«Җәлилчеләрнең, һичшиксез, совет хакимиятенә дәгъвалары булгандыр»
Әңгәмә интервью алучыга бирелгән сорау белән башланып китте.
– Сез фильмны карадыгызмы? Нәрсәләр әйтер идегез?
– Бу – кертелгән акчаларны аклаган, кызыклы һәм сыйфатлы эшләнгән кино. Бердәнбер нәрсә – диалоглар миңа авыр тоелды.
– Әлбәттә. Ләкин эш шунда, ул чор тарихы бер дә җиңел түгел. Кешеләр авыр хәлләргә эләккән, бу вакыйга нәкъ менә шундыйлардан. Аның геройлары башта әсирлеккә эләгә, аннары легионда тотыла, аннары аннан чыгарга тырыша.
Шул ук вакытта аларның тарихы күп яктан уникаль. Нигә? Чөнки Плетцензее төрмәсендә 3,5 меңгә якын кешене җәзалаганнар, һәм 11е генә Кызыл Армия вәкиле булган. Башка совет кешеләрен анда мондый «хөрмәт» белән үтермәгәннәр. Анда ул вакытта инде Франция гражданкасы булган княгиня Вера Оболенская, «Кызыл капелла», «Ак роза» яшерен каршылык төркемнәренең катнашучылары җәзалап үтерелә. Һәм без Җәлил – Кормашев яки Кормашев – Җәлил төркеме буларак белгән кешеләрне.
Әйе, бер яктан, бу тарихта барысы да билгеле кебек, ә икенче яктан, анда, Плетцензеега, беркем дә бармый диярлек. Мин кайчак булам, тема белән кызыксына башлаганда ук бардым.
Фильмны күрсәткәннән соң, миңа анда нәрсәнеңдер батырлыкның билгеле бәян ителеше белән туры килмәве турында дәгъвалар белдерделәр. Кинәт барысы да барысын да белгән җәлилчеләргә әйләнделәр. Ләкин алар нәрсә өйрәнгәннәр? Шул ук ачык чыганаклар. Мин бу тарихка башкача якын килдем. Әле «Кара генерал» фильмы өстендә эшләгәндә үк мин әсирлек, лагерь, легион аша узган реаль кешеләр белән сөйләштем.
Радик Кудояров
Фото: © «Татмедиа» телеграм-каналы
Гомумән, мин «Кара урман»га шактый озак килдем. Һәм эшләргәме, эшләмәскәме дип озак уйладым... Менә әйтегез әле миңа, сезнеңчә, бу төркемнең батырлыгы нәрсәдә?
– Аларның һәлак булу ихтималы бик зур булган хәлдә тормышларын куркыныч астына куюларында.
– Күпмедер дәрәҗәдә әйе. Ләкин аңлыйсызмы, нинди әйбер. Мин сезгә бу сорауны биргәч, сез башта уйга калдыгыз. Сез бит моңа кадәр әллә ни уйламаган идегез, дөресме? Фишка нәрсәдә соң? Әйе, үлгәннән соң Советлар Союзы Геройлары, ә алга таба нәрсә?
Чынлыкта, бу кешеләр героизмының төп факторы шунда, аларның буыны туган илендә күп сынаулар узса да, алар үлемне сайлаганнар. Бу – һәркемгә дә бирелми. Бу кешеләр революция, гражданнар сугышы, ачлык, күмәкләштерү, яңадан ачлык, индустриализация, репрессияләр аша узган. Һәм, игътибар итегез, сугыш башланган вакытка хакимият моны гамәлдән чыгармый һәм гаепләми.
Ягъни бу егетләр һәм аларның башка иптәшләренең Совет хакимиятенә дәгъвалары булмый калмагандыр, аларның аның белән исәп-хисап ясау теләге дә булгандыр, ләкин алар бу антагонизмны җиңә алганнар. Аларга нәрсәләр генә вәгъдә итмәгәннәр бит. 1944 елның 7 февралендә үлем җәзасы чыгарылганнан соң, ни өчен алар төрмәдә тагын ярты ел яшәгәннәр? Ниндидер сәбәп булырга тиеш бит? Минемчә, бу вакыт дәвамында алар белән эшләгәннәр. Мин кайбер материалларның күчермәләрен күрүгә ирештем, һәм кайчан да булса оригиналларга барып җитеп, шул материал буенча документаль фильм төшереп булыр, дип өметләнәм.
Җәлилчеләрне җәзалау урынына чәчәкләр салганнан соң
Фото: © Радик Кудояров тарафыннан тәкъдим ителде
«Фильмның бюджеты чынлыкта бик тыйнак»
– Аларга нәрсә вәгъдә иткәннәр?
– «Безгә күчегез һәм без хөкем карарын гамәлдән чыгарырбыз». Чөнки легион Франциягә күчерелгән, һәм анда нацистларның да аның белән проблемалары туган – легионерларның бер өлеше партизаннар ягына күчкән һәм француз каршылыгы ягында сугышкан. Бу бит – барысы да бер тарих, аңлыйсызмы? Бу егетләрне соңыннан легион белән булган хәлләрдән аерып булмый. Кешеләр француз хәрби тәреләре белән бүләкләнгән, алар – каршылык күрсәтүдә катнашучылар. Без монда сугышкан «Нормандия – Неман» очучылары турында барысын да беләбез, ләкин Франциядә сугышкан татарлар турында берни дә белмибез.
Бу 11 кешене ниләр белән генә кызыктырмаганнардыр? Алар анда лагерьлардан соң эләккәннәр. Ә лагерь нәрсә ул? Бу – ачык һавадагы территория, кайчакта киртәләп алынган, кайчакта – юк, алар коточкыч шартларда, дизентериядә, ризыксыз яткан. Ә монда аларны юындыралар, киендерәләр, яхшы ашаталар.
– Әлеге темага тирәнтен чумган кеше буларак, сездән сорамый булдыра алмыйм. Мәрхүм бер татар язучысы моннан 15 еллар элек Җәлилнең әсир хәлендә НСДАП сафларына керүе, Гитлерга мактау одалары язуы турында пьеса язган һәм бастырган иде. Сез моңа охшаш нәрсәгә ишарәләр күрдегезме?
– Юк, очратмадым. Әйтик, Җәлил НСДАПка кереп, мактау шигырьләре язган булса да, без аның гомере ничек тәмамланганын беләбез бит. Монда иң мөһиме нәкъ менә шул.
«Кара урман» фильмын төшергәндәге күренеш
Фото: © Радик Кудояров тарафыннан тәкъдим ителде
– «Кара урман» проекты ничек барлыкка килде? Анда сездән башка кем катнашты?
– Мин бик үк гадәти булмаган юл белән киттем. Сез беләсездер, мин нигездә документаль кино белән шөгыльләнәм. Күп вакытымны шуңа багышладым. Һәм минем өчен уен киносы да кызыклы булачагын аңладым. Тик мин акча эзләү һәм алу юлы белән китмәдем, ә бары тик кыска метражлы уен фильмнары төшердем.
Шуларның беренчесен, 13 минутлык «Бүләк»не, үз акчама төшердем. Ул 31нче халыкара кинофестивальнең шорт-битенә эләкте һәм берничә трофей алды. Бу – төрле форматтагы фестивальләр: кечкенә, зур; әмма, шуңа да карамастан, бу – барыбер нәтиҗә. Өстәвенә, пандемия шартларында.
– Бу – нинди трофейлар иде?
– Португалиядә көчле фестивальдә ике яхшы приз, Мальтада иң яхшы актер өчен приз һәм башкалар.
Аннары икенче кыска метр – «Аттракцион» булды, ул 2022 елда чыкты һәм инде башка шартларга эләкте. Шуңа да карамастан, аның белән дә без 10-11 фестивальгә сайлап алындык һәм берничә трофей алдык.
Һәм менә шушы ике тест аша узгач, мин ниндидер зур вакыйга ясау турында уйландым. Бу, кабатлап әйтәм, гадәти алым түгел, чөнки безнең күп кенә кинематографистлар бюджетны акламаска да мөмкин. Тулы метрны төшерде, берни дә барып чыкмады, шуның белән бетте.
Менә сез сөйләшү башында фильмга салынган акча турында әйттегез. Чынлыкта ул бик тыйнак.
«Кара урман» фильмы трейлеры
«Фильмның прототиплары кайдан килеп чыкканын карагыз. Аларның кайсысы килмешәк?»
– Шулай да, кызык.
– Әйе, аларга кызык. Минем карашка, акча турында түгел, ә нидер эшләү турында уйларга кирәк. Мине, дөресен әйткәндә, кайбер кешеләрнең «Кара урман»га реакциясе гаҗәпләндерә. Йөриләр, үзара «килмешәк, килмешәк» дип пышылдашалар. Мин нинди килмешәк булыйм? Фильмның 11 прототибының кайдан килеп чыкканын карагыз. Өчесе Казахстаннан, берсе яки икесе Үзбәкстаннан чакырылган. Кемдер Мәскәүдән, Башкортстаннан, Татарстаннан – бөтен җирдән чакырылган! Бу тарихта аларның кайсысы килмешәк? Оренбург өлкәсендә туган Муса Җәлил дә килмешәкме?
Фильмда татар сөйләме, махсус язылган музыка, камера хоры башкаруында шәп җырлар яңгыраганын ишетү урынына... Әмма юк, бу турыда беркем дә сөйләми. Бюджет һәм «килмешәк» – сөйләшү өчен ике тема.
Сез бит кино ясауның нәрсә икәнен аңлыйсыздыр? Бу – җитештерү, кешеләр, бөр төркем әйбер. Бу – контроль. Әгәр контроль булмаса, барысы да таркалачак, һәм берни дә барып чыкмаячак. Әгәр боларның барысын да белмәсәң, әлбәттә, экран каршында ике сәгать ярым утырып, әйтергә була – ә, әйе... Безнең мәйданчыкта һәм аның тышында көн саен акылга сыймаслык хәлләр булды. Бу эштә көчле эмоциональ фон хакимлек итте, бу – минем фикерем генә түгел, бөтен командабызның да фикере. Эшнең башында ук оештыру характерындагы җитди проблемалар барлыкка килүгә карамастан, без боларның барысын да, Аллаһка шөкер, җиңеп чыктык.
«Кара урман» фильмын төшергәндәге күренеш
Фото: © Радик Кудояров тарафыннан тәкъдим ителде
– Шулай да әйтегез – фильмны кем хуплады?
– Беренчедән, әлбәттә, Рөстәм Нургалиевич [Миңнеханов]. Безнең очрашуларыбыз булды, без Җәлил турында гына түгел, Тукай турында да сөйләштек. Ул шул исәптән антагонистларны – әсирлектә безнең кешеләр белән очрашкан кешеләрне күрсәтү бурычын да билгеләде. Әлбәттә, мин аның белән килештем, чөнки антагонист табигатен кинода күрсәтү бик мөһим.
Шуңа күрә Җәлил аралашкан Рудольф Фляйшман – ул җыелма образ, анда чынбарлыкта яшәгән 3-4 нацист сыйфатлары берләштерелде. Хәтерләсәгез, Җәлил белән беренче очрашуында, ул: «Мин продразверстка отрядында хезмәт иттем», – дип әйтә. Фляйшман прототипларының берсе чыннан да продразверсткада хезмәт иткән, шул вакыт эчендә рус телен өйрәнгән. Россиядә Гражданнар сугышы башлангач, ул кире Германиягә китә, нацистларга кушыла һәм Өченче рейх юстициясендә карьера ясый. Бу – Роланд Фрейслер – нацистлар Германиясенең Халык суд палатасы рәисе.
Рудольф Фляйшман дип, аның кул астындагы егетне атыйлар. Аның фамилиясе хөкем карарында күрсәтелгән, ләкин аның кем икәнен беркем дә белмәгән. Мин моның белән махсус шөгыльләндем. Беренчедән, аның Рудольф икәнен ачыкладым. Аннары без аның сугыштан соңгы биографиясен таптык, ул бик кызыклы булып чыкты. 1953 елга кадәр ул, күп кенә нацистлар кебек, яшеренеп яткан. Ә 1953 елда алар чыга башлыйлар, һәм бу Фляйшман гражданлык юридик практикасы белән шөгыльләнә башлый. Аның хәрби биографиясендә, 1939 елдан алып 1945 елга кадәр ул халык суд палатасының гади хезмәткәре булган, диелә. Рядовой хезмәткәр дәүләт дошманнарына үлем хөкемнәрен чыгара – гаҗәп бит, әйеме?
Зөлфәт Закиров
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Җәлилне башка кеше уйнарга тиеш иде»
– Ә башка прототиплар?
– Тагын берсе – Маутхаузен концлагеры начальнигы, штандартенфюрер Франц Цирайс. Аның турында мин күп еллар элек Нюрнберг процессы тарихы өстендә эшләгәндә белдем. Нью-Йоркта Ричард Зонненфельд белән очраштым, шундый легендар кеше була, ул Нюрнберг процессында Америка прокуратурасының тәрҗемәчеләр төркеме җитәкчесе була. Ул сугыштан соң ук, шул исәптән Маутхаузенда эшләгән төркем составында була.
Зонненфельд миңа Цирайс турында, бу нацист һәм аңа иярүчеләрнең үзләрен ничек тотуы турында сөйләде. Аларның Маутхаузенда ниләр белән шөгыльләнүләре «Бүләк» һәм «Аттракцион»да күрсәтелә. Аларның икесендә дә – реаль тарихлар. Минем үземә дә, башка проект өстендә эшләгәндә, Маутхаузенда булырга туры килде, һәм әлбәттә, фәнни хезмәткәрдән аларның кайда һәм ничек яшәвен һәм башкаларны күрсәтүен сорадым.
Ричард мин бу турыда сөйләшкән бердәнбер кеше түгел. Мин Нюрнберг процессында булган Маркус Вольфны яхшы белә идем, ул радиожурналист була. Ул безнең гаилә дусты иде. Мин 12 лагерь аша узган, 2 ел Аушвицта калган Эрнст Мишельне белә идем, Йозеф Менгелены 2 тапкыр шәхсән күрдем. Мин Рудольф Гессның адвокатлары ярдәмчеләре булып эшләгән кешеләрне белә идем. Бердәнбер тоткын булып калган Гессны карап, аның хәлен бәяләү өчен Шпандауга килгәннәрне. Бу кешеләрнең миңа ул вакыйгаларны аңлауга керткән өлеше бәяләп бетергесез.
Кыскасы, фильмны Рөстәм Нургалиевич хуплады. Аның аңа ошадымы, юкмы икәнен белмим, сорамадым. Әмма Минтимер Шәрип улыннан (Шәймиев) сорадым, һәм ул аңа бик кызык булуын әйтте. Шулай булгач, мин, Рөстәм Нургалиевичка ышанычы һәм Минтимер Шәриповичка югары бәясе өчен рәхмәтле.
«Кара урман» фильмын төшергәндәге күренеш
Фото: © Радик Кудояров тарафыннан тәкъдим ителде
– Җәлил роленә актерны ничек сайладыгыз?
– Бу – нәкъ менә производство башында көтелмәгән күңелсезлекләр белән бәйле вакыйгаларның берсе. Җәлилне башка кеше уйнарга тиеш иде. Мин аны инде килештердем дияргә була иде, һәм менә... Бирмәделәр. Һәм мин производство башлана дигәндә, төп рольне башкаручысыз калдым.
– Нигә бирмәделәр?
– Ул бөтен спектакльләрдә дә катнаша, билетлар сатылып беткән, диделәр. Мин, шулай да, актерны җибәрүләрен сорый ала идем, тик җәнҗал куптармадым. Зөлфәт Закировка тәкъдим иттем, һәм ул бу рольдә бик яхшы ачылды, дип әйтә алам. Ул – бик талантлы егет. Аның кинода да, театрда да киләчәге зур булуына бик өметләнәм.
Ә аннары төшерү процессы тиз китте. Картинаны мин рекордлы срокларда төшердем.
– Сез картинаның фестивальләрдә катнашуын планлаштырасызмы?
– Бүгенгә без берничә фестивальгә гариза бирдек, унга якын, әмма әлегә бөтен җирдә кире кагу бара.
– Рус мәдәниятен бетерү белән бәйлеме?
– Безнең барыбызны да бетерү сәбәпле. Монда мин, әлбәттә, шаккатам, чөнки фильмны Россиядә генә түгел, ә чит илләрдәге дусларыма да күрсәтәм, һәм бу тарихка битарафлар юк.
Шулай булгач, безне кайда да булса күрсәтерләр, дип өметләнәм. Әмма әлегә перспективалар томанлы.
Фото: © «Бүләк» фильмыннан күренеш
«Әйе, сөйләшү 15 минут дәвам итә. Ләкин анда кабатлаулар юк, һәм үсеш бар»
– Әгәр мин бу сорауны бирмәсәм, укучылар аңламас дип уйлыйм: сез милләтегез буенча кем?
– Татар.
– Ни өчен сорыйм – сезнең проектларыгызның күбесе Башкортстан, Уфа, уфалылар белән бәйле.
– Әмма алар барысы да – милләте буенча татарлар. Тик мин моны педальләштерергә теләмәс идем, чөнки шунда ук башланачак – ә, ул милләтчеләр... Бездә бит шундый юк-бар белән шөгыльләнергә яраталар. Ә алар безнең милләттәшләребез генә, менә шул. Һәм, сүз уңаеннан, алар килмешәк түгел. Зур илнең төрле төбәкләреннән булган 11 герой кебек үк. Шуңа күрә Муса Фләйшманга: «Без барыбыз да – татар халкы вәкилләре, әмма без бер зур илдә яшибез, безнең башка Ватаныбыз юк», – дип әйтә.
Һәм миңа: «Сез беләсезме, шундый озын фильм, һәм анда тагын шундый уйлап чыгарылган фраза бар», – дисәләр... Әйе, мин аны 5 сәгатьлек итәр идем! Минем сөйләр сүзләрем күп. Һәм анда мин уйлап чыгарган әйбер юк. Әхмәт яшь егеткә: «Безнең халык үз-үзенә дошман!» – дип әйтә. Ул чагында Солженицынны яки Рыбаковны да гамәлдән чыгарыйк.
Мин фильмның теләсә кайсы күренешенең чыганагын күрсәтә алам. Ботка белән булган вакыйганы миңа әле мин үсмер булган чакта ук «свойственник» сөйләде. Ул үзе моның аша узган, янәшәсендә хәрби табиб булуы гына аны коткарып калган, табиб да әсир булган һәм «ашама, ашасаң үләсең» дип, аны туктатып калган. Аннары мин моның нинди солы икәнен махсус тикшердем. Аның ашказанына эләккәндә кабара торган кисәкчекләре бар, һәм син бу очракта берни дә эшли алмыйсың. Нацистлар чыннан да кешеләрне шулай мыскыл иткәннәр, моны сөйләгән кешенең исеме һәм фамилиясе бар.
Шулай итеп, минем картина уйдырма түгел. Ул, әлбәттә, авыр, ләкин... Боларның барысы турында ничек итеп күңелле вакыйга ясап булсын?
«Кара урман» фильмын төшергәндәге күренеш
Фото: © Радик Кудояров тарафыннан тәкъдим ителде
– «Оятсыз хәшәрәтләр»? («Бесславные ублюдки»)
– Әйе, бу – шәп гротеск. Тарантино – шәп егет, сораулар юк, ләкин, егетләр, сез киноны игътибар белән карыйсызмы? Вильгельм Пабст нацист булмаган, ә анда афиша эләләр – менә, Вильгельм Пабст фильмы һәм башкалар. Күрәсең, бу Тарантинога барыбер булган. Ләкин алай булырга тиеш түгел.
Мин сөйләгән барлык вакыйгалар – Нюрнбергтагы җәзалау, яки Плетцензеедагы җәзалаулар – болар барысы да алдан уйланылган һәм язылган күренешләр. Палач һәм аның ярдәмчеләренең киемнәре – референслар, алар чыннан да шулай күренгәннәр һәм киенгәннәр. Яки, әйтик, тәрәзәләрнең эчке капкачлары да нәкъ шундый булган.
Әйткәнемчә, моны язганчы, мин үзем анда бардым, бер тапкыр, икенче тапкыр. Бу – яхшы мәгънәдә театральлек. Нюрнбергта җәзалап үтерү дә – театр, Җәлилнең Фляйшман белән сөйләшүе дә, курчаклар да – барысы да театр. Әйе, 15 минутлык сөйләшү, тик игътибар итегез, анда кабатлаулар юк, һәм үсеш бар. Бу сөйләшү озакка сузылган, дигәнне мин чыннан да кабул итәм, әмма бу – акланган тарих. Фляйшман нишли? Башта ул Җәлилне бер ысул белән кызыктырырга тырыша. Барып чыкмаганын күрә дә әйтә: «Карале, әйдә, мин сиңа бер әйбер күрсәтәм» – бу инде икенче вариант. Аннары аны куркытырга тырыша – өченче вариант. Моны 3 минутка ничек сыйдырырга?
Һәм шул мизгелдә Муса үзенең бурычын хәл итәр өчен вакыт кирәклеген аңлый башлый – шигырьләрне тышка чыгарырга. Һәм Фляйшманга: «Миңа уйларга вакыт кирәк», – ди. «Кара урман» җырының мәгънәсе бик кызыклы бит: кара урманнан чыгу өчен яхшы атлар кирәк. Менә шул яхшы атлар – сугыштан соң ук аның шигырьләрен адресатка җиткергән кешеләр – Нигъмәт Терегулов, Андре Тиммерманс һәм башкалар.
Фото: © «Кара урман» фильмыннан кадр
«Данелия, Козаков, Захаров. Һәм Коппола»
– Картина өстендә эшләү һәм аны беренче тапкыр күрсәтү тәҗрибәсен сез ничек йомгаклар идегез?
– Сез беләсезме, режиссер дөрес эшләмәгән дип, бик озак казынырга мөмкин. Миңа калса, башкасы мөһим. Шунысы мөһим: Җәлил турында күп еллар эчендә беренче әсәр чыкты. Әйе, аны тәнкыйтьләргә була, тик, ни өчендер, миңа кадәр Муса турында уен киносы төшерелмәде. Моның да әһәмияте бар бит. Кемдер теманы япса, килмешәк Кудояров аңа якын килмәс иде, чөнки башка кешеләр барысын да эшләделәр, дияр иде.
Ләкин эшләмәделәр бит. Чөнки кешеләрне моның чыннан да кызык булуына ышандыру, сценарий язу, барысын да уйлап табу, актерларны, төшерү төркемен җыю алай ук җиңел түгел. Моны кыска вакыт эчендә төшерү, бүгенге көнгә иң яхшы техник сыйфатлы материал алу. Анда бит тавыш белән эшләү генә дә ни тора. Бөтен картина яңадан язылган: синхрон тавышлар гына ни тора, фильмда мәйданчыктан бер генә тавыш та юк. Персонажлар 4 телдә сөйләшә, барлык тарихлар минем дусларым – шул телдә сөйләшүчеләр, БМО тәрҗемәчеләре тарафыннан тәрҗемә ителгән.
Һәм кабатлап әйтәм, бу картинада бер генә очраклы сүз дә юк. Ул тарихчылар белән киңәшләшмәгән, сценарий язучыларны алмаган, диләр. Әйе, алмадым. Чөнки мин җаваплылыкны кемгә дә булса йөкләү тарафдары түгел. Мин фильм өчен җавап бирәм.
Фото: © «Кара урман» фильмыннан кадр
– Үзегезгә кызыклы режиссерларның исемнәрен атап үтегезче.
– Минем өчен иң яхшы совет режиссерлары өчлеге – Георгий Данелия, Михаил Козаков һәм... Марк Захаров. Моны Григорий Горин белән берлектә төшерелгән фильмнарны күздә тотып әйтәм. Горин сценарийлары һәм Захаров реализациясе, аның стиле – монда мин баш иям.
Чит ил режиссерларына килгәндә, бер яктан, мин Фрэнсис Форд Копполаны бик яратам, беренче чиратта «Крестный отец» трилогиясе өчен. Ләкин икенче яктан, әгәр минем шундый мөмкинлегем булса, мин Копполаның бу фильмны төшермәве өчен барысын да эшләр идем. Бу фикер белән килешмәүчеләр алдында алдан ук гафу үтенәм.
– Ни өчен төшерүен теләмәс идегез?
– Чөнки Марио Пьюзо белән бергә алар ясаган йогынты кинематограф чикләреннән еракка чыкты. Криминалны романтикалаштыру һәм башкалар – бу һәлакәт чигендә иде.
Шуңа күрә, кызыктырулар турындагы әңгәмәгә кайтканда, монда да шул ук хәл. Син һәрвакыт сайлыйсың. «Крестный отец» кебек даһи картина төшерү, дан казану, күп акча эшләүне сайлыйсың. Ә нәтиҗәләр алдан әйтеп булмый торган булырга мөмкин.
«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Рөстәм Шакиров