Календарь

Апрель 2025

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

08:00, 24.09.2024

Айрат Ильясов блогер Олеся Леснаяга туйда ничә сум акча эшләгәнен әйткән

«Эссе» төркеменең элеккеге солисты, танылган алып баручы Айрат Ильясов блогер Олеся Леснаяның сорауларына җавап биргән.

- Айрат, сәлам! «Эссе» төркемен ник таркаттыгыз?

- Сәлам! Аны замана таркатты. Җырлар бетте, Нияз башка өлкәгә кереп китте. Утырып сөйләштек тә, шулай бетте.

- Акча кайда күбрәк эшлисең – концерттамы яки туйдамы?

- Туйда.

- Ничә мең?

- Әйтергә кирәкме аны?

- Әйе инде.

- Яңа елга 100 мең сум дип әйт. 90 мең тирәсе.

- Хатының Гөлназ Сәфәровадан көнләшмиме?

- Юк, бер дә көнләшми.

- Чәчеңне еш буйыйсыңмы?

- Чәч кистергән саен буйыйм.

- Кайчан сәхнәгә җырларга чыгасың?

- Чыкмыйм беркайчан да, чөнки мин үземне җырчы буларак күрмим. Хәзер миңа күбрәк режиссура, алып бару кызык.

- Нинди начар гадәтләрең бар?

- Эчүен эчмим, 2 ел була. Тартуын тармыйм. Әмма, ачуымны китерсәләр бик каты сүгенә алам.

- Һәм табышмак. Алдан сыйпар өчен, арттан яларга кирәк…

- Марка...

Источник: Intertat
просмотров: 124
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения