Биектау районы Сая авылында яшәүче Алмаз Шакиров әти-әнисенең йортын төзекләндерү вакытында кызык табылдыкка ия булган. 1964 елда чыккан аракыны ремонт ясаучылар 2 бүрәнә арасыннан табып алган. Күрәсең, кайчандыр хуҗалар яшереп куйган булгандыр.
«Шешәнең капкачы ачылмаган булуга карамастан, хәмернең дүрттән бер өлеше очкан. Йорт 1973 елда салынган, ул вакытта ук 9 ел элек чыккан аракы ике бүрәнә арасына ничек эләккән? Билгесез.
Аракыны бушлай сораучылар да булды. Егетләр арасында аукцион игълан иттем. Ставка 500 сумнан башланган иде. Бүгенгә 3 мең сатып алучы бар. Әле 3 көн көтәм, аннары сатып җибәрәм», – дип сөйләде ул.
Фото: © Алмаз Шакиров