Календарь

Февраль 2025

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

   |  →

20:00, 23.09.2024

Сөяркәсен кисәкләргә тураклап, кислоталы мичкәдә яшергән ир күрше төбәктә качкан

Петербургта яшәүче ир-ат сөяркәсен үтереп, мәетен тураклаган да кислоталы мичкәдә яшергән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 21 сентябрьдә хокук саклау органнарына бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул элеккеге иренең бергә яши торган хатынын вәхшиләрчә үтерүен, аннары мәетен бүлгәләп, кислоталы мичкәгә салуын әйтә.

Урынга криминалистлар бара, җинаятьтә шикләнелүче ир-атның машинасында шул мичкәне табалар. Аннары махсус полигонда мичкәне тикшерәләр һәм эчендә кеше калдыклары табалар.

Сөяркә ир-атны эзли башлыйлар. Аны күрше төбәктә табалар, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 117
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения