– Райнур, сезнең яшьләр форумына килгәнегезгә ничә ел?
– Иң беренче тапкыр яшьләр форумы турында мин 2015 елда белдем. Шул елдан башлап яшьләр форумының төрле чараларында катнаша идем. 2018 елның азагында беренче тапкыр «Jadid Fest» дигән фестивальгә волонтер буларак килдем. 2019 елның башында Яшьләр форумы Ачык Университет дигән проектта тарих буенча оффлайн курслар игълан итте. Мин шунда катнашырга гариза бирдем. Катнашырга баргач, әлеге проектның булдыручысы Айрат Фәйзрахманов белән таныштым һәм шушы хәрәкәткә кереп киттем.
– Яшьләр форумында булган вакыт аралыгында нинди проектларны чынга ашырып булды?
– 2019 елда беренче курска килгәч, минем IT-белгеч булуымны белгәч, миңа Ачык Университет проектының онлайн платформасын ясарга тәкъдим иттеләр. Миңа бу бик ошап китте, һәм без, университеттагы егетләр белән бергә утырып, булачак сайтның макетын ясадык. 2019 елның җәендә Иннополис шәһәрендә Шура утырышы булды, һәм шунда бу проект тәкъдим ителде. Аннары ноябрь аенда «Татмедиа»да пресс-конференция узды, без тәкъдим иткән проект эшләп китте.
– Татар яшьләре форумында сезгә кадәр ничә җитәкче булган?
– Миңа кадәр 5 җитәкче, мин алтынчы.
– Форумның уңышы – анда җитәкчеләр алышып торуында, диләр. Сез бу фикергә ничек карыйсыз?
– Безнең форумда безгә кадәр килгән буын безгә барысын да өйрәтеп, тапшырып калдыра. Без – егетләр-кызлар белән «Мин татарча сөйләшәм» проектны уздыручы алтынчы буын. Беренче буын кешеләре безгә кунак булып кына киләләр, кирәк вакытта төпле киңәшләрен дә бирәләр.
– Ә сез үзегезгә алмашка кемнедер әзерлисезме?
– Безнең активистлар арасында 1-2 курста укыган кызлар-егетләр бар. Әлбәттә, мин барыбер аларга күз салгалыйм һәм әкрен генә әзерли башлаячакмын.
«Мин үзем IT өлкәсендә эшләгәнгә күрә, хәзерге хезмәт хакым берничә тапкырга кимрәк икәнен әйтә алам...»
– Бөтендөнья татар яшьләре форумында барлыгы ничә кеше хезмәт куя?
– Без Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшлибез, «ставка»да эшләгән кешеләрне алсак – без бишәү. Гомумән алганда, Казанда без 60 кешегә якын. Әлбәттә, без Казан, Татарстан белән генә чикләнмибез, Рәсәйнең төрле регионнарында активистлар бар, якынча 114 оешма. Аларның җитмештән артыгы Рәсәй эчендә, ә калганнары чит илләрдә. Екатеринбург, Мәскәү шәһәрләрендә актив рәвештә атна саен ниндидер чаралар оештыралар, анда күп кешеләр катнаша.
– Сер булмаса, бу «ставка»да булган кешеләрнең хезмәт хакы күпме?
– Шунысын гына әйтә алам, хезмәт хакы бик зур түгел. Мин үзем IT өлкәсендә эшләгәнгә күрә, хәзерге хезмәт хакым берничә тапкырга кимрәк икәнен әйтә алам.
– Яшь җитәкчеләргә бар җирдә дә юл бирү юк. Ә форумда, яшь булсагыз да сезгә мөмкинлек бирелде. Бу ни белән бәйле?
– Безнең яшьләр оешмасы булгач, киресенчә, яшьләргә юл бирәләр. Гомумән, конгресс ягыннан карасак та, бирегә гел яшьләрне тарталар. Минем үземә карата тискәре караш күргәнем, сизгәнем юк. Тарихка күз салсак, безнең яшьтә Габдулла Тукай көчле булган, хәзерге тел белән әйтсәк, үз проектларын эшләгән. Миңа калса, нәкъ безнең яшьтәге буын сәяси проектларны алга алып барырга тиеш.
– Ачык университет проектының төп максаты нидә?
– Күпчелек «безгә милли университет кирәк» дигән фикер белдерде, моны эшләп тә карадылар, тик ниндидер уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмады. 2017 елда бер төркем актив яшьләр җыелып, татар телендә төрле темаларга: IT, физика, тарих һәм башка өлкәләр буенча курслар төшереп кешеләрне җәлеп итү идеясын уйлап таптык. Әлеге курслар киләчәктәге Милли университетның нигезе булыр, дигән фикердә без.
– Ачык университет проекты белән актив кулланалармы?
– Бүгенге көндә әлеге проектны кулланучылар саны 7 меңнән артык. Шуларның 4 меңе курсларны узып, диплом алдылар. Онлайн курсларга исә 300 кеше язылды, ахырына кадәр 60 кеше курсларны үтте. Миңа калса, бу – бик яхшы нәтиҗә. Быел без, ялгышмасам, 10нан артык курс әзерлибез. 3 ай эчендә аларны кулланышка чыгарырга уйлыйбыз. Күптән түгел безнең психология турында кызыклы курсыбыз чыкты. Безнең якынча 400 видеобыз «Ютуб»та урнаштырылган, тик, чикләүләр булу сәбәпле, без әлеге видеоларны башка платформага күчерәбез, чөнки сайтка кергән кешеләр VPN кулланмаса, видеолар йөкләнмәскә мөмкин.
– Сез танышу сайты булдыру турында ниятегезне белдергән идегез. Сайт булачакмы?
– Бу кушымта рәвешендә булачак. Ул безнең әзер, хәзерге вакытта без аны «Google Play» һәм «Apple Store»га йөклибез. Тик сәяси вазгыятькә бәйле төрле авырлыклар туа, шуңа да карамастан, мин аны ел ахырына кадәр чыгарырга бик тырышачакмын.
– Мэриягә, Оренбург трактындагы стеланы татар телендә язарга кирәк, дигән хат җибәргән идегез. Җавап булдымы?
– Ялгышмасам, без әле мэриядән җавап алмадык.
– Форум электән сәяси белдерүләр, иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләргә фикер белдерүе белән аерылып торды. Соңгы араларда мондый белдерүләр азайган кебек, бу ни белән бәйле? Яисә безгә генә шулай тоеламы?
– Хәзерге көндә без төрле яңа технологияләргә бәйле проектларга күбрәк игътибар бирәбез. Әлбәттә инде, ниндидер темаларга карата булган фикеребезне без барыбер әйтәбез. Бәлки, соңгы 1елда чыннан да кимегәндер, килешәм монысы белән.
«Сервисның татар теле камил дәрәҗәдә булмаса да, ул 90%ка яхшы эшли»
– Ясалма фәһем турында да сөйләшеп китик. Бу өлкәдә без – татарлар – нинди урында?
– Әйтүе бик авыр. Рәсәй эчендә карасак, без беренче урыннарда, башкортлар да шулай ук бу өлкәдә актив эшчәнлек алып баралар. Гомумән алганда, хәзер соңгы арада, ясалма фәһем дигәндә, ChatGPT дигән сервис башка килә. Аның соңгы версияләрен карасак, ул татар телендә яхшы яза, тик сөйләшүе бераз начаррак – ул фин татарлары акценты белән сөйли. Күптән түгел без дуслар белән бер проект өстендә уйланып утырган вакытта, мультфильм кебек видео эшләргә теләвебезне аңладык. Аның төп геройларын, идеясен без инде уйладык. Ә хикәяне матур итеп язып бирү өчен, без шушы сервиска мөрәҗәгать иттек, һәм ул безгә аны матур итеп язып бирде. Сервисның татар теле камил дәрәҗәдә булмаса да, ул 90%ка яхшы эшли.
– Ничек уйлыйсыз, татарда ясалма фәһемне кайларда куллану кулай булыр иде?
– Мәсәлән, без сезнең белән әңгәмә корабыз, сез моны диктофонга яздырасыз, аннары, тыңлап, шуны текст рәвешенә күчерәсез. Ә татар телен аңлап, аны текстка әйләндерердәй «шифрлау» булса, сезгә күпкә җиңелрәк булыр иде. Шулай ук әлеге интервьюга нигезләнеп мәкалә дә яза алса, тагын да шәбрәк булыр иде. Икенче өлкәгә килгәндә, мисал өчен, рус телендә бара торган видеоны шул ук тавыш белән татар телендә әйттерү. Узган елны Рөстәм Нургалиевичның урыс телендә әйтелгән сүзләрен махсус сервис ярдәмендә төрле телләрдә: испан, инглиз, һиндидә тавышландырдылар. Кызганычка, әлеге сервис татар теленә тәрҗемә итеп сөйләтми. Хәзерге көндә без Яшьләр форумы канаты астында «Нейро Татарлар» дигән активистлар төркеме булдырдык. Алар белән без төрле чыганаклардан татарча текстларны алып бер база эшлибез, төрле зур корпорацияләр татар телендә дә булачак. Активистлар, волонтерлар буш вакытларында моның белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә безнең 300 млн сүз җыелды, безнең максатыбыз – 700 млн сүз җыю. Шулай ук ясалма фәһем технологиясенә нигезләнгән төрле продуктлар эшләргә дә теләк бар.
– Финанс яктан сезгә нинди дә булса ярдәм бармы?
– Төп проектларга килгәндә, бу – «Мин татарча сөйләшәм», «Печән базары», «Татарча диктант», әлбәттә, финанс яктан ярдәм бар. Тик «Мин татарча сөйләшәм» һәм «Печән базары» проектларында соңгы 2-3 елда акча ягыннан дефицит, акча җитеп бетми.
– Сез татар теленең киләчәге нинди булыр дип уйлыйсыз?
– Яхшы сорау. Мин ихластан безнең телебез чәчәк атуына ышанам. Телне цифрлаштырсак – ул беркая да китмәячәк. Киң җәмәгатьчелекнең ни дәрәҗәдә татар телендә сөйләшүләрен әйтә алмыйм. Мин Казанда 2013 елдан бирле яшим, һәм хәзер татар телендә сөйләшү, бу телдә брендлар булдыру модага кереп китте. Мин, татар теленең киләчәге якты, дигән фикердә булмасам, бу эшчәнлек белән шөгыльләнмәс тә идем.
– Сез депуат булырга теләр идегезме?
– Хәзерге вакытта – юк.
– Яшьләр парламенты депутаты булу ниндидер мөмкинлекләр ачамы?
– Бу – депутат ук булу түгел, күбрәк Госсовет кысаларындагы яшьләр парламенты әгъзасы булу. Анда яшьләрнең фикерен Госсовет депутатларына тапшыру һәм яңа кешеләр белән танышу мөмкинлеге бирелә.
– Күпчелек кызларны борчыган сорау – сезнең очрашып йөргән кызыгыз бармы?
– Әйе, бар.
– Сезнең Башкортстаннан Казанга күчеп килүегезнең сәбәбе нидә?
– Мин 2013 елда Казанга күчтем, татар гимназиясендә укыдым. 6нчы сыйныфны тәмамлап, имтиханнар биреп, Шамил Усманов урамында урнашкан малайлар өчен лицей-интернатта укыдым. Күченүемнең төп сәбәбе – әлеге интернатка укырга керү иде. Аннары, әкренләп кенә, әти-әниләр дә Казанга күчте, хәзер без биредә гаиләбез белән яшибез. Безнең өчен Татарстан, әти ягыннан да, әни ягыннан да – тарихи Ватаныбыз.
– Туган яклар сагындырамы? Еш кайтып йөрисезме?
– Туган яклар сагындыра. Елга бер гаиләбез белән Башкортстанга кайтырга тырышабыз. Туганнарыбыз Башкортстан буена таралган, шуңа күрә безгә бу мини сәяхәт кебек була.
– Сез татар матбугатын укыйсызмы?
– Укыштыргалыйм, «Татар информ», «Интертат»ка керәм. Гадәттә, яңалыклар белән телеграмм каналларда танышам.
– Ничек уйлыйсыз, татар матбугатына нәрсә җитми?
– Авыр сорау. Бу өлкәдә белгеч булмаганга күрә, җавап бирә алмыйм.
– Әңгәмә өчен зур рәхмәт сезгә, Райнур!