Календарь

Октябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:25, 25.09.2024

26 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

26 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

26 сентябрьдә Татарстанда бераз болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә исә, урыны белән 12 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, көнчыгыш һәм көньяк районнарда 0..-3 градуска кадәр кырау көтелә. Көндез +16..+21 градус фаразлана.

Кимүче ай. Ай Кысла йолдызлыгында.

Туфракны казырга, түтәлләр ясарга, тирес таратып чыгарга. Кырау төшү белән карлыгын, крыжовник һәм кура җиләге төпләрен йомшартып чыгарга кирәк, бу – корткычлардан котылу өчен эшләнелә. Тамыразыклар уңышын җыеп алырга. Җир кишәрлегендә чүпләрне җыеп түгәргә. Сырганак, кара миләш һәм кызыл миләшне, көзге алмаларны җыярга. Дәлия һәм башка күпьеллык үсемлекләрне казып алырга. Суганчалы чәчәкләрне утырту өчен уңышлы вакыт санала.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.