганда, атом бомбасы кулланылылуы ихтимал икәнен әйтте

Бүген Россия президенты Владимир Путин атом-төш коралына каршы тору буенча Иминлек Советы утырышы уздырды. Ул беренче тапкыр ачык тәртиптә узды.

Путин әйткән төп фикерләр:

  • Россиянең атом-төш доктринасында атом коралын куллану ихтимал булган илләр категориясе киңәйтелгән.
  • Атом-төш коралы булмаган ил, Россиягә һөҗүм ясаса, бу илгә атом-төш коралы булган ил ярдәм итсә, бу Россиягә һөҗүм дип бәяләнәчәк.
  • Белоруссиягә каршы һөҗүм булганда, Россия атом-төш коралы куллана ала.
  • Россия тарафына күпләп авиация һәм космос чаралары һөҗүм ясаган дигән мәгълүмат булганда, Россия атом-төш коралы куллана ала. Бу һөҗүмгә тактик, стратегик авиация, канатлы ракеталар, дроннар, башка төрле очкычлар керә.
  • Гадәти корал белән дә Россиянең бәйсезлегенә янарлык һөҗүм булса, атом-төш коралы кулланылырга мөмкин.
  • Атом-төш коралы Россиянең бәйсезлеген саклаучы гарантия булып тора.
  • Россия атом-төш коралының дөньяда таралмавын тели.
Источник: Intertat
просмотров: 100
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения