Календарь

Февраль 2025

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

   |  →

01:00, 24.09.2024

Блогер Гүзәл Хөснетдинова мошенникларга тозагына эләккән: «Акча да, техника да юк»

Чистайда яшәүче блогер, «Ут хатын» сәхифәсен алып баручы, биш бала анасы Гүзәл Хөснетдинова мошенниклар кармагына эләккән. Ул яңа фатирларына техникага заказ биргән, әмма 1 млн акчасыз һәм техникасыз да калган. Башта аны «иртәгә-иртәгә» дип алдап йөргәннәр. Хәзер инде блогер полициягә гариза язарга мәҗбүр булган.

«1 миллион сумга техника алган идек, үлчәмнәре безгә туры килә торган, әле арзанлы фирманыкы да түгел. Хәзер кабат берәмләп техника алып йөрибез. Зур сумма югалттык, ахыры ничек бетәр. Миңа да, Рушанга да (блогерның ире) - сабырлык.

Без акча биргән һәм техниканы китереп бирергә тиешле егет юкка чыкты. Ә ул контракт төзеп махсус хәрби операциягә киткән икән», – дип күңелсез хәл белән бүлеште блогер.

Источник: Intertat
просмотров: 114
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения